Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Алтын йомгак - Туңдырма да файдалы
16.05.2018

Туңдырма да файдалы

Тәрбия сәгатендә сәламәтлеккә файдалы әйберләр турында сөйләштек. Яз көне яшелчәләр, җимешләр генә түгел, хәтта туңдырманың да файдасы күп икән. Анда организм өчен 100 төрле файдалы әйберләр: аксымның 20 аминокислотасы, май кислоталарының 25 төре, 30 төрле минераль тозлар, матдәләрнең алмашынуы өчен ферментлар, 20 төрле витаминнар, фосфор, магний, тимер бар. Туңдырма составындагы бәхет гармоны — серотин хәтерне яхшырта, кәефне күтәрә, төрле авырлыкларны узарга ярдәм итә. Көн саен банан ашау да бик файдалы икән. Банан организмны чистарта, аруларны бетерә. Ул энергия чыганагы булып тора, шуңа күрә спортчылар ярышлар вакытында банан ашыйлар икән. Ә укучылар өчен иң кирәкле җимешләр булып әфлисун һәм алма тора. Алар баш мие эшчәнлеген яхшырталар, ди. Киви иммунитетны яхшырта. Менә шулай без тәрбия сәгатендә бик күп файдалы мәгълүматлар алдык.

Гүзәл Арасланова,  Юкамен районы Починки мәктәбе.