Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Тәмле ипи ашыйсы килә
7.11.2019

Тәмле ипи ашыйсы килә

Шушы көннәрдә радио­дан авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә багышланган тапшыру булды. Шунда Оренбург далаларында үстерелгән бодайдан ясалган он иң яхшысы дип әйттеләр. Тик кызганыч, безнең ул оннан пешерелгән икмәкне ашаган юк. Россия халкы киләчәктә дә аның тәмен татып карый алмас, чөнки яз көне кырларда чәчү эшләре башлануга ук, Италиядән һәм Европаның башка Көнбатыш илләреннән килеп, Оренбург далаларында үскән бодайны сатып алу өчен килешү төзеп китәләр. Элек Оренбург оныннан пешерелгән калачларны Мәскәү һәм Ленинград халкына юлладылар. Хәзер әлеге онны турыдан-туры чит илгә озатып бетерәләр. Россия халкы яхшы оннан пешкән икмәк ашарга лаек түгел микәнни?
1953 елда тулы эшелоннар белән яшьләрне Оренбург, Башкортстан, Казахстан һәм Алтай далаларындагы чирәм җирләрне эшкәртергә җибәрделәр. Безнең мәктәп Тимер юл вокзалыннан ерак урнашмаган иде. Шуңа күрә без тәнәфес саен җир эшкәртергә китүче яшьләрне озатырга йөгерә идек. Аларның гармуннарда, гитараларда уйнап, җырлый-җырлый киткәннәрен күреп, кызыгып кала идек. 1957 елда яңа җирләрдә көтелмәгән уңыш алдылар. Ашханәләрдә өстәлләргә ипи бушлай куелды. Студент чагында 1 сум 60 тиенгә бик зур аш тәлинкәсе белән сөтле аш ала идек. Аны тәмле ипекәй белән ашагач, тамагыбыз туйды. Андый тәмле ипине башка ашаган булмады.
Соңгы елларда нинди генә оннан пешерелгән ипи булса да, элеккеге кебек хуш ислесе юк. Хәзерге ипи бик тиз искерә, уала. Чөнки элеккеге кебек ипине чүпрә белән түгел, ә тиз генә кабарта торган катнашмалар белән пешерәләр. Шәһәрдә икмәк пешерүчеләр бик күп, андый оешмаларның саны да юк. Ләкин берсендә дә тәмле ипи пешми. Элек “Украинский” дигән ипине ярата идек. Хәзер аны “Новый украинский” дип йөртәләр. Исемен яңартсалар да, аның тәме үзгәрмәде. Хәзер икмәк пешерүчеләрне керем генә кызыксындыра, аларга ипинең сыйфаты да, стандартка туры килүе дә мөһим түгел. Роспотребнадзор хөкүмәт кушуы буенча өч елга бер тапкыр гына тикшерү уздыра. Анысы да сатып алучылардан шикаять булганда гына. Безнең халык чыдам бит, ул шикаятьләр язып йөрергә яратмый. Мин үземнең танышларымнан еш кына: “Сез тәмле ипи кайдан аласыз?” – дип сорыйм. Күпләре: “Без хәзер ипи ашамыйбыз. Алганда да әз генә алабыз. Чөнки бик тиз күгәрә, аннан ыргытырга туры килә”, — диләр.
Без — сугыш чоры балалары. Безгә балачакта рәхәтләнеп ипи ашап үсәргә насыйп булмады. Хәзер дә тәмле, сыйфатлы оннан пешкән ипине күрмибез.
Балыкларның да озак ятканнарын гына ашыйбыз. Алар инде берничә тапкыр эретелгән, катырылган, саргайган булалар. Совет чорында аз тозлы майлы селедка балыклары авызда эри, ә колбасаларны кискәч, хуш исе тирә-якка тарала иде. Хәзер барлык колбасалар да бер төрле, әле аны ясаучылар оялмыйча, иттән ясалган, дип язалар. Димәк, итсез колбасалар да бар. Хәзер матбугат һәм мәгълүмат чараларында бик күпләп азык-төлекне чыгарып ыргытулары турында язалар, күрсәтәләр. Минемчә, җитештерүчеләр бер-берсе белән ярышып, сыйфаты турында оныталар. Бернинди стандартка туры килмәгән ризыклар белән тукланып, агуланучылар да күп. Алар арасында балалар да бар. Кибетләрдәге ризыкларның күп булуы безне сөендерми, чөнки аларның сыйфатлары түбән, әмма бәяләре бик кыйммәт. Илебездә үлүчеләрнең күп булуы да сыйфатсыз ризыклар белән тукланудан. Берәр вакыт хөкүмәт халык турында уйлар микән?

Рәйсә Галимова,
Ижау шәһәре.