Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Тукай әсәрләре үлемсез
25.04.2018

Тукай әсәрләре үлемсез

Балаларга туган телебезне өйрәтүне Габдулла Тукай иҗа­тыннан башка күз алдына китереп булмый. Аның шигырьләре, табышмак, әкиятләре белән балаларны уку елы дәвамында́ таныштырып барабыз. Ә апрель аенда аның иҗатын гына түгел, тормыш юлын да өйрәнәбез. Сөекле шагыйребез калдырган иҗат мирасы — безнең горурлыгыбыз. Габдулла Тукайның кайсы гына әсәрен алсаң да, анда әхлак, тәрбия, туган якка мәхәббәт тәрбияләү максаты куелган. Аның шигырьләрен тыңлагач, балаларда туган телгә, табигатькә карата кызыксыну, хөрмәт хисләре уяна.
Балалар бакчасында хезмәт итү дәверендә сабыйлар белән генә түгел, ә аларның әти-әниләре белән дә эшләргә кирәклегенә төшендем. Туган телгә, язучыларыбыз иҗаты белән алар да кызыксынырга тиеш. Әгәр бакчада өйрәнгәннәр өйдә ныгытылмаса, нәтиҗә юк дәрәҗәсендә. Габдулла Тукай иҗа­ты, минемчә, һәркемдә кызыксыну уята. Мин моны әниләрнең җавапларыннан да күрдем.

Лилия Зарипова: “Балаларга Тукай­ның шигырь-әкиятләрен Әгержедәге әби­ләре күбрәк укый. Ул аларга Казаннан Тукайның «Су анасы», «Шүрәле» китапларын да алып кайт­кан иде. Шушы ике әкият аеруча ошый балаларга. Йокларга яткач, 3 яшьлек Илһамнан: “Нинди әкият сөйлим?” — дип сорасаң, аның җавабы бер була: «Су анасы». Ул аны хәзер үзе дә сөйли белә инде. Бу әкиятнең Илһамга шулкадәр тәэсир иткәненә бер мисал.
Паркта йөрибез. Бер бала эскәмиядә уенчыгын онытып калдырган. Илһам бу машинага карап-карап торды да: «Моны алырга ярамый. Әнә теге әкияттә Су анасының тарагын алган малайны әнисе бик нык ачуланган. Беркайчан да кеше әйберенә тияргә ярамый», — дип шаккатырды. Бу хәлдән соң Тукай әкиятләренең сабыйга ничек тәэсир иткәнен, тәрбияви әһәмиятен тагын да ныграк аңладым.
Балаларыбыз Шүрәлене дә бик яратып тыңлыйлар. Моннан тыш, «Кызыклы шәкерт», «Бала белән кү­бәләк» шигырьләре, «Кәҗә белән сарык» әкияте дә ошады аларга. Татарча барысын да аңлап бе­термәсәләр, русчага тәржемә итәм. Асель кичләрен өйдә концерт куйганда «Туган тел»не җырламый калмый.
Тукай әсәрләре балаларны эш сөяргә, ялкау булмаска, туган телне яратырга өнди, чит кеше әй­берләрен сорамый алырга ярамаганлыгын аңлата. Мәктәптә укы­ганда, безне дә Тукай шигырьләре аша тәр­бияләделәр. Тукай иҗаты — үлемсез”.

Лилия Кашапова: “Өйдә Габдулла Тукай әкиятләреннән төзелгән мульт­фильм бар. Ул татар телендә. Улым Кәрим ул мультфильмны карарга ярата. Тычканның сөткә ничек төшкәнен, кояшның баланы урамга чакыруы, ә тырыш малайның аңа бирешмәве турында бик кызыксынып карый. Үзем татар телендә бик яхшы укый алмыйм. Әнкәй аңа “Гали белән кәҗә”, “Бала белән күбәләк”, “Ялкау песи”, “Кызыклы шәкерт” шигырьләрен сәнгатьле итеп укый. Аларны тыңлап, карап, улым үз хаталарын төзәтә”.

Гөлназ Газина: “Габдулла Тукай шигырьләрен нишләптер өйдә укыганыбыз юк. Шулай да, бакчада өйрәнгән шигырьләрне, әкиятләрне ул безгә сөйли, без рәхәтләнеп тыңлыйбыз. Без моңа бик шат. Кайчак Тукай шигырьләре аша безне дә тәрбияләп куя. Хәзер инде кызым үзе дә укый белә. Китапханәгә барып, Габдулла Тукай шигырьләрен, әкиятләрен алырга кирәк булыр. Бергәләп укырбыз”.

Ләйсирә Юсупова,
Ижау шәһәре, 107нче балалар бакчасының татар теле белгече.