Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Тынычланырга әле иртәрәк
14.05.2020

Тынычланырга әле иртәрәк

12 майда туры эфир вакытында Александр Бречалов республика территориясендә гамәлдә булган чикләүләр турында сөйләде.

«Үзизоляция режимы йөкле хатын-кызлар, 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнар һәм йөрәк-кан тамырлары, бронхлар һәм эндокрин системасының хроник авырулары булган кешеләр өчен саклана. Мин гадәти ритмда яшисегез килүен аңлыйм, тик, килешәсездер, сезнең сәламәтлек, тормышыгыз кадерлерәк, шуңа күрә тагын күпмедер вакыт түзәргә кирәк», — диде. Ул барлык эш бирүчеләргә мөрәҗәгать итеп: “Ике якны да канәгатьләндерерлек вариантны сайлагыз, югарыда телгә алынган катламга караучы кешеләрне өйдә эшләү режимына күчерү, түләүле эш көннәрен саклап калу мөһим”, — дип ассызыклады. Александр Бречалов сөйләвенчә, шәһәр һәм районнар арасында йөрү, территория эченә керү һәм чыгу өчен чикләүләр гамәлдә булуын дәвам итә. Бу юнәлештә контроль көчәйтеләчәк.
Элеккегечә, аерым боерыкка кадәр, массакүләм чаралар тыела — бу туйлар, туган көннәр һәм башка чараларга кагыла.
Социаль дистанцияне санга сукмыйча, төркемнәргә җыелып, спиртлы эчемлекләр эчеп, үзләрен дә, тирә-юньдәгеләрне дә куркыныч астына куючыларга карата контроль катгыйландырылачак.
Александр Бречалов Удмуртиядә коронавирус белән авыручыларның саннарының Идел буе федераль округы һәм илдәге саннар белән чагыштырганда иң түбәне булуын ассызыклап: «Әмма бу безне тынычландырырга тиеш түгел. Бу хәл 15 майда яки 1 июньдә тәмамланачак дип әйтеп булмый. Кайбер чикләүләр шартларында без әле озак вакытлар яшәячәкбез. Без эшне шушы режимда ел ахырына кадәр планлаштырабыз, гадәти тормышка этаплап кайтачакбыз”, — диде.

Удмуртиядә чикләүләрне бетерүнең беренче дулкыны 14 майда башлана

14 майдан көнкүреш кирәк-яракларын (азык-төлек булмаган товарлар) ваклап сату объектлары республиканың бөтен территориясендә, Ижау һәм Новый поселогыннан кала, эшли башлаячак. Шул исәптән сәүдә, сәүдә-күңел ачу үзәкләрендә урнашкан кибетләр ачылачак. Төп шарт – бер үк вакытта сәүдә залында булырга мөмкин булган затларның санын чикләү. Рөхсәт ителгән сан: 4 квадрат метрга 1 кешедән дә артык түгел.
Ижауда 14 майдан азык-төлек булмаган товарлар белән сәүдә итүче кибетләр эшли башлаячак, сәүдә залының мәйданы 400 кв.метрдан артмавы шарт. Өстәвенә, кибеткә урамнан аерым керү урыны булырга тиеш.
Шулай ук 14 майдан паркларда һәм скверларда йөрү рөхсәт ителә. Социаль дистан-
цияне үтәп, бер гаилә әгъзаларына гына бергә йөрергә була.
Удмуртия зоопаркы һәм музейлары да ачылачак. Шул ук вакытта төркемле дәресләр һәм экскурсияләр үткәрү тыела.
14 майдан 21.00 сәгатькә кадәр стадионнарда, теннис кортларында, чаңгы трассаларында, сәламәтлек сукмакларында, йөгереш юлларында спорт белән шөгыльләнү рөхсәт ителә.

Удмуртиядә балалар бакчалары дежур төркемнәр форматында эшләячәк

«Мәктәпкәчә учреждениеләрдә 10 меңнән артык хезмәткәр эшли, 100 меңнән артык бала балалар бакчаларына йөри. Шуларның 11 меңен хәзер дежур төркемнәр кабул итә. Шул ук вакытта яңа коронавирус йогышы белән авыручылар арасында бер яшьлек сабыйлар да бар. Күз алдына китерәсезме, хәзер барлык мәктәпкәчә учреждениеләрне эшләтеп җибәрү куркынычы нинди? Шуңа күрә әлегә алар дежур төркемнәр форматында эшлиләр», — дип ассызыклады Александр Бречалов.
12 майдан соң дежур төркемнәр саны артты. Хәзер алар республика буенча 994, дежур төркемнәргә 11 702 бала йөри.
«Әгәр ихтыяҗ булса, район башлыгына, социаль хезмәтләргә хәбәр итә аласыз – без шунда ук дежур төркемнәрне ачачакбыз. Тик без, беренче чиратта, балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итәргә тиеш», — ди Александр Бречалов.