Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Түрәләр саны 3 тапкыр кыскартылачак
25.04.2018

Түрәләр саны 3 тапкыр кыскартылачак

24 апрель көнне «Металлург» мәдәният сараенда депутатлар, хакимият, предприятиеләр җитәкчеләре, актив яшьләр, журналистлар, милли оешмалар вәкилләре алдында Удмуртия Башлыгы Александр Бречалов 2017 елда хөкүмәт тарафыннан башкарылган эшчәнлеккә нәтиҗә ясады. Ул сәнәгать тармагының үсеше, хакимият өлкәсендә булачак үзгәртеп корулар һәм башка темаларга тукталды.
Александр Бречалов: “Агымдагы елда, гомумән алганда, сәнәгать җитештерүен 5,8% ка кадәр арттыру планлаштыра, бу 566 млрд сум дигән сүз», — диде. 2018 елның 1 кварталына республикада 135 млрд. сумлык сәнәгать товарлары җитештерелгән, бу 2017 ел белән чагыштырганда, 8,3%ка күбрәк.

Утырышта четерекле сорауларның берсе түрәләр санына кагылышлы булды. Удмуртиянең башкарма хакимияте органнарында 3016 кеше хезмәт куя, хезмәт өчен түләү фонды 1,6 млрд. сум тәшкил итә. Җирле үзидарә органнарында 6 188 кеше хезмәт итә, хезмәт өчен түләү фонды – 2,57 млрд.сум. Тулаем алганда, Удмуртиядә барлыгы 9 меңнән артык дәүләт һәм муниципаль хезмәткәр исәпләнә, аларга хезмәт хакы түләү күләме елына 4,1 млрд. сумнан артып китә.
«Республикабыз икътисады мондый күп санлы түрәләрне туендыра алмый», — ди Александр Бречалов, статистика мәгълүматларына таянып. Җитәкче ассы­зыклавынча, Ижау шәһәре хакимиятендә 1271 хезмәткәр исәпләнә. Башка шәһәрләргә күз салсак, мәсәлән, Пенза шәһәрендә бу сан – 354.

“Республикада дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең санын киметү буенча чаралар моңа кадәр дә кылынды. Министрлык­лар һәм ведомстволар 36дан 28гә кадәр, дәүләт хезмәткәрләре 109 кешегә, муниципалитетларда 141 хезмәткәр кыскартылды. Нәтиҗәдә бюджетта 117,7 миллион сум акча янга калды. Ә эшчәнлек буенча кимчелекләр юк, киресенчә, хезмәт сыйфаты яхшырды”, — ди Удмуртия Башлыгы.
Киләчәктә Республика Башлыгы аппаратында һәм Удмуртия Хөкүмәтендә 30% кыс­картылу планлаштырыла. Иң элек, министрлыкларда кыскартылу көтелә. 2018 елда Удмуртиянең министрлыкларында һәм ведомстволарда «урынбасар» вазифалары 20 берәмлеккә кыскартылачак. Беренче этаптагы әлеге кыскарту республика бюджетына 23,3 миллион сум күләмендә икътисади файда китерәчәк.
“Бу, әлбәттә, хезмәткәргә кыскарту турындагы хәбәрнамә тапшыру гына булмаячак, ә системалы эш көтелә. Барлык кыскартылган түрәләрне эш белән тәэмин итәргә тырышачакбыз”, — дип аңлатты Республика Башлыгы. Бу максаттан, Александр Бречалов тәкъдиме белән эшмәкәрлек өлкәсе буенча белем бирү оештырылган.
Республика Башлыгының чыгышы буенча тулырак язма киләсе санда дөнья күрәчәк.

Ләйсән Әхмәтова.