Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - “Түгәрәк уен” канат куйды
12.09.2019

“Түгәрәк уен” канат куйды

28-30 август көннәрендә Казанда XII Бөтенроссия “Түгәрәк уен” татар фольклор фестивале узды. Әлеге чарага Россиянең 17 төбәгеннән 37 фольклор коллектив: Ульяновск, Төмән, Пермь, Самара, Омск, Түбән Новгород, Чиләбе, Оренбург, Киров, Пенза, Волгоград өлкәләреннән Марий Эл, Кырым, Башкортстан, Мордовия һәм Татарстаннан катнашты. Удмуртияне агымдагы елда Кияс районыннан Мәсгудә Бәхтиева җитәкчелегендәге “Чулпан” татар җыры вокаль ансамбле һәм “Спартак” халык иҗаты йортыннан Гүзәлия Касимова җитәкчелегендәге “Рәйхан” ансамбле тәкъдим итте.

“Түгәрәк уен” фестивале 28 августта Казан шәһәренең «Крылья Советов» паркында ачылып, паркта ял итүчеләр дә бик теләп фольклор коллективларның кичке уеннарына кушылды. Уеннарны инде күптәннән “Түгәрәк уен” белән таныш булган Илмир Ямалов алып барды. Барча халык биредә бары тик гармунга гына биеде. Монда кызыгы шул, гармунчылар үзләре төбәкләренә хас булган көйләрне уйныйлар. Илмирны төбәкләрдән килгән кунаклар үз итәләр, чөнки ул әлеге кичке уеннарны унбер ел алып бара. “Баштагы елларда ансамбльләр таныш җырлар алып киләләр иде, хәзер инде алар үз төбәгенә хас булган җыр-биюләрне алып киләләр. Ничек кенә булмасын әлеге җыр-биюләр халкыбызны берләштерә”, — диде ул. 29 августта фестиваль Ленин исемендәге мәдәни-ял үзәгендә дәвам итте. Анда коллективларның чыгышларын жюри бәяләде. Жюри составында Татарстанның халык артисткасы Раилә Гарипова, Татарстанның атказанган сәнгать эшлек­лесе Риф Гатауллин, Мәскәүдән “Соприкосновение” иҗат остаханәсе җитәкчесе Наилә Җиһаншина, Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе профессоры Сәгыйть Хәбибуллин, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Геннадий Макаров, Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең татар музыкасы һәм этномузыкология кафедрасы мөдире Лилия Сәрвәрова, хореограф-куючы Лилия Яфарова һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Дәүләт Үмәров бар иде.

Сайлап алынган чыгышлар 30 август көнне Гала-концертта сәхнәләштерелде. Әлеге концертны Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршысында “Уйнагыз, гармуннар!” һәм “Түгәрәк уен” фестивальләре берләшеп уздырды. Кичке концерт алдыннан быел беренче тапкыр Татарстанның 100 еллыгына һәм «Шәһәр көне»нә багышланган «Уйнагыз, гармуннар» флэшмобы үткәрелде. Флэшмобта меңгә якын гармунчы катнашты, алар Казан үзәге буйлап гармун көйләре сузып узды. Бөтенроссия “Түгәрәк уен” татар фольклор фестивале белән берләшү нәтиҗәсендә, “Уйнагыз, гармуннар!”да быел Татарстаннан гына түгел, Россиянең башка төбәкләреннән дә килгән катнашучылар булды.
Удмуртия Республикасыннан “Чулпан” татар җыры вокаль ансамбле “Иң яхшы вокал коллективы” номинациясендә III урынга лаек булды. Ансамбль апрель аеннан ук әлеге фестивальгә “Әбиемнең күңел сандыгы” исемле фольклор сәхнә күренешен әзерли башлады. Гомумән, әлеге ансамбль Удмуртиядә үткәрелә торган бәйгеләрдә бик теләп катнаша. “Без, фестивальдә катнашып, үзебез өчен бик күп нәрсәләр алып кайттык, тәҗрибә уртаклаштык, башка төбәкләрдән килгән ансамбльләр, аларның гореф-гадәтләре белән таныштык. Казан шәһәре, аның кешеләре ошады. Әле бүген дә фестиваль тәэсирләре белән яшибез. Киләчәктә дә Татарстанда үткәрелә торган бәйгеләрдә катнашабыз дип, канатланып кайттык. “Түгәрәк уен” фестивалендә катнашуыбыз өчен без Татарстан Республикасы традицион мәдәниятне үстерү үзәге хезмәткәрләренә, Кияс районы мәдәният идарәсенә, Рәфилә Рәсүлевага зур рәхмәтебезне белдерәбез”, — диделәр Мәсгудә Бәхтиева һәм Тәнзилә Илалетдиновалар. Бирсен, Ходай! Киләчәктә Удмуртиянең башка районнарында эшләүче ансамбльләргә дә, әлеге фестивальгә барып, үз төбәкләрендәге гореф-гадәтләрне күрсәтергә язсын.

Рәфилә Рәсүлева.