Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Тыл ветераны Мөсәлия Азеева: «4 ел ипи күргәнем булмады»
7.05.2020

Тыл ветераны Мөсәлия Азеева: «4 ел ипи күргәнем булмады»

Бөек Ватан сугышында катнашкан, авыр тыл хезмәтен үз җилкәсендә татыган ветераннарыбызның саны елдан-ел ки­ми бара. Ул елларда эшләгән апаларны, балаларны хаклы рә­веш­тә тыл батырлары дип әйтергә кирәк. Шушы көннәрдә Ижау шәһәренең Осипенко урамында гомер итүче тыл ветераны Мөсәлия Сәләхетдин кызы Азеева янына бардым. Сугышның барлык авырлыкларын үз җилкәсендә татыган, олы тормыш юлы үткән тыл ветераны Мөсәлия апа Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү алдыннан хәтер сандыгындагы истәлекләре белән уртаклашты.

Илебезгә фашист гаскәрләре аяк басканда Мөсәлия апага нибары 10 яшь була. Авылда төп эшче куллар булып балалар, яшүсмерләр кала. «Мин 1931 елның 24 мартында Әгерҗе районы Девятерня авылында Сәләхетдин белән Бибихәҗәр гаиләсендә икенче бала булып туганмын. Без 3 бала үстек: абыем Габдулла, сеңелем Зәйтүнә, — дип, сүзен башлады ул. –

Әни белән гомер иттек. Бик авыр иде тормышыбыз. Еллар болгавыр булса да, әнинең сүзеннән чыкмадык. Сугыш башлану турында хәбәрне ишеткәч, авыл белән кайгырдык. Барлык ир-егетләр сугышка киттеләр, авылда карт-коры, безнең кебек бала-чага гына калды. Сугыш авылдагы һәрбер йортны тетрәтте, ә халык барыбер бирешмәде, соңгы чиккә кадәр тырышты. Әти 1941 елда сугышка киткәч, бөтен авыр эшләр безнең җилкәгә төште. Ашарга юк, кияргә булмады. 10 яшьтән ачлы-туклы килеш колхоз эшендә бил бөгүләр – барысы үтте минем баштан. 4 ел ипи күрмәдек, ашарга ризык җитмәде. Ат кузгалагы, бәрәңге, онны болгатып, аш итеп ашаган чаклар да булды. Язын орлык бәрәңгесенә тими идек. Әбиебез: “Ач торсаң да, орлык бәрәңгесенә тимә”, — дия иде. Яз көне ашарга яраклы бар үлән дә безнең өчен ризык иде. Ул елларның бер мизгеле дә истән чыкмый. Аларны сөйләп бетереп булмый. Ачлык үзәккә үтте.

Берчак йокыдан уянып киттем дә әнигә: “Әни, аш! Аш эчәсем килә», — дидем. Гел шулай аш сорый идем, — дип елый-елый, күз яшьләрен сөртеп искә алды балачак елларын Мөсәлия апа. – Авырлыкларны күп күрдек, балам. Нишлисең, заманасы шундый иде бит. Әни 3 бала белән калгач, аңа булышасым килеп, 10 яшемнән әбиемә ияреп, Иске Эсләккә, рус авылы Волковога уракка чыгып, үз тамагымны үзем туйдырдым. Арышны уруы авыррак, солыны җиңелдән ура идем. Ашлыкның һәр бөртеге бик кадерле иде бит. Бодай, солы басуларында алабута, әрем, билчән ише чүп үләннәрен утый идек. Кызу көннәрдә бик авыр иде. Шулай булса да, бер дә уфтанмадык, нинди генә эшкә кушсалар да, риза булып эшләдек тә эшләдек. Чөнки илебез азатлыгы хакына, тынычлык хакына без тырышырга тиеш икәнлекне аңлый идек. Башкача мөмкин түгел! Үлүчеләр дә булды.
1942 елда әти госпитальдә ята, контузия ала. Шуннан соң аны Ижаудагы “Ижсталь” заводына каравылчы итеп корал сакларга җибәрәләр. Бик ышанычлы була ул. Әти янына әни белән бер килгәнем булды. Бәрәңге алып килгән идек. Шунда әтинең эшләгән урынын күрсәтеп йөргәнен хәтерлим. Ул вакытта әсирлеккә алынган немецлар күп иде. Шуларны күргәнемне һич онытмыйм. Әти озак та тормады, икенче хатынга өйләнде. Бабай әнигә әби аркылы әйттергән: “Килен Сәләхетдин янына барып, тавыш чыгарып йөрмәсен! Балаларны бергә үстерербез”, — дигән. Әни бик акыллы хатын иде, 35 яшьтә тол калса да, башка ир-атларга күз дә салмады. Үзенең бер гаебе булмаса да, 3 баланы ялгызы, әби-бабай белән үстерә. Әти сугыш беткәч тә, кире кайт­мады. Әтиле балаларга кызыгып, әтисез булуыма кимсенеп, аны бер күрергә, аның көчле кулын тоярга хыялланып үтте минем балачагым. Бу хәлләрдән соң әни әллә ни эшли алмады. Сәламәтлеге какшады. Әни авырып киткәч, бакчаны да үзем казый идем. Бар эшне дә кул көче белән башкардык, җирне көрәк белән казыдык, кул белән чәчтек, тырмалау дисеңме… Абыем 11 яшеннән ат белән фермага су ташыды”, — дип сөйләде дә сөйләде Мөсәлия апа. Сугыш хатирәләрен яңартканда, ул әледән-әле яшьләнгән күзләрен сөртеп алды. Мин тын да алмый, аны тыңладым. Тере тарих бит ул.
Мөсәлия апа үзенең сугыш елларындагы тормышын озак сөйләде. Аның 89 яшьтә булуына карамастан, зиһенле булуына, оста сөйләвенә сокланып утырдым. “7нче сыйныфны укып бетерә алмадым. Бизгәк тота башлады. 2 генә имтиханны (рус теле белән математикадан) “5”легә бирдем дә, бүтәнен бирә алмадым. Хәлсезләндем. 4 ел ипи күрмәдек бит. Боларны сөйләсәң… 14нче яшемдә колхоз бригадиры Габденур абыйның ярдәмчесе булып эшләгәндә, азрак ипи бирә башладылар. Колхоз ашханәсендә ашау пешердем. Башка пешекчеләр пешерсә, эшчеләр: “Мөсәлия пешерсен ашауны. Ул пешерсә, аш куе була, тамак та туя”, — диләр иде. Мактанып әйтүем түгел, кайда гына эшләсәм дә, эшне эшли белдем. Бер эштән дә куркып тормадым.
1953 елда булачак тормыш иптәшем Әхләф белән Ижау базарында танышып, өйләнештек. 3 бала үстердек. Мин 9 елдан артык төзелештә, аннан заводта (кислота белән) эшләдем. Шуңа озын толымнарым да коелып бетте. 64 ел бергә яшәдек. Бай да булмадык, хәерчегә дә калмадык. Икебез дә әйбәт пенсия алып яшәдек. Иремә инсульт булгач, 16 ел аны тәрбияләдем. Нинди генә авырлык күрсәк тә, әкияттәгедәй рәхәт яшәдек”, — ди ул.
Хәтер дәфтәрен актарып, үткәннәрне исенә төшерә-төшерә, ашыкмыйча гына сөйли ул. Тавышы көр булса да, кайчак калтыранып китә, күзләреннән тәгәрәгән яшь бөртеге тирән җыерчыклар эченә кереп югала. Авыр, бик авыр аңа җан яраларын кузгатып, шомлы сугыш еллары турында сөйләү.
Ләкин халыкның тырышлыгы бушка китми: күптән көткән Җиңү көне килә. Бу көн халкыбыз күңелендә мәңге онытылмас көн булып уелып кала. “Мөсәлия апа, 1945 елның Җиңү көне ничек хәтерегездә уелып калган?” – дигән соравыма ул: “9 Май иртәсендә җиңү хәбәре килгәч, бөтен авыл халкы арасында зур дулкынлану башланды. Ижау базарыннан матур кофта алып кайткан идем, шуны киеп чыктым. Үзенә күрә демонстрация булды. Кайсы җырлый, кайсы бии, кайсы сызгыра. Эш онытылды. Аннан кешеләрнең әтиләре кайтты…” — дип искә алды ул.
Тантаналы бәйрәм көннәре якынлаша. Сугыш китергән яралар яши, һәр яз саен яңара, хатирәләрне кузгата шул. “9 Май – минем узган гомеремне искә төшерә. Әтиле балалар матур киенеп, тәмле ашаганда, без боларны күрмәдек. Бик авырлык белән яшәгәч, шуларны искә алам. Без күргәннәр үзебез белән китәр, боларны гыйбрәт итеп кенә сөйләвем. Ул елларны беркемгә дә күрергә язмасын, хәзерге тормышны Аллаһы Тәгалә күпсенмәсен. Илдә тынычлык булсын. Киям дисәң – киеме, ашыйм дисәң – бөтенесе дә бар, табын тулы ризык, – дип шөкерана кыла тыл ветераны — Ил Башлыгыбыз бик әйбәт! Депутатларыбыз Юрий Тюрин, Наил Мухамедзяновка рәхмәт. Аларның ихтирамын, кайгыртучанлыгын тоеп яшибез. Бер бәйрәмдә дә искә алмый калмыйлар. Гел күчтәнәчләр, бүләкләр белән килеп, хөрмәт итәләр. Бәйрәмгә 50 мең сум бирделәр, бу бит әкият. Ничек инде бу тормышка шөкерана кылмыйсың?! Тормышыбыз, Аллаһка шөкер! Пенсияне өйгә китереп бирәләр. Элек бит мондыйны күрмәдек. Ярлы яшәдек”, — диде ул.
Мөсәлия апа белән әңгәмәбез чәй табыны артында дәвам итте. Бүгенгесе көндә Мөсәлия апа үзе генә яши. Тик күрше урамда гына яшәүче кызы Разия гаиләсе тәрбиясендә ул. Мөсәлия апаның 6 оныгы, 13 оныкчыгы бар. Барысы да намазда, дини тормыш белән гомер итәләр. Ходайдан балаларына һәм онык­ларына исәнлек-саулык сорап, тыныч кына гомер итә ул. Балаларының игътибарын, назын тоеп, тыныч-имин тормышка куанып яши.
Кайткан юлда Мөсәлия апа сөйләгәннәрне уйлап кайттым. Без бәхетле чорда яшибез. Балаларыбыз якты мәктәпләрдә укый, белем ала, үзебез яраткан эш белән шөгыльләнәбез. Җир йөзендә сугышлар кабатланмасын, алга таба да тыныч, мул, матур тормышта яшәргә насыйп булсын! Өлкән буын күргән авырлык­ларны беребезгә дә күрергә язмасын.

Гөлнара Вәлиева.