Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Туган як кешеләре
12.11.2020

Туган як кешеләре

Икмәк пешерүче булып эшләүнең нинди авырлыгы булсын инде дип уйлый идем. Тик менә Можга икмәк комбинатының яшь директоры Рамил Рафил улы Галиев белән танышканнан соң минем фикерем үзгәрде.
“Сәүдә челтәрләреннән баш тар­тып, турыдан-туры сату итә баш­лагач, безнең бәяләр сәүдә чел­тәр­ләрендәгегә караганда шактый түбәнрәк. Аерма 30 процентка һәм күбрәк булырга мөмкин. Әлбәттә, табигый чималдан, консервантларсыз пешерелгән икмәк һәм башка ашамлыклар бөтен кешегә дә хуш килде. Сату ноктасына товарны көнгә биш тапкыр китерү дә кешеләргә ошый”, — ди Рамил Галиев.
Биредә пешерелгән тортлар ажиотаж тудырыр, икмәк комбинатының төп брендына әверелер дип кем уйлаган?! Оешмага дүрт ел элек эшкә килгән Наталья Бызова пешергән тортларны төрле тантаналарга сорыйлар. Монда эшләүче кондитерлар да, җитештерү җиһазларын көйләүчеләр дә, икмәк кибетләрендә сатучылар да ачык йөзле, ягымлы һәм иң мөһиме –һәрберсе һәрвакыт үз товарлары турында озак итеп сөйләргә әзер.
Можга икмәк комбинаты «Можгасыр» сөт продукциясе җитештерүче компания белән хезмәттәшлек итәр­гә дә әзер. “Хәзер можгалыларга икмәкне генә түгел, ә бәлки көн дә кирәк булган сөт һәм сөт ризыкларын бер урында (җитештерүче бәясе белән) сатып алу мөмкинлеге булачак. Без һәрвакыт салымнар түлибез, хезмәт хакыбыз “ак”, аның өстәвенә, хакимият хуплап тора. Мөмкинлек булганда, намус белән эшләргә кирәк”, — ди Рамил Рафил улы.
Можга татарларының милли-мәдәни автономиясенең җитәкчесе буларак, иҗтимагый эшләрдә дә бик актив катнаша ул. Уңышлар телибез аңа.

Ирина Мерзлякова, Можга шәһәре.