Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Тәнкыйть урынлымы?
29.10.2020

Тәнкыйть урынлымы?

Мәскәү татарлары Штабы Әгерҗе районының Красный Бор авылында элекке чиркәү урынында кәшәнә (часовня) төзергә алынулары турында хәбәр иткәч, социаль челтәрләрдә төрле фикерләр яңгырады. Бу хакта Штаб җитәкчесе Рөстәм Ямалиев фикерен сезгә җиткерәбез.

Бик актуаль тема булып чыкты бу. Минзәлә каршында Кама аркылы Красный Бор авылы бар. Шунда бик зур агач чиркәү бар иде. Унсигезенче гасыр башында төзелгән. Ул янгач, кирпечтән бик зур чиркәү төзегәннәр. Анда чиркәү мәктәбе булган. Кешеләрне укырга-язарга өйрәткәннәр. Янәшәсендә күренекле чиркәү кешеләре яшәгән. 1930нчы елларда чиркәү ябылган, аны шартлатып, бульдозерлар белән эттереп җимергәннәр.
Чиркәү зиратында бик танылган, гомер буе чиркәүдә эшләгән, чиркәүгә ярдәм итеп яшәгән кешеләр җирләнгән. Шул шәхесләр аркасында бу бик абруйлы урын иде. Кешеләр, зират янына килеп, зират тирәли өч тапкыр әйләнеп, шифа алып китеп була дип белгән. Бала таба алмаучылар да балага уза дип ышанганнар. Совет вакытында бульдозерлар белән 250 еллык чиркәү янындагы кабер ташларын алып, ике-өч самосвал белән сөякләр-такталар, бөтен чүп-чарны зират янында казылган канауга аударганнар. Зиратның коймасы да, тәресе дә, аерым билгесе дә юк.
Красный Борда Штаб шефлыкка алган балалар йорты бар. Без балаларны ел саен беренче сентябрьгә әзерлибез. Штаб шефлыгындагы мәчет бар. Анда барып, ифтарлар уздырганда, безгә һәрвакыт рус кешеләре килеп, зинһар, берәр нәрсә — йә койма ясагыз, йә тәре куегыз, дип сорыйлар.
Минем әби: «Урыслар булса да, берәр койма куярга иде аларга», — дип әйтә иде. Чөнки анда сөякләрнең чүп-чар белән өелеп ятуын бөтен кеше күреп торды. Кем анда күмелгән — хәзер инде исемлекләре бар. Әгерҗедә Татар конгрессы активистлары бар, алар исемлекләрне таба. Аксакаллар шурасына 4-5 ел эчендә берничә хат килде, бездән шул урында койма тотып, тәре куюны, кәшәнә ясауны сорыйлар. Безнең Аксакаллар шурасы рәисе академик Йолдыз Хәлиуллин Әгерҗедән. Аның Әгерҗедәге дус­лары гел хат язып тора. Шурада киңәшкәндә, фикерләр дә аерылды: «Ничек инде татарлар, мөселманнар тәре куеп йөрсен?» — диючеләр дә булды. Уйладык-уйладык та, урындагы авыл советына хат яздык. Конгрессның Әгерҗедәге бүлеге рәсми рөхсәт бирде: «Мөмкинлегегез булса, төзегез инде, безгә дә кешеләрдән андый хатлар килә. Красный Бор өчен бу бик статуслы урын, койма булса да тотыгыз». Анда «кара казучылар» да бар, бәлки берәр нәрсә табарбыз дип, кырыйдан казый башлаганнар. Шундый ажиотаж, тәнкыйть булыр дип уйламаган идек. Мөселманнар миңа әллә нинди хатлар яздылар. «Нигә сез шундый эш эшлисез», «Безгә килешми бит», «Сез сатлык, сез фәлән-төгән…” Штабка моның кадәр тәнкыйть булганы юк иде, без татар-мөселман дөньясында ниндидер гаеп иясе булдык.

Без җыелып киңәшләштек инде, уебыздан баш тартмаячакбыз. Хәзер без коймага заказ бирдек, акчасын тапшырдык, тәресен үзебез куймыйбыз, алар куялар. Койма тотып, тәре куеп, кәшәнә куйсак, ул православлар өчен хаҗ кылу урыны булачак. Без православларга да үрнәк күрсәтәбез — бәлки сез дә татарларга шундый ук мөнәсәбәттә булырсыз дип. Икенчедән, яшьләргә үрнәк — Икенче дөнья сугышы батырларының, репрессияләнгән шәхесләрнең күмәк каберлекләре бар. Ничә мулла, попларны репрессия елларында атканнар, күбесенең исемнәрен белмибез. Тәнкыйтькә ничек тә түзәрбез. Дөрес эш бу, без куймасак, аны беркем куймаячак.

Минем әби тынычлап йокласын, мин аның сүзләрен гел искә төшерәм. Әбием Уразай авылыннан, ире — ­укыган шәкерт. Ул чакта гарәпчә язарга ярамаган, бик белемле булса да. Ятлап укыту методикасы белән өйрәткән. Мөхлисә Буби аларга бик нык тәэсир иткән. Мөхлисә Буби бездә берничә тапкыр кунак булган, алар белән аралашкан. Әби көн саен укый торган булган. Бабай — мулла, сугышның беренче елында ук үлеп киткән. Ул — йөзләгән-меңләгән кешене намазга бастырган кеше. Минем әби мөселман булса да, «Ничек инде алар койма тотмыйлар? Ничек инде шулай каберләрне кабахәтләрчә мыскыл иткәннәр?» — дип әйтә иде. Ул минем йөрәктә калды. Ифтарларга килгәч, «Без тынычлап теге дөньяга китә алмыйбыз, тынычлап йоклый алмыйбыз», — дип үтенеп сораучылар күп булгач, хатлар алгач, без бу эшне эшләргә уйладык. Штабка иконалар да бүләк иткәннәре бар. Без бит аларга гыйбадәт предметы буларак түгел, антиквариат дип карыйбыз. Ул иконаларны җыеп, Питрау көненә бүләк итеп бирдек. Монда бит сәясәт тә бар — без монда җанисәп турында сөйлибез. Бездә бит православ татарлар да бар, алар да безнеке бит. Чиркәү зиратында да чукынган татарлар бар, исемлекләрдә татар исем-фамилияләре дә очрый. Алар да безнеке бит. Дәвалаучылар урысны да, татарны да, удмуртны да дәвалаган. Мөселманмы, түгелме — сорамаганнар. Безнең шефлыктагы балалар йортында без балалардан «Син мөселманмы, христианмы?» — дип сорамыйбыз. Машина белән барганда юл аша чыгучы әбигә ярдәм иткәндә “Сез православмы?» — дип сорамыйсыз бит. Монда тәнкыйть урынлы түгел, минемчә.
Бу — чыннан да, бик четерекле тема. Изгелек эшләргә йөрүчеләрне тәнкыйтьләргә хак­лымы без? Хөрмәтле газета укучыларыбыз, сезнең фикерләрне дә көтеп калабыз.