Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Тула шәһәренә сәяхәт
22.01.2019

Тула шәһәренә сәяхәт

Тула шәһәренә эш белән сәфәргә чыгарга кирәклеген ишетү белән, тизрәк Интернет аша андагы мохитне, көнкүрешне, кешеләрне өйрәнергә булдым, татар иҗтимагый оешмаларын эзләдем. Ни кызганыч, үземә кирәкле җавапны таба алмадым. Тула шәһәрендә яшәүчеләргә Удмуртияне танытып кайтырбыз дип, ерак сәфәргә чыктык. Юл авырлык­ларын онытып, кунакханәгә урнашырга һәм тизрәк шәһәр белән танышырга ашыктык. Шәһәр транс­портында безгә кай якка барырга, нинди тукталышта төшәргә икәнен аңлатып бирделәр. Кунакханәдәге хезмәткәрләр дә бик ярдәмчел булып чыкты. Беренче көннән үк Тула халкының гади, эшчән, кунакчыл, ачык йөзле икәнен күрдек.
Бөек Ватан сугышы елларында авырлыклар кичеп, гасырлар буена килгән гореф-гадәтләрен, кәсепләрен саклап кала алган шәһәрнең матурлыгын күреп, күңел шатланды. Тула — Ижау­га караганда кечкенә, бик уңайлы шәһәр. Урамнары җайлы, аңлаешлы, адым саен ниндидер социаль яисә мәдәни бина урнашкан. Шәһәрдә мәдәни мирас дип саналучы биналар бик күп. Күбесе әле ачылмаган, хәзерге вакытта реставрациядә. Төзекләндерелгәннән соң ачылган Кремль, елга яры (набережная) туристларны гына түгел, анда яшәүче халыкны да куандыра.

Халык бу якларда тик тора торганнардан түгел. Алар бик күп эшлиләр, шулай ук күңелле, файдалы ял да итәләр. Кичләрен урамнарда шәһәрнең матурлыгына сокланып йөрүчеләр, чана шуучы балалар, тимераякта йөрүче яшьләрне күп очратырга була. Тула ягы Лев Толстойның туган ягы буларак та танылган. “Җәй айларында килсәгез, Ясная полянаны күрми китмәгез. Без губернаторлардан уңдык. Берсе артыннан икенчесе шәһәребезне ныгытып, матурлап кына торалар”, – диләр. Тула прәннеген, самавырын, гармунын белмәүчеләр юктыр, мөгаен. Самавыр, прәннек, гармун музеена, гыйбадәтханәләргә игътибар итми мөмкин түгел. Елга буенда тезелеп киткән заводлар шәһәрнең көчлелеген күрсәтеп тора. Тула шәһәре — дөньяга таныл­ган корал ясаучы шәһәрләрнең берсе. Безне — Удмуртияне — Калашников автоматының туган ягы буларак бик яхшы беләләр.
Ул көннәрдә шәһәрнең Үзәк мәйданында зур күләмле чаралар узды. Мәйданда горур басып торган Владимир Ильич Ленинның һәйкәле янында кайнашкан халыкны, зур биналарда Рәсәйнең элеккеге гербларының ялтырап торуын күргәч, биредә тарихка сакчыл карашны тойдым. Бер карау­дан Туланың үткәнен, бүгенгесен һәм киләчәген сүзсез генә аңларга була.
Эшләгән оешмабызның безгә йөкләгән бурычы — Удмуртиядә эшләнгән әйберләрне башка шәһәрләрдә таныту, тәкъдим итү
һәм Удмуртия товарларына кызыксыну арттыру. Удмуртияне һәрь-
яклап мактап күрсәтергә, удмурт тукучылары тарафыннан тукылган ашъяу­лыклар, каен тузыннан эшләнгән әйберләрне, агачтан ясалган савыт-сабаларны һәм башка товарны тәкъдим иттек. “Осталарның Яңа ел эшләре” Бөтенрәсәй күргәзмә-ярминкәсендә якынча 20дән артык шәһәр катнашты. “Удмуртиядә эшләнгән” дигән исемне йөрткән оешма җитәкчесе-милләттәшебез Феликс Гыйбадуллин үзе дә яр-минкәдә катнашып, Туладагы маркетингны өйрәнде. Удмуртиядә ясалган кызыл чөгендер һәм кишер чипсыларын, кулдан ясалган шоколадны Тула халкы һәм кунак­лар бик яратып сатып алдылар.
Феликс Гыйбадуллин “Удмуртия командасы” конкурсында катнашып җиңү яулаганнан соң аңа җитәкче урынын тәкъдим иткәннәр. КДФУда хисапчы һәм икътисад факультетын тәмамлаган. Мәктәптә укыганда Германиядә практика узган. Инглиз һәм алман телләрендә бик яхшы сөйләшә. Шулай ук татар телен дә онытмаган. Феликс Ренат улы Казан шәһәрендә туып-үсүенә карамастан, Ижау шәһәрен үз итеп яши һәм эшли. “Казанга караганда, Ижау шәһәре агачларга бик бай”, – ди ул. Туладагы ярминкәдә тәкъдим ителгән товарларны сатып алучыларның кире әйләнеп килеп, тагын сатып алулары бик куандырды. “Удмуртия товарларын Россия шәһәрләрендә генә түгел, чит илгә чыгару өстендә дә эшлибез”, — диде Феликс Ренат улы.

Ерак араларны узып, Тула татарлары белән очрашмагач, сәфәремнән алган хисләр тулы булмаган кебек иде. Шулай да берничә милләттәшебез белән очрашу бә-хетенә ирештем. Безнең товарны караганда Гөлбәдия апаның татар икәнен абайлап алдым. Субботина Гөлбәдия апа тормыш иптәше Михаил белән утыз ел Башкортстанның Нефтекама шәһәрендә яшәгәннәр. Кызлары Мәскәүдә, уллары Германиядә яшәгәнлектән, аларның Мәскәүгә якынрак буласылары килеп, Туладан фатир сатып алганнар. Тулада яшәүләренә дә ун ел узган икән. “Шәһәребез бик матур, кешеләре бик әйбәт, хәзер инде үзебез дә өйрәндек”, – диләр алар.
Ә ярминкәдә катнашучы мил-ләттәшебез Эльвира Насыйбуллинаны оештыручылар табарга булышты. Эльвира ханым Камбарка районы Кама авылыннан булып чыкты. Әтисенә нефтьче буларак Тулага эш буенча юллама биргәннәр. Шулай итеп алар Тула якларында калганнар. Эльвира ханым — эшмәкәр. “Хна чәчәкләре” исемле оешмасында мехенди рәссамы буларак хна белән рәсемнәр төшерә. “Ярминкәдә “Тула калачы” проектында катнашып, калачның иң матурын тәкъдим итәм. Кан үзенекен итә. Калачка глазурьдан көнчыгыш стилендә рәсемнәр төшерәм”, — ди ул.
Кызганычка каршы, Тула шәһәрендә татарлар күп булуга карамастан, мәчет юк. Мәчет булмагач, очрашу, җыелу урыны да юк, иҗтимагый оешма да юк, вафат булган милләттәшләребезне христиан зиратына җирлиләр. Бары тик бер мулла үз өендә милләттәшләребезне соңгы юлга озатып, дини йолаларыбызны сак­ларга тырыша икән.
Тула белән Ижау арасы ерак кебек тоелса да, сәфәрем бик тиз узып китте.

Ализа Хурамшина, Тула -Ижау.