Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Тугры дусларыбызны бүләк көтә
1.11.2017

Тугры дусларыбызны бүләк көтә

Әйләнә дә килә җәйләр, әйләнә дә килә язлар.
Китә читләр, китә ятлар, янда кала тугры дуслар…

Күпсанлы тамашачыларын ятим калдырып, кинәт кенә арабыздан китеп барган Хәния Фәрхи репертуарындагы әлеге җыр сүзләре әйтерсең лә безнең “Яңарыш”ыбызга карата иҗат ителгән.
2017 ел өчен матбугатка язылу кампаниясе әле яңа гына барган кебек иде. Инде киләсе 2018 ел өчен язылу башланганга да ике ай узды. Ел саен тиражыбызны саклап килсәк тә, кызганычка каршы, соңгы елларда газета-журналларга язылу авырдан бара. Моңа элемтә бүлекләре аша язылу бәяләренең күп тапкырларга артуы да тәэсир итте, шулай ук мәгълүмат кырында сайлап алу мөмкинлегенең киңәюе дә эзсез калмады. Хәзер яңа мәгълүматларны теләсә кайсы чыганактан белеп була: телевизордагы төрле каналлар дисеңме, Интернет, телефон, радио һәм башкалар. Шулай да, элек-электән иң үтемлесе булып газета саналды һәм шулай булып кала да.
Хәзерге көндә төп максатыбыз – газета укучыларны югалтмау, мөмкинлек булганча алар санын ишәйтү. Ходайга шөкер, бу эштә без ялгыз түгел. Ел саен ярдәм кулы сузучы милләттәшләребез булу белән без чиксез горурланабыз. Аларның газетага яздыру, тарату эшләрен һич авырсынмыйча башкарулары алдында рәхмәтебезне белдереп, баш иябез. Флүрә Гыйльванова киләсе ел өчен 38 газетага яздырды инде, бүгенге көндә 36 газетаны тарата, Рәйсә Насыйпова — 23 (23), Гөлфирә Малтабарова – 22 (22), Гөлназ Галиева (Металлурглар шәһәрчегендәге базар) – 17 (18), Рәхилә Тимкина – 11 (13), Гөлисә Зарипова – 26 (29), Люция Насыйбуллина – 10 (13), Зөлфия Шәйхрамова – 13 (12), Гөлфия Гыйльфанова – 17 (13), Лена Төхвәтуллина — 16 (18), Нурсинә Минаҗева – 14 (15), Фәйзия Нуриәхмәтова – 14 (15), Халидә Шакирҗанова – 14 (13), 107нче балалар бакчасы 13 (12) газетага яздырып, тиражыбызны саклауга үзләреннән лаеклы өлеш керттеләр инде. Зөһрә апа Камалиева ел саен үзе яши торган якта милләттәшләребезне берләштерү, оештырган ноктаны саклау өчен күп көч куя. Ул Пермская урамында урнашкан “Граница” клубына барып алу шарты белән 30 милләттәшебезгә газетаны яздырган. Без аңа һәм тәкъдимебезне шатланып кабул иткән әлеге клуб хезмәткәре Рәмзия Стерховага рәхмәтләребезне белдерәбез.

Калган нокталарда язылу әле дәвам итә. Киләсе саннарда алар турында да мәгълүмат бирәчәкбез. Ләкин узган еллар белән чагыштырганда, кайбер нокталарыбызда язылу бераз сүлпән бара. Мәсәлән, Тимерьюлчылар мәдәният йортына барып алучылар 10 (бүгенге көндә 50 кеше ала), “Иман нуры” мәчете — 17 (34), Үзәк мәчет – 16 (35), “Спартак” халык иҗаты йорты – 48 (120). Әлбәттә, боларның сәбәпләре төрле. Матбугатка язылу башлангач, газетаны “Спартак” халык иҗаты йортына барып алучылар бераз аптырашта калган иделәр. Чөнки әлеге йортның җитәкчесе: “Заман таләпләре буенча, бина автоматлаштырылган сакка куелачак, шул сәбәпле аның ишекләре хәзерге кебек теләсә кайсы вакытта ачык булмаячак. Бу бирегә газетаны алырга килүчеләр өчен уңайсызлыклар тудырачак”, — диде. Ләкин борчылыр урын юк. “Спартак”та үзгәрешләр булганнан соң газетаны атна саен янәшәдә генә урнашкан Муса Җәлил исемендәге китапханәдән кереп алырга мөмкин булачак. Газетага язылырга теләүчеләр “Спартак” халык иҗаты йортында эшләүче Резидә Миркасыймовага, Мәдинә Шәфыйковага, редакциягә мөрәҗәгать итә алалар.

Алманың авызга төшкәнен көтмик

Кайбер нокталарда “Бушлай газета килер әле”, — дип көтеп утыручылар да бар. Әйе, быел сайлау алдыннан депутатлыкка кандидатлар Устинов районында яшәүче өлкән яшьтәге милләттәшләребез өчен милли басмабызны бушлай яздырганнар иде. Алар башка район буенча сайлану сәбәпле, әлеге районда киләсе ел өчен газетага яздыруны оештыручы булмаячак. Димәк, алма пеш, авызыма төш, дип көтеп ятканчы тизрәк үзегезгә барып алырга җайлы ноктаны сайлап яки почта аша газетага язылып кую хәерлерәк. Яшермибез, мондый бәхет елмаючылар бар. Мәсәлән, Вилнур Галиев (Габдулла Галиевның оныгы) Әгерҗе районы Кырынды авылында яшәүче өлкән яшьтәге 33 авылдашына киләсе ел өчен газетабызны яздырып бүләк итте. Моның өчен без аңа чиксез рәхмәтлебез. Үз изгелеге үзенә меңе белән кире әйләнеп кайтсын.

Дусларыбыз арта

Соңгы араларда Камбарка, Сарапул районнарындагы мил­ләттәшләребез белән узган очра­шуларның эзсез югалмавы сө­ен­дерә. Камбарка районы Шолья авылыннан Наилә Хәбибуллина вәгъдә итеп калганча 10 газетага яздырган инде. Кама авылында, Камбарканың үзендә яшәүче милләттәшләребез дә калышмас­лар, биргән сүзләрендә торырлар дип ышанабыз. Шулай ук Дулесово авылында яшәүче Вәсилә Гаязовна һәм милләттәшләребезне берләштереп торучы “Дуслык” ансамбле дә бу эшкә алынырга теләкләрен белдерделәр.
Ә Уральскийда очрашу вакы­тында Әнфис абый Сали­ховның: “Яңарыш”тан башка яшәүне күз алдына да китерә алмыйбыз. Удмуртия татарлары тормышы турында “Яңарыш”тан гына белеп була. Безгә һәр язма кызыклы. Газетаны башыннан ахырына кадәр укып чыгабыз. Мәчеткә килүчеләрне дә газетага язылырга чакырам. Үзем күптән почта аша язылып куйдым инде”, – дип сөйләве күңелгә сары май булып ятты. Тамчыдан күл җыела дип юкка гына әйтмиләр. Шулай күмәк көч белән тиражыбызны сак­лап калырбыз дип ышанабыз. Тираж ул — газетаның соңгы битендә вак кына язылган сан гына түгел, ә Удмуртиядә яшәүче татарларның бердәмлеген, көчен күрсәтүче дә сан. Бүгенге көндә бу аеруча мөһим.

Ольга алдында оят

Башка милләттән булуына карамастан, ел саен беренчеләрдән булып 40 милләттәшебезгә газетаны яздыручы Ольга Янгирова (Богдан Хмельницкий урамы) узган ел: “Мин татарларны бик хөрмәт итәм. Татарча җырларны да яратып тыңлыйм. “Яңарыш”ны укучыларга чын күңелемнән ярдәм итәсем килә. Шуңа күрә бик теләп газетага яздырам һәм һич авырсынмыйча таратам”, — дигән иде. “Афәрин!” – дип мактыйсы гына кала аны. Чөнки кайчакта татарлар арасында да болай фикер йөртүчеләрне, ул гына да түгел атна саен газета өләшеп йөрергә теләк белдерүчеләрне табу кыен. Шушы көннәрдә ул: “Быел газетага язылучылар аз әле. Кыйбатланган, язылмыйбыз, диләр. Инде нишләргә дә белмим”, — дип борчылып шалтыраткач, үзебез дә аптырашта калдык. Ольга ханымга фидакарь хезмәте, татарларга карата хөрмәте өчен тагын бер тапкыр зур рәхмәт. Ә газетаны кыйммәт диючеләр белән математиканы искә төшереп, бер мисал чишеп алыйк әле.

«Яңарыш»ка язылырга 10 сәбәп

Удмуртия элемтә бүлекләре аша газетага еллык язылу бәясе — 822 сум 79 тиен. Бу очракта сезгә газетаны почтада эшләүче хат ташучылар китерә. Ә Ольга Янгирова кебек редакциянең үз нокталарын оештыручы апа-абыйлар атна саен газетаны өегезгә китергәндә еллык язылу бәясе – 450 сум. Димәк, редакция нокталары аша язылганда 372 сум 79 тиен акчагыз янга калачак, газетаны да өегезгә китереп бирәчәкләр. Ә газетаны атна саен редакциягә, мәчетләргә, башка нокталарга үзегез барып алсагыз, язылу бәясе – 340 сум гына. “Яңарыш” газетасы өегезгә килсә, намаз вакытларын, телетапшырулар программасын эзләп, башка газета-журналларга языласы юк. Ел дәвамында Ижау сәхнәләрендә бара торган концертларның афишаларын да аның битләреннән таба аласыз. Газетага язылу турында квитанциясе булган кешеләр әти-әниләрен, туганнарын, якыннарын ташламалы бәяләр белән котлый алалар. “Яңарыш” газетасы атнага бер тапкыр 8 битле “Без бергә” кушымтасы белән чыга. Монысы газетаны укучыларга Татар­стан күчтәнәче. Ел саен газетага язылган тугры дусларыбызга төсле итеп эшләнгән календарь бүләк итү матур традициягә әверелде. Киләсе елда да “Яңарыш” дип язылган календарь сезнең йортның бизәге булачак. Инде хәзер нәтиҗә ясагыз: «Яңарыш»ка язылган кеше күпме ота!
Почта аша язылырга теләүчеләр игътибарына тагын бер белдерү җиткерәсе килә: 1-10 декабрь көннәрендә абунәчеләр ункөнлеге булачак. Бу көннәрдә газетага ярты елга язылу бәясе — Удмуртиядә 357 сум 18 тиен (411 сум 42 тиен), Әгерҗе районында 332 сум 34 тиен (382 сум 20 тиен). Декадада еллык язылуга ташлама ясалмый.

26 ноябрьдә “Спартак” халык иҗаты йортында “Яңарыш” газетасы редакциясе Удмуртия татарларының милли-мәдәни ав­тономиясе һәм Татарстан Республикасының мәдәният ми­нистрлыгы ярдәмендә дөнья күргән “Бердәмлекне җилкән итеп” дигән китапны тәкъдим итү кичәсе оеш­тыра. Бәйрәмдә газетага язылучылар арасында лотерея уйнатылачак. Уенда киләсе ел өчен газетага язылган һәркем катнаша ала. Моның өчен бәйрәмгә килгәндә газетага язылганлык турында квитанциягезне алып килүегез сорала, кемнәр язылмаган, бу көнне газетага язылырга мөмкин булачак.
Шуны да исегездән чыгармагыз: газетага язылган кеше матди яктан гына түгел, рухи яктан да отышта кала бит әле.

Рәмзия Габбасова.