Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Тәрбияче булу — кызыклы да, катлаулы да…
11.01.2018

Тәрбияче булу — кызыклы да, катлаулы да…

…Балалар бакчасының бүлмәләре тып-тын, яп-якты. Бар җирдә тәртип. Шкафларда тезелешеп утырган уенчыклар да балаларның килүен түземсезләнеп көтеп торалар шикелле. Киштәдәге китаплар аларга үз хәрефләре, рәсемнәре белән мактанырга инде күптән әзер. Чәчәкләргә күмелгән гөлләр матурлык, җылы мохит тудыра… Акрын гына балалар җыела башлады. Мин аларга әлегә таныш түгел апа булсам да, көн ахырына без бер-беребезне күптән белгән кебек, рәхәтләнеп уйнадык. Алар миңа ышанып, үз итеп, үзләренең апасы дип карадылар.

Бу кичне, эштән соң өйгә кайткач, минем күңелемдә хисләр уйнавының чиге булмады. Күз алдымда әле һаман ничә кечкенә кеше, сораулы, кызыксынулы карашлар, аллы-гөлле күлмәкләр биешә, колакта ничәмә-ничә сорау яңгырый. Алар үзләренчә сиздермичә генә, минем муенсаларымны, алкаларымны тотып карадылар. Кайсыдыр, акрын гына килеп, алдыма елышты. Сизәм: мине алар үз иттеләр төсле. Кич буе алар әле һаман да мине төймәләремне, чәчләремне капшыйдыр кебек тоелды. Аларның мине үз итүләре, якын итеп “Апа” дип эндәшүләре күңелемә ниндидер рәхәтлек булып урнашты. Мин алар белән икенче көнне булачак очрашуны күзаллый башладым. Аларны сөендерәсем, аларга яңалык әйтәсем, күрсәтәсем, шаккаттырасым килү теләге туды. Ничә төрле холык, ничә төрле язмыш, ничә төрле шәхес бит алар. Һәрберсенә якынлашуның, нәрсәдер җиткерүнең, юатуның үз ысулларын табарга кирәк.
…Вакыт-вакыт һәрберсенә күз салам, көндезге йокы вакытында читтән генә күзәтәм. Алар шундый кечкенә, бер кайгысыз, дөньяны әле бик аз гына, бигрәк тә яхшы якларын гына белергә өлгергән кечкенә шәхесләр. Кечкенә булсалар да, аларның үз хыяллары, үз теләкләре бар инде: кемдер-шофёр, кемдер — сатучы, кайсысыдыр очучы булырга хыяллана. Тик бу хыялларның чынга ашуында нәкъ бүгенге көннең дә өлеше зур икәненә төшенеп тә җитмиләр. Ә бит хыялларның чынга ашуы бүгенге көннән, кечкенәдән башлана. Мин аларның зур үсеп, үзләренең дә кайдадыр эшләүләрен, гаиләле булуларын күз алдыма китереп карыйм…
Тәрбияче дә — кеше. Аның да, эш урыныннан тыш үз тормышы, гаиләсе, балалары бар. Тик шулай да, бакчадан кайтып киткәч тә, күңелемнең бер почмагында бакча тора. Урамда сөйләшкәндә дә, “минем балаларым” дигән сүзләр ычкына, яңалык күрсәм, “Балаларыма күрсәтергә кирәк әле”, — дим, Интернетта очраган кул эшләрен күреп, “Минем балаларым да эшли ала бит, бергәләп эшләргә кирәк әле”, — дип уйлап куям. Көндез булганнарны кабат күз алдыннан кичерәм. Авырсам да, “Балаларым”, — дигән уй килә башка. Алар үзләре дә миңа шул хәтле ияләштеләр, мин булмаган көнне икенче тәрбиячене вакытлыча гына кабул итеп торалар. Шунысы да бар: алар әле икенче тәрбияче сөйләгәндә, “Безнең апа шулай дип әйтте, безнең апа шулай итәргә кушты…”, — дияргә яраталар…
Укытучы һөнәренең төп асылына мин Минзәлә педагогия көллиятендә төшенсәм, тәрбияче һөнәренә әниемнән өйрәндем. Кеченәдән әниемнең балалар бакчасында эшләвен күреп үсү дә, бәлки минем бу юлны сайлавыма этәргеч булгандыр. Бер-берсеннән ерак тормаган бу һөнәрләргә тартылуым, балаларны яратуга да бәйледер. Балаларны сөймәгән кеше күпме генә укыса да, кайда гына укыса да, ул укытучы да, тәрбияче дә була алмыйдыр.
Бүгенге көндә мине тудырган, мине тәрбияләгән әнием белән, кулга-кул тотынышып, бер коллективта эшлим. Кечкенә сабыйларны тәрбиялим, алар күңеленә яхшылык, тырышлык, кызыксыну орлык­ларын салырга омтылам. Акрынлап шул орлыкларның үсүен күзәтәм. Алар белән көн саен бала чагыма кайтам, уйныйм, кайгырам, шатланам. Алар белән үземә дә яңалык ачам. Уйламаган, көтелмәгән нәтиҗәләр килеп чыгарга мөмкин. Балалар янына килеп басу бик зур көч, үзеңә ышаныч, төгәллек, үз һөнәренә тугрылык сорый.
Бүген мин кечкенәләрне тәрбияли алырдай тәрбияче була алганмын икән, мине тудырып тәрбияләгән әти-әниемнең, беренче белемнәрне биргән Кырынды авылы мәктәбе укытучыларының, педагогикага мәхәббәт уяткан башка укытучыларның өлеше зур. Мин аларга моның өчен чиксез рәхмәтле. Теләгем: әле бик күп еллар шушы балалар һәм ата-аналар, хезмәткәрләр арасында яшәргә һәм яшьнәргә язсын. Әгәр мин зур хәрефләр белән яза алырдай Кеше тәрбияли алам икән, шушы кечкенә сабыйлар үсеп, кеше булып, җәмгыять өчен файдалы булып, йөзгә кызыллык китерердәй булмасалар, димәк, минем тырышлыгым юкка булмаячак. Мин педагог булуым белән бик бәхетле һәм моның белән горурланам.

Рәфинә Сабирҗанова, Кырынды авылы.