Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Тукталышны кем күчергән?
8.10.2020

Тукталышны кем күчергән?

«Яңарыш» редакциясенә әледән-әле хатлар алып торабыз. Милләттәшләребезнең безнең белән шатлыкларын да, борчуларын да уртаклашып торуы, хәл итә алмас мәсьәләләре буенча киңәш, ярдәм сорап, безгә мөрәҗәгать итүе сөенечле күренеш. Күптән түгел чираттагы шундый хатны алып, аның шәһәребезнең Җәмигъ мәчетенә карата тәнкыйть йөзеннән язылуын укып, аптырашта калдык. Хат түбәндәге эчтәлеккә ия:

Бу хатны cезгә сугыш елларын китаптан укып түгел, ә үз җилкәсендә татыган 85 яшьлек Сания Муллашәех кызы Гайнуллина яза. Мин Ижау шәһәрендә 60 ел яшим. Сталеваров урамында үзебез җиткергән хуҗалыкта гомер итәбез.
Матур гына тормыш көткәндә бер хәл булды. Бернинди җые­лышсыз, халык фикерен бел­мичә, «Ангарная» дигән автобус тукталышын мәчет янына күчереп куйдылар. Шәһәребездә бер генә мәчет булган чакта, халык күп йөргәндә тукталышка игътибар булмады. Тукталышны күчергәч, мәчеткә керем сизелеп арткандыр… Мәчет эчендә — буфет, каршында — кибет, мәктәп, янәшәдә — сату нокталары. Мәчет элек мәчет иде. Ә хәзер? Сату ноктасы, кием-салым, ризык, ит склады, мәктәп һ.б. Ярый, анысы заман таләбедер. Әмма җәмәгать транспортын да ул хәл итүе ошамый шул.
Ә эшли торган халыкка ниш­ләргә? Ул — заводлар тукталышы, кеше көне буе эшләп, арып кайтып төшә торган тукталыш. Бу тукталыштан Южная, Сталеваров, Тувинская, Владимировская урамнары (Азин урамыннан өстә), Иркутская, Трамвайная, Южная, Богдан Хмельницкий урамнары төшеп китә. Бу район халкы үзәккә баруга мохтаҗ. Күп мәсьәлә бу районда чишелми, тик­шерелми, күп оешмалар шәһәр үзәгендә урнашкан.
Беренче урында эш мәсьәләсе булса, икенче урында халыкның сәламәтлеге тора. Участок табиб­лары, шәфкать туташлары нинди кыен хәлдә калды? Бу районда яшәүче халыкның күпчелеге — өлкәннәр, биредә сугыш елы һәм сугыштан соң туган кешеләр яши. Олы яшьтәгеләр — хастаханә юлында. Аларга хастаханәгә барып кайту да зур проблемага әйләнде, табиблар чакыру да кыенлашты. Элек участок шәфкать туташы 70 яшьтән узганнарга атна саен бер кереп чыкса, хәзер күренми дә. Аларны гаепләп булмый. Җәмәгать транспорты бе­лән йөриләр алар, мәчет янында ук төшеп 4-5 урамга, бигрәк тә урман буендагы урамнарга кадәр ба­ру җиңел түгел. Болай да безнең сырхауханәдә табиб­лар җитми.
Кемнең йөрәге, намусы җитте тукталышны күчерергә? Күпчелек халык елына ике тапкыр булган зур бәйрәмгә генә бара мәчеткә, ә намазга картлар гына йөри. Шәһә­ребездә 3 мәчет бар, кемгә кайсы якын, шунда бара.
Тукталышны күчергәнче, халык белән сөйләшергә кирәк иде. Ник моны тып-тын гына эшләделәр? Без район башлыгына барып карадык. Ык-мык иттеләр, җавап бирә алмадылар.
Халык хәл итә торган зур мәсь­әләне болай тиз, астыртын, мәгълүматсыз хәл иткән кеше кем икән ул? Депутатлар нәрсә ди? Җә­мәгать транспорты бит ул, такси түгел. Шәһәрнең иң эшчән, тырыш халкыннан көлү булды бу. Әмма төзәтергә соң түгел. Ясаган тукталышны элекке урынга күчереп куйсалар, мең-мең рәхмәтләр булыр.
Бу хәл җәмәгать транспортының «кесә»сенә керү булды. Халык көчле ул. Юлын табар, үз машиналарына күчәрләр. Ә картлар…
Мин хатны сезгә – яраткан «Яңа­рыш» газетасына җибәрәм. Сезнең газетаны беренче номерыннан бү­генге көнгә кадәр яздырам, Ходай гомер бирсә, алдагы көннәрдә дә алачакмын (мәчет кибетенә килә). Укыйм, бер генә хәрефен дә калдырмыйм. Бу язмамны мин үземне борчыганы өчен генә түгел, халык соравы буенча яздым. Безнең буынга сугыш, сугыштан соң илне торгызу туры килде, түзем буын без. Хәзерге яшьләрнең безнең ниләр күргәнебезгә ышанасы да килми.
Бу хатны язуда бәлки мәгънә дә булмас, ләкин кайбер кешеләр укыгач, уйланырлар, тормышны табыш, акча белән генә үлчәмәсләр, дигән уй килә.

Редакциягә килгән бер генә хатны, мөрәҗәгатьне дә җавапсыз калдырганыбыз юк. Бу юлы да, хатка җавап эзләү максатыннан, турыдан-туры мәчеткә юл алдым. Әлеге хатта күтәрелгән сорауларга Фәнзил хәзрәт Гарипов җавап бирде:

– Беренчедән, 2011 елның сентябреннән бирле тукталыш рәс­ми рәвештә «Соборная мечеть», ягъни «Җәмигъ мәчете» дип атала. Икенчедән, безнең монда гомуми белем бирүче мәктәп бар, бу – социаль объект. Анда 200дән артык бала укый. Өченчедән, бик озак йөри торгач, иншәАллаһ, көч-хәл белән светофор куюларына ирешә алдык. Чөнки 5-6 тапкыр балаларны машина бәрү очрагы булды. Әлеге ханым искә алган «Ангарная» тукталышы да балалар өчен куркынычсыз түгел иде. Тукталыш көйсез, таулы, кышкы, язгы бозлавык вакытларында таеп китеп, бала автобус астына кереп китү куркынычы зур иде. Хәзер автобус килеп туктаган урында аның идәне тукталыш павильоны белән тигез. Автобустан чыккан кешегә бернинди баскыч та атлыйсы юк. Мәчеткә күп кенә өлкән яшьтәгеләр йөри. Алар анда көн саен йөри, Сания ханым әйтмешли, елга ике тү­гел. Җомга көнне мәчет бинасы исә намаз укучылар белән тула. Без тукталышны төзекләндерүне сорап, җитәкчеләргә мөрәҗәгать иттек. Без аны мәчет янына урнаштыруны сорамадык. Шушы урыннан Тракторный урамына кадәр комиссия карап йөрде (комиссия составында район башлыгы, мөфти, ИПОПАТ, юл хуҗалыгын төзекләндерү оешмасыннан вәкилләр — барлыгы 7-8 кеше иде). Барлык документлар да бар, кирәк булса күрсәтә алабыз. Алар барып карадылар, киңәшләштеләр, куркынычсыз, иң уңай урын шунда дип таптылар. Тукталышны бу урынга куярга кирәк дигәч, без дә бик озак уйладык.Чөнки аны бирегә күчергәч, машина парковкасы өчен тәгаенләнгән зур гына мәйданны югалта идек. Ул мәйданны тукталыш кую, халыкка уңайлы, балалар өчен куркынычсыз булсын өчен корбан иттек дияргә була. Тукталыш мәчеттән еракта булган чакта Рамазан айларының берсендә бер әбине машина бәреп, гомере өзелгән очрак та булды. Мин үзем бик күп вакыт автобус белән йөрдем, ул урынның куркынычсыз, уңай түгел икәнен беләм. Безнең өчен иң мөһиме – куркынычсызлык, балаларның иминлеге иде.

— Әлеге сорауны хәл иткәндә халык белән сөйләшү булдымы?

— Халыкны җыеп сөйләшү булмаса да, тукталышны мәчет янына күчерүне сорап, мөрәҗәгать итү­челәр бик күп булды. Мин аң­лыйм: мәчеттән Тракторный ягына таба якынрак торучылар өчен бу бик уңайлы түгелдер. Әмма фикерләр төрле: тукталыш мәчет янына күче­релгәч, рәхмәт әйтеп шалтыратучылар, язучылар да күп булды. Район башлыгына, шәһәр башлыгына да Рәхмәт хатлары булган. Бу хакта район хакимиятендә узган киңәшмәдә хәбәр иттеләр. Безгә ата-аналар комитетыннан бик күп Рәхмәт хатлары килде. Кабатлап әйтәсем килә: безнең алдыбызда тукталышны мәчет каршына күчерү дигән максат тормады. Сүз куркынычсызлык турында барды. Әгәр Азин урамындагы тукталышларны алсаң, аларның берсе дә бу тукталыш кебек тулысынча таләпләргә туры килми. Монда автобус кереп туктасын өчен кесә кебек урын да бар, ул туктаганда башка транспортларга йөрергә комачауламый. Автобус павильоны да бар, ул павильонның платформасы тиешенчә эшләнгән. Барлык заманча таләпләр дә үтәлгән.

— Мәчеткә: «Тукталышны нигә күчердегез?» — дип канәгатьсезлек белдереп килүчеләр булмадымы?

— Турыдан-туры мәчкеткә килүче булмады, әмма канәгатьсезлек белдерүчеләр барлыгын ишеттек.

— Әгәр халык каршы чыкса, тукталышны яңадан элекке урынына күчерү турында сүз каралса…

— Гомумән сорауның болай куелуы дөрес түгел, мәчеткә йөрү­челәр (җомгада меңнән арта), ­укучы балалар, аларның әти-әниләре, мәчет янында яши торган картлар, ветераннар – халык түгелмени?
Бу тукталышны төзеклән­дер­гән­дә заманча таләпләргә туры килерлек тукталыш урыны тапмадылар. Чөнки бу урамда шәхси йортлар урнашкан. Автобус эчкә кереп туктарлык мәйдан эшләү өчен, тукталышны кемнең дә булса өй алдына кертеп ясарга кирәк була. Кем аңа риза булсын? Әле бит ул күпмедер мәйданны гына биләп тору гына түгел. Игътибар итсәгез, автобус тукталышы булган һәр урында — һәрвакыт чүп, тәмәке төпчекләре… Ни генә ташламыйлар, ничек кенә пычратмыйлар. Кем өй каршында тукталыш куярга риза булсын?! Комиссия урын эзләп, тикшереп йөрде бит инде. Бу — мәчет хәл иткән эш түгел.
Һәм тагын шуны өстәп әйтәсе килә: бүгенгесе көндә ошбу тукталышны көненә ике тапкыр мәчет хезмәткәрләре җыештыра. Андый-мондый хәлләр булмасын дип, тукталышка каратып, 3 видеокамера куелган. Аннан тәүлек буе күзәтү алып барыла.
Әгәр халык таләпләре буенча элекке урында тукталышны яңадан торгызырга, ассызыклап әйтәм, күчерергә түгел, торгызырга, дигән карар чыга икән, мәчет әһелләре моңа һич каршы түгел. Халыкка уңай булсын өчен «Соборная мечеть» тукталышы да эшен дәвам итсен, «Ангарная» тукталышын да бөтен таләпләргә туры китереп, яңадан булдырсыннар. Шәһәребездә бер-берсенә якын торган тукталышлар бар. Шуңа күрә монда бернинди проблема булырга тиеш түгел, минемчә.
Мәчеткә барып, менә шундый җавап алдым.
Ул төбәккә баргач, яңа тукталышта бик озак автобусларны каршы алып, аннан төшкән кешеләрнең фикере белән кызыксындым. Фикерләр төрле булды. Кемдер яңа тукталышны хуплады, рәхмәтләр яудырды. Кемдер кис­кен рәвештә тәнкыйтьләде, кайтып йөрергә уңай булмавына зарланды. Тукталыштан бер төркем балалар, дәресләре тәмамланып, кайту юлына юнәлде. Бу тукталыш, хәзрәт әйткәнчә, барлык таләпләрне күздә тотып, уңайлы итеп эшләнгән. Мәчет янәшәсендә булгангамы, тукталыш янында бер чүп тә, бер транспорт билеты да ташлаучы юк, тирә-як чип-чиста булуына игътибар иттем.
Элек булган тукталыш урынына да бармыйча калмадым. Андагы күренеш бигрәк тә кәефне кырды: биредә чүп өеме хасил булган. «Менә шунда тиешле вакытта чүп алып китә торган машина килә. Ә кешеләр чүпләрен машина килгән ва­кытка чыгармыйча, теләсә кайчан таш­лап калдырырга күнегеп китте. Тук­талыш монда чакта мондый хәл юк иде әле», — ди шушы тирәдә гомер итүче Гөлнара Мухачева. Яңа гына бу күренешне юкка чыгару максатыннан чүп савытлары китереп куйганнар күрәсең. Әлегә ул чүп савыты буш тора.
Ишеткәннәремне, күргәннә­рем­не барын да бернинди үз­гәртүләрсез, тасвирлап язып үттем. Кал­ганын газета укучылар хөкеменә тапшырам.
Әлбәттә, сезнең тарафтан да төрле, бер-берсенә каршылыклы фикерләр булыр. Һәркем үзенә уңай булган якны яклар. Акыл ияләре каршылыкта, бәхәстә дөреслек туа, дип язып калдырсалар да, минемчә, халкыңа, милләтеңә, динеңә хөрмәт булмаганда, боларның барысы да буш гамәлләр.

Элмира Нигъмәтҗан.