Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - “Тылсымлы Яңа ел мизгелләре” конкурсы
27.12.2017

“Тылсымлы Яңа ел мизгелләре” конкурсы

Тирә-юньдә — Яңа ел рухы. Хөрмәтле газета укучыларыбыз, без дә бергәләп бәйрәм ясыйк әле! Сезнең игътибарга Яңа ел бәйрәме уңаеннан “Тылсымлы Яңа ел мизгелләре” дип исемләнгән фотосурәтләр бәйгесе һәм “Телеңне йотарлык” дигән рецептлар бәйгесе игълан итәбез. Сездән Яңа елга багышланган (Кыш бабай, Кар кызы, кардан ясалган сыннар, территорияләрнең бизәлеше, Яңа елны каршы алу, кызыклы мизгелләр) фоторәсемнәр көтеп калабыз.
Ә “Телеңне йотарлык” бәйгесенә килгәндә, үзегез Яңа ел табынына яратып әзерли торган ризык рецептларыгыз белән уртаклашыгыз.
Бәйгеләр 15 декабрьдән 15 гыйнварга кадәр дәвам итә, нәтиҗә 2018 елның 20 гыйнварында ясалачак. Фоторәсемнәрне һәм рецептларны редакциянең электрон адресына yanarуsh@mail.ru җибәрергә, яисә редакциягә китерергә мөмкин. Бәйге турында барлык мәгълүмат газетабыз сайтында, ә тавыш бирү “ВКонтакте” челтәрендә газетаның шәхси төркемендә булачак. Җиңүчеләргә — Кыш бабайдан бүләк!

“Тылсымлы Яңа ел мизгелләре” фотосурәтләр бәйгесендә беренчеләрдән булып Кичкетаң авылы активлык күрсәтте. Хөрмәтле газета укучыларыбыз, ашыгыгыз, җиңүчеләрне Кыш бабайдан бүләк көтә!