Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Тәрбия ул — яхшы гадәтләргә өйрәтү
13.09.2018

Тәрбия ул — яхшы гадәтләргә өйрәтү

Һәр халыкның үз кануннары

Гомер-гомергә яшь буынны белемле, хезмәт сөючән, акыллы, үз халкының һәм иленең патриоты итеп үстерү — иң мөһим бурычларның берсе. Тәрбия ысуллары һәр халыкның үз яшәү шарт­ларына, традицияләренә бәйле булган. Әйтик, казакъ халкы күп еллар элек далаларда яшәгән: мал-туар үстергәннәр, көтү белән шөгыльләнгәннәр, балалар 4-5 яшьтән (малайларның һәрберсе дә) ат өстендә йөргәннәр. Тундрада болан үстерү белән шөгыльләнүчеләр, җәен дә, кышын да (салкыннар 40 градустан артып китә) тире белән генә капланып куелган юрталарда яшәгәннәр. Нинди генә коточкыч авыр шарт­ларда яшәмәсеннәр, алар киләчәк буын турында уйлаганнар, балалар үстергәннәр. Укый-яза белмәсәләр дә, балалар тәрбияләү белән шөгыльләнгәннәр. Һәр халыкта ата-бабалардан килгән яшәү кануннары, традицияләре генә түгел, ә яшь буынны тәрбияләүдәге тормыш үзе язган (ягъни, һәр буынның аңына, хәтеренә кереп калган һәм буыннан-буынга күчеп бара торган) кагыйдәләр булганнар. Татар халкы борынгы заманнардан ук күп кенә башка халыклар белән чагыштырганда алдынгылар рәтендә булган. Моның, билгеле, үз сәбәпләре бар. Ерак бабаларыбыз төркиләр аң-белем ягыннан башкалардан өстенрәк тору гына түгел, ә күп кенә илләр белән аралашып та яшәгәннәр. Димәк, башкалардан үрнәк алырга, тәҗрибә уртаклашырга, күп кенә алдынгы хуҗалык алымнарын үзләштерергә мөмкинлекләре дә булган. Билгеле, кан коюлы сугышларда да катнашканнар, ләкин монысы бөтенләй башка мәсьәлә.
Халкыбыз тарихында иң зур фаҗига 1552 елда булган. Татар халкы үзенең алдынгы тормыш алымнары, буыннан-буынга күчеп баручы изге традицияләре, алдынгы мәдәнияте (халык авыз иҗаты, җыр-биюләре, башлангыч кына чорда булса да әдәбияты) булган халык. Явыз Иван халкыбызның үсешен туктатып, аны күп гасырларга артка калдырган. Безнең кайбер зыялыларыбыз: әгәр 1552 ел булса, бүгенге Татарстан урынында икенче Швейцария булыр иде, дип әйтергә яраталар. Мөгаен, хаклык бардыр бу сүзләрдә.

Ите – сиңа, сөяге — миңа

Октябрь инкыйлабына кадәр патша хөкүмәте татар халкы мәгарифенә бер тиен дә акча бирмәгән. Димәк, тәрбия мәсьәләсендә халык «үз казанында гына кайнаган”. Шулай булуга карамастан, татар халкы аң-белем ягыннан Рәсәйдә алдынгы урыннарның берсендә торган. Һәр авылда мәчет булган, мәчет каршында балаларга белем бирү өчен мәктәпләр ачылган. Беренче чиратта, дин әһелләре дини белем биргәннәр, ә байрак, зуррак авылларда балаларга дөньяви белемнәр дә бирү өчен хәлфәләр чакыру тәртибе булган. Бөтен чыгымнар мәчет җилкәсендә булган, авыл байлары да үз өлешләрен керткәннәр. Ә бу урында ислам диненең биш таяну чарасының берсе булган зәкят бирү тәртибен әйтеп китмичә булмый. Зәкятнең дә бер өлеше милли мәгарифкә бирелгән.
Күргәнегезчә, татар халкының аң-белем дәрәҗәсе югары булуда ислам диненең әһә­мияте әйтеп бетергесез зур булган. Узган гасырның 30нчы елларында башланып, Горбачев демо­кра­ти­зациясенә кадәр дәвам ит­кән дингә каршы көрәш халыкны тәрбияләүгә зур зыян китерә. Эчүчелекнең, җинаятьчелекнең котырып үсүе шуннан башланмадымы икән?
Закон саклау органнары хез­мәткәрләре белән әңгәмәдә шундый фикер ишетергә туры килә: «Халыкның тәртибенә дин дә, закон да бер төрле тәэсир итәләр — икесе дә халыкны куркытуга нигезләнгән. Закон төрмә белән куркыта, дин кыямәт көненнән соң булачак җәһәннәм белән». Бу чыннан да шулай. Ләкин алар арасында зур аерма бар. Закон бозып җәзадан кача алмаган кеше шатлана гына, тагын да закон бозып һәм җәзасыз калу турында гына уйлый. Ә бу инде җинаятьчелекнең үсүенә китерә. Ә чын күңеленнән Аллаһка ышанган кеше гөнаһ эшләсә, аның өчен гомере буе газапланып яши һәм башка гөнаһ эшләмәскә тырыша.
Теләсә нинди җәмгыятьтә тәр­бия — тормышның иң мөһим про-­блемаларының берсе. Кешегә һава, су, икмәк кирәк булган кебек, аң-белем һәм тиешле тәрбия алу да кирәк. Төрле сәяси системаларда, төрле җәмгыятьтә дә тәрбия про­б­лемаларына карашлар бераз аерылалар, ләкин бер нәрсәгә караш бертөрле: кешегә бала вакыттан ук дөрес тәрбия бирергә кирәк. Ә менә тәрбия процессында яшь буынга кискен таләпләр кую, кырыслык күрсәтүгә төрле җәмгыятьләрдә карашлар бераз аерыла. Татар халкы тарихына күз салсак та, уйландырырлык нәрсәләр күп. Әдәбияттан әби-бабайларның сөйләүләренә караганда мәдрәсәгә яки мәчеттәге мәктәпкә өлкәннәр балаларын укырга китереп, хәлфәгә яки муллага шулай әйтә торган булганнар: “Хәзрәт, улымны укырга алып килдем, ите — сиңа, сөяге — миңа!”. Билгеле, бу ата-аналар балаларын төрлечә физик җәзаларга, җәберләргә кушу дигән сүз түгел, ә тәртип урнаштыру өчен кайбер физик җәзаларга каршы булмауларын белдергәннәр. Күрәсең, заманына күрә, мондый “тәрбия ысуллары” да үзләрен аклаганнар… Һади Такташның “Мокамай” шигыреннән күпләр шундый юлларны хәтерли торгандыр: “Күпме кыен күрдек шуның өчен, күпме тал чыбыгы ашадык…” Ә хәзер XXI гасырда тәрбия системасында бөтенләй икенче чиккә авышу күзәтелә: хәзер “тал чыбыгын” укучылар түгел, ә укытучылар “ашый”. Укытучы тәртипсез укучыга кисәтү ясамасын, (һәр укучының кесәсендә берничә дистә мең сумлык телефон, укытучының һәр хәрәкәтен видеога төшереп алу гадәти хәл) әти-әниләр мәктәп директоры янына видеолар күтәреп килеп шау-шу куптарырга да күп сорамыйлар. Мондый вакыйгалар укытучының мәктәптә балага төпле белем биреп, әхлаклы кеше тәрбияләргә теләген җилгә очырмыйлармы икән?

Җиңел эш түгел

Тормышның законы шундый: һәр кеше үз вакытында әти-әни була. Димәк, һәркем тәрбияче дә. Ә бу җиңел эш түгел! Элек китаплардан гына укыган нәрсәләрне үзең тәрбияче булгач, бөтенләй башкача аңлый башлыйсың. Тормыш иптәшем укытучы булып көн буе кеше балаларын укыткач, миңа өйдә улым һәм кызыма укытучы булырга туры килде. Моңа мин һич тә үкенмим. Бала тәрбияләү, беренче чиратта, үзеңне тәрбияләү икән – моны еллар үткәч кенә аңлыйсың: бер кечкенә мисал китерәм.
Улыма өч яшь ярым иде, бакчага йөри, бик яхшы сөйләшә. Октябрь бәйрәме алдыннан заводта кыска эш көне. Дустым белән эштән чыктык, бакчадан мин баланы алдым һәм өйгә “бәйрәмне юарга” кайттык. Малай уйный. Ә без дустым белән “шешә артында” утырабыз… Әнисе эштән кайтып, кичке ашка утыргач малай үпкәле тавыш белән әнисен: “Әни, безнең әти начар кеше икән, ул Илтөзәр абый белән “кака” эчте. Мин үзем күреп тордым!”. Руслар әйтмешли, “Хоть стой, хоть падай!” Мондый тәрбия ысулы дөньядагы иң үтемлесе, мөгаен. Ә бит урамда аунап ятучы кешеләрне күргәч: “Ул начар кеше, улым, ул “кака” эчкән”, — дип үзем өйрәткән идем бит. Һәм шуннан соң балалардан “тәрбия алмаслык” итеп яшәргә тырыштым. Ә әтисенә “тәрбия дәресе” биргән өч яшь ярымлык малай мәктәпне “5”легә генә, институтны кызыл дип­ломга тәмамлап, уңышлы гына җитәкче булып эшли. УР Дәүләт Советы депутаты. Тормыш үзе күрсәткәнчә, баланы үз үрнәгең белән тәрбияләү – иң үтемлесе. Әгәр балага яхшы тәртип турында матур нотык сөйләп, үзең киресен эшләсәң, мондый “тәрбия”дән файда булмаячак.
Хәзер күп кенә ата-аналар балалары укыган мәктәпкә барырга яратмыйлар, аеруча бу әтиләргә карый. Кызганыч, ә бит бу баланың укуда өлгерүен, тәртибен дә контрольдә тотарга, үз вакытында тиешле чаралар күрергә мәктәпкә дә, балага да ярдәм итә. Әти мәктәпкә шулай җаваплы карый икән, бала да укуына, тәртибенә җаваплырак карый башлый. Бу – аксиома. Миңа тормыш биргән дәрес бер хакыйкатьне раслый: кешегә тавыш күтәрү күп кенә очракта кире эффект бирә. Ни өчен икәне сүзсез дә аңлашыла. Тавышны күтәреп кисәтү ясау (аеруча, әгәр үзең хак­лы булмасаң) башкаларның да кәефен төшерә, кешене кимсетә, ачуын чыгара, сиңа шундый ук тонда җавап бирергә мәҗбүр итә. Күп кенә балаларның ата-ана белән тупас тонда сөйләшүе — нәкъ менә шуның нәтиҗәсе.

Соңгы фикер итеп ата-аналарда булган күптәнге “чир” турында берничә сүз. Кайчакта ата-аналар тәрбия эшендәге үз ялгышлыкларын дәүләткә “сылтап калдырырга” тырышалар. Сәбәп шундый: бала бит күп вакыт дәүләт карамаганда. Башта яследә, бакчада, аннан соң мәктәптә. Имеш, балалар белән белгечләр эшләсен, алар тәрбияләсен! Ялгыш караш. Төп җаваплылык ата-аналарда, дәүләт оешмалары алар безнең ярдәмчеләр генә. Үземнең балалар укыганда мин 17 ел мәктәп белән тыгыз элемтәдә булдым, көчтән килгән кадәр аңа ярдәм итәргә тырыштым һәм үземә дә аннан ярдәм алдым. Бөтен кешегә дә бу шулай булырга тиеш. Сүз уңаеннан әйтеп үтәргә кирәк, хәзер улымның балалары мәктәптә укыйлар һәм ул да мәктәп тормышында “кайный”. Тәрбия — буыннан-буынга күчә торган проблема. Мәңгелек тема.

Гыймран Сафин, Ижау шәһәре.