Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Тырыш директор — уңышлы мәктәп
24.01.2018

Тырыш директор — уңышлы мәктәп

Быел мәктәпләрдә беренче сыйныфка язылу өчен гаризаларны кабул итү 1 февральдән, ә Тимирязев урамындагы бердәнбер булган 84нче мәктәптә 27 гыйнварда, шимбә көн, иртәнге 9.00 сәгатьтә башланачак. Шулай ук электрон почта аша да документлар кабул ителә.
Культбаза микрорайонындагы Тимирязев урамында соңгы елларда күп катлы йортлар, яңгыр яуганнан соң гөмбәләр төсле, калкалар да чыгалар. Тик мәктәпләр, балалар бакчалары төзү турында гына уйлаучы юк. Ә ана капиталы, башка төрле пособиеләр кебек кызыктыру чаралары булгач, балалар саны елдан-ел арта. Шунлыктан, мәктәп-бакчаларда да урыннар җитми һәм балалары беренче сыйныфка әзерләнүче ата-аналар каршында проблема килеп туа: “Ничек итеп якындагы 84нче мәктәпкә язылырга?” Ижауның Индустриаль районында урнашкан 84нче мәктәпкә баруымның максаты – мәктәпнең уңышлары, яңа уку елына язылуның тәртипләре һәм шуның белән беррәттән мәктәп директоры Фердинант Фоат улы Гобәйдуллин белән газета укучыларны таныштыру.

“Ходай ничек язса, шулай була!”

Әгерҗе шәһәрендә Вилә апа белән Фоат абый гаиләсендә туган сабыйга Фердинант дип исем бирәләр. “Әби-бабай Мордывый авылында яшәгән, бабай Тирсә-Мордывый авылларын берләштереп торучы колхозның рәисе булып эшләгән. Яр Чаллыны төзи башлагач, әнием белән әтием (үги әти булса да, мин аңа «әти» димен) шунда күченәләр. Башлангыч сыйныфны шунда тәмамладым. Анда татар теле фән буларак укытыла иде. Аннан Әгерҗедәге әби дә олыгайгач, язмыш җилләре безне бирегә — Ижау­га алып килде. Әти-әни милициядә эшлиләр, мин 10нчы мәктәптә (Равил Губаев директор иде ул чакта) белем алдым. Укырга бик тә ярата идем, аеруча тарих, география, физкультура, рус әдәбияты фәннәрен үз иттем. Әле хәзер дә ул вакытларда ятлаган А.С.Пушкин, М.Ю.Лермонтов шигырьләрен, Л.Толстойның әйткән сүзләрен яттан беләм. Тик математика, геометриядән “өч”ле иде. Ә дустым Фирдәвес Насыйфуллин киресенчә, мисал-мәсьәләләрне башында гына санап, чишеп, җавабын гына язып куя иде. Сызымны да аның белән бергә эшли идек. Шулай, җилкәне җилкәгә терәп, мәктәпне тәмамладык. Аннан мине әти-әнием үзләре милициядә хезмәт иткәч, юрфакка керүемне теләделәр. Документларны илтеп тапшырдык. Минем күңелгә барыбер тарих якынрак, мине борынгы тарих кызыксындыра иде. Язмышыма шулай язылган булгандыр, документларны юридик факультеттан алып, тарих бүлегенә бирдем. Кич өйгә кайткач кына әнигә әйттем. Ул дәшмәде. 5 ел белем алгач, 1985 елда армиягә киттем. Хезмәт иткәннән соң, 25нче мәктәптә тарих укытучысы һәм директор ярдәмчесе булып эшли башладым. Эшемне бик яратып башкардым. Өйләнеп, бала тугач, гади укытучының хезмәт хакына гына гаиләне туендырып булмавына төшендем. 1994 елда РФ Эчке эшләр министрлыгының Нижгар академиясе Ижау филиалында (халык телендә “Школа милиции”дә) тарих укытучысы булып эшли башладым. Шулвакытта әни көлеп: “Барыбер погонлы булдың бит!” – дип шаярта иде. Аның теләкләрен дә үтәдем. Ничек кенә планнар корсак та, ничек кенә теләсәк тә, Ходай ничек язса шулай буладыр, минемчә”, — дип нәтиҗә ясап куйды үзе сөйләгәннәргә Фердинант Гобәйдуллин.

“Пенсиягә чыккач, директор булдым”

«Милиция подполковнигы булып, 2007 елда пенсиягә чыгуымны ишеткәч, Индустриаль районы хакимияте башлыгы Олег Пырегов миңа 84нче мәктәпкә директор вазифасын тәкъдим итте. Үземне сынап карарга уйлап, 2008 елда эшли башладым. Хәзерге вакытта коллектив төрле яшьтәге укытучыларны берләштерә. Шуларның 7се — ир-ат укытучы. Аларның да төрле яшьтәгесе бар. Үз эшләрен бик яратып башкаралар. Яшьләр, өлкән тәҗрибәле укытучылардан өйрәнеп, үзара ярдәмләшеп эшлиләр. Әлбәттә, дәүләт кайгыртып, алга таба хезмәт хакларын күтәрсә, мәктәпләрдә яшь укытучылар күбрәк булыр иде. Бер яшь укытучы: “Эшемне дә, укучыларымны, коллективны да бик яратам. Тик гаилә булгач, яраткан эшең булу гына җитми бит, хезмәт хакы да яхшы булырга тиеш”, – дип китәргә мәҗбүр булды. 2009-2010 елда хезмәт хакларын күтәргәч, мәктәпләргә яшь кадрлар килү күзәтелгән иде дә… Алга таба да хәлләр яхшырыр, дигән өметләр белән эшлибез һәм яшибез”, — дип, үзенең уйлары белән уртаклашты әңгәмәдәшем .
“Директор булуы авырмы?” — дигән соравыма Фердинант Фоатович: “Милициядә җиңелрәк. Анда приказлар белән эш итәсең. Телисеңме-теләмисеңме, кушкан эшне үтисең. Монда алай булмый. Балаларның күбесе укырга кирәклеген аңламый. Мәктәпкә әти-әнисе кушкан өчен йөрергә кирәк дип уйлый. Кемдер укырга кергәч аңлый, кемдер соңгы сыйныфларда гына кем өчен, ни өчен укуын төшенә башлый. Безнең бурыч аның белем алуы әти-әнисе, әби-бабайсы өчен түгел, ә үзе өчен кирәк булуын аңлату”, — диде.
Теләсә кайсы коллективта, кечкенәме ул, зурмы, эшнең уңышы җитәкчедән башлана. Класста класс җитәкчесеннән, мәктәптә директордан, завучтан… Мәгариф системасы көннән-көн үзгәреп торганда, укытучыларга да, мәктәп директорына да эшләү җиңел түгел, әлбәттә. Билгеле, укыту процессы башлангач, кадрлар мәсьәләсен, дәресләр санын кыскарту башка сыймас­лык хәл. Боларга өстәп, хуҗалык эшләренең катлаулылыгы (акчада чикләнгәнлек), кәгазь эшенең күплеге җитәкчене төп эшеннән – уку-укытуны тиешенчә оештыруга комачаулый. Әлбәттә, директор кеше хуҗалыкны да алып барырга, документларын да тәртиптә тотарга тиеш, ләкин аның төп вазифасы – уку-укыту процессын көйләү, яхшы педагоглар табу, аларның үсешен тәэмин итү.
Мәктәп җитәкчесеннән бик күп нәрсә тора. Кыйбласы дөрес, тирән фикерле, заманча карашлы, үз өстендә бертуктаусыз эшләүче мәктәп җитәкчеләре генә лаек­лы югарылыкка күтәрелә. Фердинант Гобәйдуллинның укытучылык буенча эш стажы – 33 ел. Намуслы хезмәте Мәгариф министрлыгының Мактау грамоталары, 2017 елда “Россия Федерациясе мәгариф өлкәсенең мактаулы хезмәткәре” исеме белән бәяләнде. 2017 елда 84нче мәктәп “Россиянең иң яхшы 100 мәктәбе” сафына керде. Әңгәмә вакытында мин аның укучылары арасында абруй казанган хөрмәтле укытучы, ачык йөзле, кешелекле, укытучылар хезмәтенә зур ихтирам белән караучы, аларның эшендәге һәр уңышка ихлас күңелдән куана белүче, намуслы, эшчән, иҗади эшләүче җитәкче булуын аңладым. Әлеге уңышларга ирешүнең сере турында кызыксынганда, аның: “Мин үзем генә түгел бит, ә бөтен бер команда – укытучылар, укучылар, әти-әниләр тырышлыгы белән без җиңү яуладык. Бер кеше генә моңа ирешеп булмый. Тулы бер команда белән тырышып эшләгән чакта, зур уңышларга ирешергә мөмкин”, — дип җавап бирүе әлеге уйларымның дөреслеген тагын бер кат дәлилләде. Укытучылар да: “Директордан ишеткән һәрбер җылы мактау сүзе орден-медальләрдән дә кадерлерәк. Аның безнең эшне күрә белүе генә дә ни тора! Берәүне дә игътибарсыз калдырмый, һәркемгә ярдәм итә”, — диләр аның турында. Ата-аналар да балаларының әлеге мәктәптә белем алуларына шатланалар. Милләттәшебез Чулпан ханым: “Мин үзебезнең директор белән горурланам. Әлеге мәктәптә минем оныгым укый. Еш кына бәйрәмнәрдә, концерт-кичәләрдә булырга туры килә. Фердинант Фоатович үзе дә мондый кичәләрдә катнаша. Быел хәтта Әниләр бәйрәмендә яттан шигырь сөйләде. Ул сөйләгәндә күзләр яшьләнде. Исебез китеп, шаккатып тыңлап утырдык. Хәзер безнең мәктәбебез чәчәк ата, дисәм дә ялгышмам. Рәхмәт аңа!” — ди.

Мәктәпкә язылу – 27 гыйнварда

«Культбаза» микрорайонында 27 гыйн­варда мәктәпкә язылу башлана дигән хәбәр ата-аналарны борчуга салды. Һәр ата-ананың да баласын үзе яшәгән райондагы өй янындагы мәктәпкә укырга йөртәсе килә. 2018 елда әлеге районда яшәүче 1 мең 500 дән артык бала беренче сыйныфка барачак. “Язылу 1 февральдән генә булырга тиеш булса да, күпчелек әти-әниләрнең ялларын исәпкә алып, безнең мәктәп язылуны 27 гыйнвар 9.00 сәгатькә куйды. Мәктәп электрон почтасына беренче гаризаларны 19 декабрьдә үк алдык. Тик без аларны кабул итә алмыйбыз. 26сы кичендә үк беренче катта чәй-кофе әзерләп, килгән ата-аналарга уңайлыклар тудырырга исәплибез. Узган елдагыча 27сенә чиратны 26сы кичтән үк ала башларлар, дип уйлыйм.
План буенча, беренче сыйныфка 150 бала кабул итү, 6 сыйныф ачу каралган. Әмма мәктәпкә килергә тиешле балалар бик күп. Узган елны да 5 беренче сыйныф урынына 7не ачтык. Ә быел инде кабинетлар (быел инде укытучылар бүлмәсен сыйныф бүлмәсе ясыйбыз), укытучылар җитмәү проблемасы тора. СанПин таләпләре һәм мәгариф законнары нигезендә, һәр сыйныфта 25 бала булырга тиеш. Тик без закон бозып, бер сыйныфка 27-28 укучы алабыз. Моны һәр мәктәп шулай эшли, чөнки шәһәрдә мәктәпләр җитми.
Баланы мәктәпкә яздырганда, мин бала белән аралашып карыйм. Мәктәпкә кабул итү өчен кирәкле документлар һәм күчермәләре:
1) әтисенең яисә әнисенең пас­порты;
2) баланың туу турында танык­лыгы;
3) баланың теркәлү урыны буенча таныклыгы;
4) баланы мәктәпкә кабул итүне сорап гариза.
Документларны алгач, журналга теркибез. Укырга керергә әзерләнүче балалар өчен узган елның октябрь аенда ук мәктәп базасында түләүле әзерлек курслары оештырылды. Бо­лай эшләгәндә бала әлеге мәктәпкә, укытучыларга ияләшә тора», — дип, мәктәпкә язылу тәртипләре белән таныштырды Фердинант Фоат улы.

Погонлылар гаиләсе

“Безнең гаиләне погонлылар гаиләсе, дияргә дә була. Хатыным Лилия 12нче янгын сүндерү хезмәте бүлегендә җитәкче ярдәмчесе булып эшләде. Ул хәзер лаеклы ялда. Аның әтисе Мөкатдәс Гайнетдин улы Камалетдинов Удмуртиянең янгын сүндерү хезмәте җитәкчесе иде. Улыбыз Илшат Казан юридик институтын тәмамлап, хәзерге көндә полициядә эшли. Кызыбыз Гүзәл УдДУның социология бүлегенең 2 курсында уку белән беррәттән “Лифт” проектлар оешмасында эшли.
“Барыгыз да погонлы булгач, балаларны кем тәрбияләде?” – дигән сорауга: “Балалар тәрбияләгән чакта, һәммәбезнең дә өлеше кергәндер. Ике яктан да әти-әниләр ярдәм итте. Улыбызны Казанга укырга җибәрүне бик авыр кичердек. Бергә чакларның кадерен белмисең, ә аерылгач, сагынасың икән”, — диде.

“Балаларыгыз татарча беләме?” – дигән сорауга ул: “Өйдә күбрәк татарча сөйләшергә тырышабыз. Лилия татарчаны бик яхшы белә. Мин гел аралашмагач, миңа сөйләшү авыррак. Улым да сөйләшә. Кызым аңлый, тик күпчелек русча җавап бирә. Минемчә, телне белү ул – үз милләтеңне саклау”, — дип татарча җавап бирде. Фердинант Гобәйдуллин белән татарча аралаштык. Аңа авыр һәм җаваплы эшендә яңадан-яңа үрләр яулавын, 84нче мәктәпнең гел алга баруын телибез.

Гөлнара Вәлиева.