Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Туймазы – татар ягы
27.08.2020

Туймазы – татар ягы

21 августта Бөтенроссия фәнни-практик, тарихи конференциянең икенче өлеше Баш­кортстанның Туймазы районы Төмәнәк авылында үтте. Беренче тукталышыбыз Туймазы татар драма театрында булды. 20 еллык тарихы булган театрга экскурсия ясап, спектакль тамаша кылганнан соң, без Туймазы шәһәре читендә урнашкан “Төмәнәк” исемле татар иҗтимагый, тарихи-мәдәни үзәгенә юл тоттык. Төмәнәк авылының урта мәктәбе ишегалдында урнаштырылган “Аналар һәм сугыш еллары балалары истәлегенә” исемле һәйкәлгә чәчәкләр салу тантанасында катнаштык. Алга таба без Инәкиләр чишмәсенең шифалы суын авыз иттек, “Ак өмет” мәчете, мәдәният йорты белән таныштык һәм “Бабай утары” дип аталган татар авылына юл тоттык.

Фәнир Галимов: “Ярдәм итмәсәләр итмәсеннәр, тик комачауламасыннар гына”

Башкортстанның Туймазы районы Төмәнәк авылында туып-үс­кән композитор, җырчы, шагыйрь, Россиянең мактаулы энергетигы Фә­нир Галимовны белмәүче сирәктер. Исәпли китсәң, дәрәҗәләре бик күп. Фәнир Гыйльметдин улы — даими партнерларының ныклы ышанычын яулаган предприятие җитәкчесе. Шулай ук ул — Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татар­станның атказанган артис­ты, Туймазы шәһәренең шәрәфле шәхесе, җыр җыентыкларыннан тыш, “Яшәүләрем — җыр минем”, “Синеке бит без, Төмәнәккәем!”, “Кемнәр соң без, Төмәнәк бабай?” китаплары авторы. Фәнир Галимов — “Бөтенроссия татар авыллары” иҗтимагый оешмасы Советы рәисе, Башкортстан Рес­публикасы Туймазы районы “Йолдыз” крестьян-фермер хуҗалыгы баш­лыгы да әле. Шифалы су, кымызны да үзләре җитештерәләр. Ул рес­публика торак пунктларын, Россия төбәкләрен электрлаштыру белән шөгыльләнүче “Ильфа” җәмгыятен дә җитәкли. Туймазы районындагы гармунчы-җырчылар арасында “Үзем җырлыйм, үзем уйныйм” исемле төбәкара конкурслар оештыруга да Фәнир Галимовның теләктәшлеге һәм матди ярдәме зур икән. Әлеге бәйге күренекле җырчы, тальянда уйнау остасы Фән Вәлиәхмәтов җитәкчелегендә уза. Исеменнән үк күренгәнчә, бу конкурста сәнгать осталары үзләре музыка коралында уйный, үзләре үк җырлый да. Ә уен коралына килгәндә, алар ике генә төрле — тальян һәм ике рәтле гармун. Сәнгать сынавын Фән ага үзенең иҗатын дәвам итүчеләрне табу һәм үстерү максатыннан оештыра. 2017 елда Туймазы районында беренче тапкыр “Ык буе авыллары Сабан туе” үтте. Әлеге үзенчәлекле Сабантуйга башлангычны да Фәнир Гыйльметдин улы салган. Фәнир әфәнде торгызган Инәкиләр чишмәсенең шифалы суын эчү барыбызга да озак истә калырлык мизгелләр бүләк итте. Гомумән алганда, Фәнир әфәнденең урта һәм кече эшкуарлыкны үстерү юнәлешендә иң зур теләге шул гына — административ киртәләр, аяк чалулар булмасын иде. “Ярдәм итмәсәләр итмәсеннәр, тик комачауламасыннар гына”, — диде ул. Әнә шундый күпләргә үрнәк булырлык, күңелендә дөнья гаме булган булдыклы шәхес ул!

Тарихи-мәдәни үзәк

Татармы син, башкортмы син —
Анда түгел мәсьәлә.
Татардан да, башкорттан да
Урыс туа — вәт бәла!
Менә кайда мәсьәлә…

Әнгам Атнабаев.

Үзәккә аяк атлау белән әнә шундый шигырь юллары каршы алды безне. Бүгенге көннең иң борчыган мәсьәләсе бит бу. “Төмәнәк” исемле татар иҗтимагый, тарихи-мәдәни үзәге бинасы дәүләт ярдәме белән түгел, ә Фәнир Галимов тырышлыгы һәм матди ярдәме белән төзелә. Тө­бәктәге татарларга төрле чаралар оештыру өчен төзелгән милли үзәк әллә кайдан балкып тора. Яңа милли оешмада төрле түгәрәкләр дә эшли. Балаларга туган телебез серләренә төшенергә, шулай ук татарча җырларга һәм биергә бөтен мөмкинлекләр бар монда. Татар халык җырлары һәм элекке елларда популяр булган эстрада әсәрләре яңгырый торган “Тәртип-ФМ” радио­каналы эшли. Бинада зур булмаган тамашалар залы да бар. Биредә һәрдаим төрле әдәби-музыкаль ки­чә­ләр, кызыклы очрашулар оештырыла. Үзәктә укытучылар да еш кунак. Шәһәрдәге һәм райондагы татар укытучылары белән бергә баш­корт мөгаллимнәрен дә уртак чараларга чакыралар. “Тел — милләт көзгесе” исемле түгәрәк өстәл артында сөйләшүләр мәктәпләрдә, аеруча каладагы белем учакларын­да татар һәм башкорт балаларына ана телен укыту буенча туган кыен­лыклар турында фикер алышалар. Милләттәшләребезнең биредәге кул эшләренә сокланмыйча мөмкин тү­гел. Музейлары да бай. Гомумән, төбәкләргә үрнәк алырлык эшләр күп монда!

“Бабай утары”

Фәнир Галимовның тагын бер зур эше — Төмәнәк авылы янындагы “Бабай утары” дип аталган тарихи татар авылы. Ачык һавадагы музей-утар соңгы өч гасырны бергә тоташтыра. Шул дәвердә бабаларыбыз яшәгән йортлар да, мунчалар да, абзарлар да, хәзерге заман корылмалары да бар анда. Кымыз ясау, бал кортлары йортлары, алачыклар һәм башка каралты-куралар тарихыбызга алып кайта. Ачык һавадагы музей сирәк очрый торган корылмалары белән сокландыра. Гасыр ярымлык тарихы булган җил тегермәне — нәкъ менә шулардан. Аны Фәнир Галимов Чуашстаннан кайтарт­кан. Борынгы хәлендә ничек булса, шулай корып та куйганнар. Матур табигать кочагындагы татар авылы ел әйләнәсе эшли. Кышын биредәге таудан чаңгы-чанада шуалар икән. Җәй көн­нәрендә исә биредәге буада балык каптырырга, су коенырга мөмкин. “Бабай утары” иҗат әһелләрен дә үзенә җәлеп иткән. Журналист, документалист һәм кинорежиссер Нәсүр Юрушбаев биредә “Нигез-йорт” исемле яңа кыска метражлы нәфис фильмын төшергән. Шулай ук биредә татар хатын-кызларының “Ак калфак” оеш­масының “Җырлыйк әле” исемле сәнгать конкурсы да узган. Анда республиканың төрле районнарыннан килгән фольклор ансамбльләр үз сәләтләрен күрсәткәннәр. Җәй көннәрендә биредә балалар ял итә, алар өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Алар ял итеп кенә калмый, белемнәрен арттыралар, сәләтләрен үстерәләр. Спортка да күп вакыт бүленә. Волейбол, футбол, теннис һәм башка спорт төрләре белән шө­гыльләнергә шартлар тудырылган. Кыскасы, “Бабай утары”нда олысына да, кечесенә дә бик кызыклы. Биредә һәркем үзенә шөгыль таба ала.

Үрнәк алып эшлик

“Ык буе бассейнының тарихи үсе­шендә кеше һәм табигать. Азнакай районы торак пунктларының, Көнчыгыш Татарстанның ТАССР һәм татар халкы үсешенә, икътисады­на керткән өлеше” дигән темага ба­гышланган конференциянең тү­гәрәк өстәле “Бабай утары”нда тәмамланды. Түгәрәк өстәлдә без әлеге якларның тарихы, 180 язучы, тарихчы кергән “Илһам” әдәби берләшмәсенең китап күргәзмәләре белән таныштык. Конференциядә катнашучылар Фәнир Галимовның туган якны өйрәнү һәм туризм буенча эшен нигез итеп алып, үрнәк алып эшләргә дигән фикергә килделәр. Тарих­чы, Төньяк районнарның имам-мөх­­тәсибе Илмир Касимов үзенең чы­­гышында Удмуртиядә “Яңарыш” газетасы чыгуы һәм һәрвакыт тарихи язмаларын газетага биреп баруын искәртеп үтте. “Күп кенә тарихчылар язмаларын китап нәшер ителмичә, дөньяга чыгармыйлар. Газета битләрендә әлеге язмалар алдан бастырылгач, халык күбрәк кызыксына башлый. Газетада басылгач, ул Интернет челтәренә дә чыга. Шуңа күрә мин сезгә язмаларыгызны газетага би­рер­гә киңәш итәр идем”, — диде ул. Татарстанның танылган тарихчы-археологы, атказанган фән эшлек-лесе, Татарстан Республикасының туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте рәисе Альберт Борһановка әле күптән түгел генә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә дөнья күргән Татар Базары бистәсе тарихына багышланган “История татарской слободы Ижевска”, “Татары Балезинского района Удмуртской Рес­публики” китапларын, “Яңарыш” газеталарын бүләк итте. Шунысын әйтеп үтәргә кирәк: Илмир Касимовның чыгышы иң үтемле чыгышларның берсе булды. Халык дәррәү килеп кул чапты. Кыскалыкта — осталык, диләр бит. Ул тыңлаучыларның игътибарын тирән белеме, халыкка җиткереп сөй­ли белүе белән җәлеп итте. Конфе­ренциядә чыгыш ясаучыларның эш­лә­реннән зур гына китап нәшер ителгән. Китапта укытучы Вәсилә Хәкимованың — «Из опыта работы клуба: “История, язык и твор­чество татарского народа в Татарской слободе города Ижевска» исемле эше урын алган. Вәсилә Харис кызы әлеге эше өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Әнә шундый эчтәлекле зур сәя­хәттә булып кайттык без. Әлеге сәяхәт өчен тарихчы Альберт Бор­һановка, Удмуртия татарларының милли-мә­дәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасовага һәм транспорт компаниясе җитәкчеләре Равил, Рөстәм Шәрәфиевләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Рәфилә Рәсүлева.