Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - «Тәрҗемә ит» – мавыктыргыч уен
21.02.2018

«Тәрҗемә ит» – мавыктыргыч уен

18 февральдә Ижаудагы ­­Му­са Җәлил исемендәге китап­ханәдә “Иман” татар яшьләре берлеге «Тәрҗемә ит» дип аталган уенда катнаштылар. Бу чара Халыкара туган тел көненә ба­гышланган иде. Китапханә хезмәткәре Рәмзия Гыйззәтуллина уенны мавыктыргыч итеп алып барды. «Кызлар-йолдызлар» һәм «Буйдак егетләр» командалары үзләренең туган телебезне никадәр дәрәҗәдә белүләрен сынадылар. Уен берничә турдан торды: сүзләрне татар теленнән рус теленә, рус теленнән татар теленә тәрҗемә итәргә, мәкальләрне дәвам итәргә кирәк иде. Ике команда да биремнәрне уңышлы үтәде, ә җиңүне «Кызлар-йолдызлар» яулады. Уен бер тында үтеп китте. Халык­ара туган тел көненә багышланган бу чара туган телебезне камил белмәгән яшьләр өчен бик файдалы булды. Алар яңа сүзләр белән таныштылар һәм татар телен өйрәнүгә тагын бер этәргеч алдылар дип уйлыйм. Киләчәктә дә “Иман” берлеге яшьләренең китапханә белән аралары суынмасын, бергәләшеп тагын да яңа чаралар үткәрергә язсын дигән теләктә таралыштык.

Дилбәр Хәмәтдинова, Ижау шәһәре.