Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Ижау — иҗат мәйданы - Тукай — Әстерханда
25.04.2018

Тукай — Әстерханда

Янә апрель. Янә без сокланып та, юксынып та бөек Тукаебызны искә алабыз. Әлеге язмада шагыйрь үткән юлның бер кыска гына мизгеле турында сөйлисе килә.
Әгәр дә юл чыгымнарына җитәрлек акча туплый алса, Тукай сәяхәткә чыгып китәргә хыяллана. Бу — 1911 ел.  Җәйгә кадәр, яз башында ук беренче пароход белән  Әстерханга — Сәгыйть Рәмиевкә кунакка, аннан бергәләп кыргыз-казах далаларына кымызга барырга ашкына ул. Шагыйрьнең сәламәтлеге какшау, әмма яшәү дәрте чиксез. Бөтен җәйне Иделдә үткәрергә, әгәр җай чыкса, бер-ике атнага Истанбулга барып, аны күреп кайтырга теләге барлыгын белдереп дусларына хат яза.

«Бу ел апрель ахырында Ка­занның «Самолет» ширкәтенең «Тургенев» исемле пароходына утырып Әстерханга сәфәр иттем. Урыным 3 нче класста иде. Пароход эчендә кеше күп булса да, миңа ярарлык, сөйләшеп утырырлык берәү дә күренми иде. Эчем пошкач, «приличие» — фәлән рамкасына кы­сылмаган, простой 4 нче класс халкы арасына чыга идем» (Г. Тукай. «Кечкенә сәяхәт»). Анда чыгу бушка китми, карап торырлык, шагыйрьне уйландырырлык вакыйгалар бул­галый.
Пароход киң Идел буйлап түбән төшә. Сембер, Самара, Саратов артта кала. Кесә ягы такыр булгангадыр, пароходта сатыла торган ризыкны кыйммәтсенеп, Тукай юлына җитәрлек ашау-эчүне тукталган калаларда сатып алу ягын кайгырта. Сузып-сузып кычкыртып «Тургенев» Царицын белән хушлаша. Киң Иделкәй буйлап һаман аскарак төшә.

Тукай әле менә болай дип тә яза: “Мин чыгып барганда (4 класска) бер зур корсаклы урыс, бармагы белән төртеп, әллә кемнәргә мине күрсәтә: “Смотрите: барышня!” –ди. Минем хатыннар чәче кеби йомшак, озын чәчем җилкәмә салынып төшкән. Кулларым гадәттән тыш нечкә. Гәүдәм дә нәфис булганга, чынлап та “барышня”га охшаганмындыр шул”. Шушы урында туктап, Тукайның тышкы рәвеше турында берничә сүз әйтәсем килә. Тукайның йөзе безнең күзаллауга берничә фо­тосурәт аша кереп калган. Алар арасында Тукайның озын чәчле бул­ганы юк. Язучылар, рәссамнар, җырчылар ирекле идеяләр йөртү­че булып санала, аларга озын чәч йөртү, башкачарак киенү хас күренеш. Мисал өчен, Тукайның замандашлары — Галимҗан Иб­ра­һимов, Максим Горький шун­дый­лардан булган.
Татарларга килгәндә, безнең ир-атлар күнегелгән гадәт буенча чәчләрен кырдырып алдырганнар. Әмма бернинди изге китапларда да мөселманнарның чәчләрен пеләш итеп алдырырга тиешлеге турында язылмаган.
Мин Габдулла Тукайны җил­кәсенә кадәр озын чәчле итеп күз алдына китерергә теләдем. Миңа аның тормышының һәр мизгеле, һәр хәрәкәте, тышкы чагылышы кадерле. Һәм мин шагыйрьне үзем ничек күзаллыйм, рәсемдә шулай ясарга тырыштым. Никадәр ясасам да, бер портрет та күңелгә ятмады. Менә нигә бер рәссам да аны озын чәчле итеп ясамаган икән, дигән фикергә килдем мин. Газета укучылар да Тукайны башка образда кабул итә алмаслар иде, ошамас иде аларга.
Шулай итеп Тукай пороход белән Әстерханга китә. Менә, ниһаять, ап-ак булып Әстерхан Кремле күренә. Пароход карлыккан тавыш белән каланы сәламли. «Тургенев» Әстерханга килеп туктый. Басма сузыла. Халык төркеменә ияреп, Тукай да ярга аяк баса. Аны каршы алучы берәү дә күренми. Гадәттән тыш тыйнаклыгы аркасында, килүен белгертеп, ул беркемгә дә телеграмма бирмәгән.
Як-ягына карангалап торгач, извозчикны чакырып ала.  «Люкс» кунакханәсенә туктап, кәрзинен бүлмәгә кертеп куя да «Идел» газетасы редакциясенә китә. Ул вакытта Сәгыйть Рәмиев «Идел» газетасында сәркатип булып эшли. Редакция Әстерханның зур татар районы – Тияк бистәсендә, ике катлы агач йортның түбәнге катында урнашкан була.
Аның редакциягә килүе барсы өчен дә көтелмәгән вакыйга була.
Татар мәдәнияте учагы буларак, Әстерхан бу чорда, Казан белән Ырынбурдан кала, өченче урынны дәгъвалый. Ике хәйрия җәмгыяте — «Ислам» һәм «Ислам берлеге» —  шәһәрдә, бистә һәм авылларда мәктәп, мәдрәсәләр тоталар, мө­гал­лимнәргә хезмәт хакы түлиләр, татарларның мәдәни һәм гыйлем эстәү ихтыяҗлары өчен чыгымнарны күтәрәләр. Әстерханда үзешчән театр труппасы эшли, татар мәгарифе файдасына спектакльләр күрсәтәләр.
29 апрель санында «Идел» газетасы танылган шагыйребез Габдулла әфәнде Тукаевның  Әстерханны хөрмәт итеп кунакка килүен белдереп игълан бастыра.
Биредә аны бик җылы каршы алалар, кунакларга чакыралар. Ул монда озын чәчен кистерә. Күрәсең, аның чын-чыннан та­тар шагыйре булып күренәсе килгән. Әстерханда төшкән фото­сурәтләрдә Тукайның чәче кырып алдырылган. Бәлки бу Әстерханда бик кызу булганлык белән дә бәйледер.
Ә бер атнадан Тукайдан Казанга — Әхмәт Урманчиевка хат китә. «Мин – Әстерханда. Монда айга якын торырга исәплим. Икенче хатымда, шәт, рәсемнәр өчен тема, әгәр барып чыкса, мәкаләләр һәм шигырьләр  җибәрермен. Ә хәзергә кунакка йөрим. Кымыз эчәм, ит ашыйм. Көннәр матур тора. Тәнемә һәм рухыма көч өстәлүен тоям. Квартира да ярыйсы. Сәгыйть белән бергә яшибез».
Өч атна Рәмиев хозурында яшәгәннән соң, Тукай Идел аръягындагы Калмык базары дигән авылда яшәүче мөгаллим Шәһит Гайфи янына күченә. Мәктәп бинасында хуҗа белән бер бүлмәдә яши. Йокысы килсә, ятып йоклый, укырга теләге бар икән — укый. Өйдә яту туйдырса, Идел ярына чыгып, тупыл күләгәсендә суда йөзеп баручы көймә, пароход, баржаларны күзәтеп хозурлана. Шат күңелле, тапкыр сүзле, уйлы-фикерле Шәһит-учитель шагыйрь күңеленә хуш килә. Ул сәхнәдә дә уйный, фотосурәт төшерү белән дә шөгыльләнә, карикатуралар ясарга да маһир. Әстерханның танылган фотографы, популяр  открыткалар нәшер итүче И. М. Бочкарев белән дә дуслыгы бар.
Тукайның Әстерханга килүенең бер шаһиты булган Вәлит Алиев болай дип яза: “Сәгыйть Рәмиев һәм Даут Мөхәммәдиев аны доктор Нариман Наримановка алып бардылар. Нариманов Тукайның авыруын карагач: “Бер-ике ел элгәре килү кирәк иде, — дигән. Шулай да аңа көч җыярга, кымыз эчеп карарга киңәш биргән”, – дип яза.
Барсы да яхшы була, әмма Тукай ял итә белми. Башында бик күп уйлар, кулы үзеннән-үзе каләм һәм кәгазьгә үрелә. Казанда аны эш көтә.

Менә ни дип яза Вәлит Алиев: “Габдулла Тукайны Әстерханнан бик олылап озаталар. Тукай Әстерханнан I класста, аерым каю­тада китте. Ул үзе дә килгәндәгедән күп үзгәргән иде: башына эшләпә, өстенә европача тегелгән яхшы костюм кигән. Ак яка салып галстук бәйләгән, кымыздан соң шактый тазарган һәм матурайган иде”.
Рәхәт көннәр тиз уза. Китәр вакыт җитә. Хушлашыр алдыннан дусларның фотосурәткә төшәселәре килә. Тукай рәсемгә төшәргә яратмый. Күрәсең, аны Шәһит Гайфи үгетләп ризалаштыргандыр, менә алар бутофор көймәдә утыралар.
Тукай Әстерханнан июнь аенда, каладан да, аңа кадер-хөрмәт күрсәтергә тырышкан әстерханлылардан да бик риза-бәхил булып кайтып китә. Кунакта рәхәт булса да, өйдә уңайлырак. Озак кунак булсаң, анысы да туйдыра. Шагыйрь Казанын, Печән базары янәшәсендәге «Болгар» кунакханәсенең нәни бүлмәсен сагынып кайта.
Әмма рәхимсез авыру үзенекен итә. Әстерханнан кайтканнан соң ул ике елга якын гына яши.

Язманы, төрле чыганаклардан туплап, Әхәт Фаррахов әзерләде.
Әхәт Фаррахов рәсеме.