Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Тәрбияче һөнәре — яшәү рәвеше
26.09.2018

Тәрбияче һөнәре — яшәү рәвеше

Сабыйларны яраткан, аларның күңелләрен аңлаган кеше генә тәрбияче булып эшли аладыр. Тәфкилә Һидият кызы Тулбаева 45 ел буе тәрбияче һөнәрен яратып башкарган. Ул бик күп Мактау грамоталарына, иң зур хөкүмәт бүләгенә — «Хезмәт ветераны» исеменә ия. Бүгенге көнгә кадәр үзе чыгарган һәр төркем турындагы белешмәләрне саклавы аның балаларны, үз эшен чын күңелдән яратуы хакында сөйли. Лаеклы ялга чыккач, җиң сызганып, татар теле курсларын алып барырга кереште. Олы яшьтә бу җаваплы эшкә алынырга нәрсә этәрде икән аны? Тәфкилә Һидият кызы белән шул хакта сөйләштек.
«Мине балалар бак­часының ишеген ачып керергә мәҗбүр иткән көч ул — балаларга мәхәббәт. Әти-әнием эштә чагында 3 сеңелемне карау минем өстә булды. Мәктәптә дә вожатый итеп куйдылар. 5нче сыйныф укучылары белән авылдан авылга концертлар куеп йөрүебез истә. Тирсә мәктәбенең 8нче сыйныфын тәмамлагач, Сарапул шәһәрендәге педагогика көллиятенә укырга кердем. Ул чагында әнинең тәрбиясендә 5 бала калдык, шуның өчен мин аннан акча сорарга ояла идем. Ашханәгә кергәч, 3 тиенгә чәй алып, бушлай куелган ипи белән тамак туйдырдым. Ике курс әйбәт кенә укып йөрдем, өченче курста аңымны югалта башладым.
1968 елда инде диплом алгач, Ижау шәһәренең 144нче балалар бакчасына юллама белән эшкә килдем. Беренче эш көнемне бүгенгедәй хәтерлим. 14 төркемнән торган зур бакча иде ул. Миңа иң кечкенәләр төркемен бирделәр. Төркемдә 36 бала, өстәвенә ул көнне няня да юк иде. Төшке аш вакыты җитте. Мин кәстрүлләрне күтәреп, ашханәгә киттем, ә төркемгә кайтырга юлны оныттым. Ул вакытта нинди зур җаваплылык сорый торган һөнәр сайлаганымны аңламаганмын. Еллар үткәч кенә төшендем.
Коллективыбыз бик тату иде. Бакча мөдире дәресләргә кергәч, башта уңышлы алымнарымны мактый, ә соңыннан: «Минем тәкъдим”, — дип, ипләп кенә эшләргә өйрәтә иде. Бервакыт өстәлгә башымны куйганмын да йоклап киткәнмен (бәби көткән вакытым иде). Шул чагында төркемгә бакча мөдире кергән. Няняга: «Минем күргәнне әйтмә», — дип чыгып киткән.
Эшләгән вакытта киртәләр дә булды. Тик балаларның яратып бакчага йөрүләре, ата-аналарның хөрмәт итүләре миңа бу авырлыкларны узарга ярдәм иттеләр. Мине нык сөендергәне — ул балаларның хәзер дә «ВКонтакте» социаль челтәрендә мине табып, үзләренең рәхмәтләрен җиткерүләре. Шушы көннәрдә 2007 елда балалар бакчасыннан (минем төркемнән) чыккан Алиса Чалова рәхмәт сүзләрен юллады. Кайбер әти-әниләр һаман бәйрәмнәр белән котлыйлар. Аларның ачык дәресләрдән соң язып калдырган рәхмәт хатларын саклыйм.
Татар теле курсларын алып барырга алынырга тормышымдагы сынаулар этәрде. Башта ирем үлде, аннан 44 яшьтә улым якты дөньядан китте. «ВКонтакте» социаль челтәрендә Казан имамы Мәхмүт Шәрәфетдинов белән аралашырга туры килде. Мин аның белән кайгымны уртаклаштым. «Син төш күрдең. Хәзер уяндың. Аллаһка якынрак бул», — дип киңәш бирде. Аллаһы Тәгалә булган белемеңне башкаларга бирергә кушкан. Минем мәчеттә татар теле курсларын алып барырга теләгем уянды. Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасовага шул ният белән килгәч, бик күп әсбаплар бирде. Терәк, яклау тапкач, миңа канатлар үскәндәй булды. Үткән елны Үзәк мәчеттә татар теле курслары алып барган идем. Быел «Иман нуры» мәчетендә дә курслар алып барырга җыенам. Узган ел балалар да, әти-әниләр дә татар телен өйрәнү дәресләренә теләп йөрделәр. Ә рус кызы Вера җәй көне дә тукталып тормады, татар телен өйрәнергә өйгә килеп йөрде. Ул татар егетенә тормышка чыгарга җыена. Никах укытачаклар, егетнең әти-әнисенә якынрак булу өчен татар телен өйрәнә. Октябрьдә укуларны башлыйбыз. Татар телен өйрәнергә теләге булган барлык балаларны, әти-әниләрне, әби-бабайларны көтеп калам”, — диде ул.

Рилия Закирова.

27нче сентябрь – Тәрбиячеләр көне. Удмуртиянең шәһәр һәм районнарындагы балалар бакчаларының татар төркемнәрендә эшләүче барлык тәрбиячеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Балаларның күңелләренә милли тәрбия орлыклары салу кебек авыр хезмәтләрендә уңышлар телибез. Киләчәктә дә аларга бәхет, шатлык, сәламәтлек, иминлек юлдаш булсын.