Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Тәмле тортлар остасы Ралина
18.04.2019

Тәмле тортлар остасы Ралина

Танышларым арасында гаять кызыклы кешеләр бар: ясалма чәчәкләр ясаучылар, җырчылар, биючеләр, туйга бокаллар бизәүчеләр, килеп келәм юучылар, компьютер көйләүчеләр, җиләк-җимешләрдән букетлар җыючылар … тагын әллә кемнәр. Фантазиясе һәм теләге булган кеше беркайчан да тик утырмый. Эшлим дигән кешегә, һәрчак эш тә табыла. Ижау кызы Ралина Мамаева – тортлар пешерү остасы, үз компаниясенең директоры.
Бала белән өйдә утырган вакыт – күпләр өчен эзләнү, үз-үзен табу, хыялларны тормышка ашырырга омтылышлар ясап карау чагы. Үзеңне ниндидер яңа өлкәдә сынап карыйсы, гаиләң өчен файдалы буласы, акча эшлисе килә бу чорда. Декрет ялында озак утырганнар минем белән килешер. Хәзерге Интернет заманында яңа шөгыльгә өйрәнү өчен мөмкинлекләр зур. Карыйсың, өйрәнәсең һәм менә “иске” кулыңа яңа һөнәр. Ралина белән дә нәкъ шулай килеп чыга.
“Белемем буенча мин социолог-педагог. Китапханәдә, аннан сатучы булып та эшләп алдым. Тик моңа кадәр беркайчан да тортлар пешерү белән мавыгып китәрмен дип уйламадым. Чөнки 21 яшемә кадәр газ плитәсе янына якын да килгәнем юк иде”, — ди ул.
Беренче баласы белән декрет ялына чыккач, буш вакытын файдалы уздыру, ирен тәмле ризыклар белән сыйлау теләге көчле була аның. Төрле пироглар, бисквитлар, тортлар пешереп карый яшь әни. Десертларны Ралинаның ире генә түгел, туганнары, якыннары, дуслары да югары бәяләп, бәйрәмнәрдә пешереп бирүен сорый башлыйлар. Аннан дусларның дуслары килә башлый. Шулай осталыгы да арта.Беренче баладан соң эш урынына чыгып, озак эшләргә җитешми Ралина, икенче баласы белән декрет ялына китә. “Ул елларда минем кухня мини-кондитер цехын хәтерләтә иде. Заказларым да, эшем дә шактый күбәйде. Шуңа күрә тормыш иптәшем белән киңәшләшеп, үзебезнең кечкенә генә предприятиебезне ачып җибәрергә булдык. Җитештерү өчен арендага бина алдык. Бөтен продукцияне сертификатлаштырдык. Үзем генә эшләп, җитешмәсемне аңлагач, ике кондитер кызны эшкә чакырдым. Менә шулай, Аллага тапшырып, башлап җибәргән эшебез бүгенге көндә үсеш юлында. Мин моңа чиксез шатмын”, — ди Ралина.
Әйе, бүгенге көндә шәһәрнең “Европа” сәүдә үзәгенең беренче катында “Ralin” дип аталган шәхси сату ноктасы да бар Ралинаның.
«Безнең ассортиментта төрле тортларның бер утырып кына ашардай кечкенәләре дә, бәйрәмнәргә алырдай зурлары да бар. Безнең йөзек кашы булган торт “Руби” дип атала. Ул йомшак ак бисквиттан, каймаклы крем һәм шәфталулардан (персик) тора. Шулай ук безнең сату ноктабызда төрле пирожныйлар, кечкенә кекслар, үзең белән алырга уңайлы булган стаканнарда десертлар сатыла. Без бер урында таптанмыйбыз, көн дә яңалык эзлибез, тортларны төрлеләндерәбез. Сатып алучыларыбызны яңа ризыклар белән сөендерәсе һәм гаҗәпләндерәсе килә», — дип, үз эше турында сөйләде Ралина.
Чыннан да, әлеге сату ноктасы яныннан тиз генә үтеп китеп булмый. Ә авыз итеп карасаң…
“Десертларның, тортларның тәмле булуларының сере нидә?” – дигән соравыма Ралина: “Без аларны бары тик сыйфатлы продуктлардан гына пешерәбез. Йомырка, каймак, майларны җирле фермерларныкын алабыз, бернинди консервант та, спиртлы эчемлекләр дә, желатин да өстәмибез. Туганнарыма һәм якыннарыма тортларны мин һәрвакыт үзебезнекен бүләк итәм. Чөнки аларның нәрсәдән һәм ничек әзерләнгәнен беләм”, — дип җавап бирде.

Гүзәл Шакирова.

«Ралин» тортлар сату һәм заказлар кабул итү бүлеге
«Европа» сәүдә үзәге (В.Сивкова ур., 150) 1нче кат.
Телефон: 8(963)547-33-49
vk.ralinatort
insta: @ralina_mamaeva