Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Тыныч тормышның кадерен белик!
8.05.2020

Тыныч тормышның кадерен белик!

9 май… Бөек Җиңү бәйрәме… Бу сүзләрне ишетү белән әллә ничек моңсу булып китә, күзләрдән яшьләр тама башлый. Хәтта йөрәк тибеше үзгәреп, сулыш кысыл-гандай була. “Ник соң алай?” — дигән сорау күпләрне борчыйдыр дип уйлыйм. Бу бит бәйрәм, ник соң без ул көнне бәйрәмчә куанып кына үткәрмибез? Җавабы, минемчә, бер генә: 9 май бәйрәме башка дөньяви бәйрәмнәрдән үзенең чын бәйрәм булуы белән аерылып тора. Ул – миллионлаган кешеләр тырышлыгы, миллионлаган кешеләрнең кан түгүе, һәлак булып, сугыш кырында ятып калуы бәрабәренә алынган бәйрәм. Ул – хисаплап бетермәслек кыйммәт бәягә төшкән, канлы күз яшьләре белән сугарылган бәйрәм. Аннан башка бер бәйрәм турында да шулай әйтә алмыйбыз. Һәм Раббыбыз Аллаһ әйтергә дә язмасын! Амин!
Сугыш дигән афәт бер гаиләне дә читләтеп узмады. Һәр йортка кайгы-хәсрәт, балаларга ятимлек, хатын-кызларга толлык китерде. Шуңа күрә дә, без бу көнне әби-бабайларыбызның батырлыгын, кайгыларга бирешмичә, сугыш кырларында — кан, басу-кырларда һәм урманнарда тир түгеп, Җиңү көнен якынайтырга бар көчләрен, хәтта гомерләрен кызганмауларын искә төшерәбез. Сугыштан кайтмаган бабайларыбызны сагынып, тол калган әбиләребезне, ятим үскән туган-танышларыбызны, әти-әниләребезне искә төшереп, күз яшьләре агызабыз.
Бу бәйрәм безне күп уйландыра. Хәдистә: “Ватаныңны сөю – иманнан”, — диелгән. Ислам динендә булган кеше, кайсы илдә тууына һәм яшәвенә карамастан, ул илне сөяргә һәм иминлегенә сугыш афәте янаганда, аны сакларга тиеш. Кызганыч, мөселманнар арасында да бу хакыйкатьне кабул итәргә теләмәүчеләр бар… Тик шуны һәрвакыт истә тотарга кирәк: җир йөзе — безгә Аллаһ тарафыннан бирелгән олы бүләк, нигъмәт. Ә тыныч тормыш исә – әманәт. Иң беренче кеше — Адәмне (галәйһиссәләм) барлыкка китергәч, Аллаһ аны башта җәннәттә, аннары җир йөзенә Үзенең хәлифәсе (ягъни Аллаһ исеменнән җиргә хуҗа булучы) итеп билгеләде. Димәк, без дә, мөселманнар, кайда гына яшәсәк тә, аңларга тиеш: Аллаһ безгә бу илне Ватан итеп тәкъдиребезгә Үзе язып куйган һәм безгә бу урында (мөселман илеме бу, юкмы – аермасыз) Үзенең кануннары буенча яшәргә боерган, хуҗаларча аны сак­ларга, тыныч тормыш тәэмин итәргә кушкан. Чөнки тыныч тормыш корганда гына, башка милләт, башка дин әһелләре белән дустанә яшәгәндә генә Ислам динен тулысынча үтәп яшәргә була.
Аллаһы Тәгалә каршында хаксызга кеше үтерү, аны рәнҗетү иң зур гөнаһлардан санала. Аллаһы Тәгалә бу эшне сөйми, теләми һәм риза булмыйча, бу кабахәт эшне җир йөзенә таратучыларны каһәрли, җәһәннәм уты белән куркыта. “Мәидә” сүрәсенең 32нче аятендә: «Әгәр берәү кеше үтермәгән кешене яки җир өстендә бозыклык кылмаган кешене үтерсә, бөтен кешеләрне үтергән кебек (гөнаһлы) булыр, бер кешене үлемнән коткарса – бөтен кешеләрне үлемнән коткарган кебек (саваплы) булыр», – дип әйтә. Димәк, кешене үтерү катгый хәрәмнән хәләлгә үзгәрсен өчен берничә сәбәп кенә бар. Шуларның берсе – гаепсез адәмне үтерүчеләр, кешелеккә сугыш игълан итүчеләргә каршы сугышу, тыныч халыкларны алардан азат итү. Димәк, үз илеңә дошман сугыш белән янаганда, Ватаныңны саклау – һәркемнең изге бурычы. Тик хаксызга адәм үтерү, сугыш белән бару – олы гөнаһ! Аллаһ үзе сакласа иде безне дошманнардан да, хаксызга сугышудан да! Амин!

Сугыш еллары нинди генә авыр булса да, безнең әби-бабайлар Ислам динен онытмаганнар, Аллаһ кушкан гый­бадәтләрне калдырмаганнар. Авыл-шә­һәр­ләрдә ачлык котырган чакта да уразаларын калдырмаганнар. Балачагым хатирәләре гомерлеккә хәтеремдә уелып калган. Ураза вакытында авыз ачу мәҗлесенә җыелган әбиләр сәхәрдә һәм авыз ачканда, кем нинди ризык ашый дип сөйләшеп утырганда: “Хәзер инде, Аллаһка шөкер, нәрсә ашыйсың килә, шунысы бар (гәрчә ул заманда хөрмә җимешен нәрсә дип тә белми идек, авыз ачарга йөзем дә дефицит иде – шулай да, зарланмадылар, Аллаһка шөкер иттеләр бит!). Менә сугыш елларында безнең әни-әбиләр ничек ураза тоткан икән?! Көне буе ураза тотып, кичен кырдан арып-талып кайтканнан соң, ашарларына бер йотым ризыклары юк иде бит! Авыз ачарга миләш, шомырт кабарлар иде. Йортта калган бер кашык онны сәхәргә калдырып, иртән сәхәргә торгач, аны бер чүмеч кайнар суга болгатып ашарлар, яки бармакларын онга манып, аны кабып чәй эчәрләр иде… Шулай да уразаларын калдырмадылар бит! Авыр эшкә дә җигелеп бардылар…” — дип, күз яшьләре белән искә төшерәләр иде. Шул сүзләрне кабат хәтердә яңарткан саен минем дә күз яшьләрем тама: тук, тыныч тормышта яшәп тә, ризыкның кадерен белмибез, ураза тотарга авырсынабыз, булган нигъмәтләр өчен Аллаһка шөкер кылмыйбыз. Ә бит күп очракларда ураза тотуның кыенлыгы ялгыш туклануыбызга, сәхәр һәм ифтар вакытында кирәгеннән артык ашавыбызга бәйле! Авыртулар да ачлыктан түгел, киресенчә, бирән (күп ашарга яратучы) булганыбыз өчен барлыкка килә.

Шул гыйбрәтләрне онытмасак иде! 9 май бәйрәмендә генә түгел, ә һәр көнне истә тотсак иде! Сугыш елларын, аның авырлыкларын ешрак искә төшерсәк кенә, Аллаһка шөкер итүебез артыр, зарланудан туктап, Аның кушканнарын җиңелрәк үтәр, тыныч тормышның кадерен белер идек.

Илмир хәзрәт Касимов, Удмуртиянең төньяк районнары мөхтәсибе.