Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Тукта, ВИЧ!
28.11.2018

Тукта, ВИЧ!

1 декабрь — СПИДка каршы көрәш көне

1988 елдан башлап, Россиядә ел саен 1 декабрь СПИДка каршы көрәш көне дип билгеләп үтелә. Бу көн ВИЧ–инфекциясе таралуын һәм ВИЧ–инфекция эпидемиясенең афәтле нәтиҗәләрен киметү өчен авыру турында халыкны искәртү көне булып тора.
Агымдагы елның 1 ноябренә кадәр алынган мәгълүматлар буенча Удмуртиядә ВИЧ-инфекцияле 11249 очрак теркәлгән. Шуларның 949ы – 2018 елда. Бу 2017 ел белән чагыштырганда 10,1% кимрәк. Бу Россия Федерациясе буенча 32,6%ка, Идел буе федераль округы буенча 29,0%ка кимрәк. Берничә ел дәвамында барган күзәтүләр буенча авыру 50,2% очракта наркотик кулланучылар арасында тарала. Ә 2018 елның соңгы 10 аенда алып барган күзәтүләрдән күренгәнчә, ВИЧ-инфекциясе күбрәк җенси юл аша (53,9%) күчкән, наркотик кулланучылар арасында – 30,4% тәшкил итә.
2015 елдан башлап, 1 декабрь алдыннан илебездә “Тукта, ВИЧ/СПИД” Россиякүләм акциясе уз­дырыла. Бу көннәрдә илебезнең төрле төбәк­ләрендә тематик атналыклар уз­дырыла, ВИЧ-инфекциясенә буш­лай тикшерү оештырыла, авыруны булдырмау турында консультацияләр, тренинглар, флешмоблар үт­кәрелә.

Моннан тыш, теләге булган һәркем республиканың СПИД үзәгендә ВИЧ-инфекциягә бушлай тест уза ала. Шулай ук ВИЧ-инфекциягә түбәндәге адреслар буенча тест узарга мөмкин:
30 ноябрь — «Петровский» сәүдә үзәгендә 16.30 сәгатьтән алып 18.30 сәгатькә кадәр, ә 1 декабрь көнне шунда ук 14.00 -17.00 сәгатьтә.
1 декабрь – “Италмас”, “Талисман” сәүдә үзәкләрендә 16.00 — 19.00 сәгатьтә.