Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Туган як буйлап мәхәббәт белән
7.11.2018

Туган як буйлап мәхәббәт белән

31 октябрьдә “Туган як буйлап мәхәббәт белән” (“По родному краю с любовью”) проекты кысаларында Удмуртия республикасының милли-мәдәни оешма җитәкчеләре катнашында Сарапул шәһәрендә чаралар үтте.
Әлеге проект Еврей мәдәнияте иҗтимагый оешмасы, Удмуртия Респуб­ликасы Милли-сәясәт министрлыгы, Халыклар дуслыгы йорты тарафыннан 2011 елдан бирле тормышка ашырылып килә. Ул хакимият һәм җирле халык арасында элемтә булдыру, милләтләр арасында үзара дуслыкны ныгытуга юнәлдерелгән. Агымдагы елда социаль челтәрләр аша да унбер гаиләгә матди ярдәм җыелган. Проектны гамәлгә ашыру командасы инде унбер районда булып, күп балалы гаиләләргә ярдәм күрсәткәннәр.
Иң беренче без — хәйриячелек марафонында катнашучылар — Сарапул шәһәре башлыгы Александр Ессен белән очраштык. Шәһәр башлыгы күп балалы гаиләләргә эш урыннары җитмәгәнлеген, тузган торак белән мәсьәләләр чишелмәгәнен әйтеп үтте һәм шәһәрнең яңалыклары белән таныштырды. Сарапул “ТОСЭР” статусы алгач, 1000 эш урыны барлыкка килде. “Респираторный комплекс” оешмасы ачылгач, 90 эш урыны барлыкка килде. Туризм киң җәелеп бара. Быел инде безгә 105 теплоход килде. Бездә эшмәкәрлеккә юл ачык, идеяләрне кабул итәбез, хезмәттәшлек итәргә чакырабыз”, — диде ул үз чыгышында.
“Электрон” милләтләр мәдә­нияте үзәге” мәдәният сараенда Сарапул шәһәренең милли-мәдәни үзәге җитәкчеләре, активистлары белән түгәрәк өстәл үтте. Еврей мәдәнияте иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Марк Гольдин әйтүенчә, проектның икенче максаты — җирле милли-мәдәни оешмаларның проблемаларын ишетү һәм аларны муниципалитет белән бергә чишү. “Сарапулда 17 милли- мәдәни оешма эшли. Ләкин алар арасында яшьләр оешмалары юк. Бары тик татарларның Рөстәм Сөләйманов җитәкчелегендә “Иман” яшьләр оешмасы бар”, — дигән сүзләрне ишеткәч, горурланып куйдым. Сарапул татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе Фаил Исламгалиев шәһәрдәге татарлар эшчәнлеге турында бәян итте. “Тиздән үзебезнең көч белән төзекләндерелеп, Татар йорты ачылачак, Яңа елга балалар өчен чыршы бәйрәме үткәрербез дип торабыз. Милли оешмаларга күбрәк яшьләрне тарту өчен, безгә бергә эшләргә кирәк. Мондый очрашулар күбрәк булып, район — шәһәрләргә чыгып, тәҗрибә уртаклашсак иде”, — диде.
Түгәрәк өстәлдән соң РФнең һәм УРнең иҗтимагый палатасы әгъзасы, “Удмуртия халыклары ассамблеясе” рәисе, Удмуртиядә мәгариф үсеше институтының ректоры Владимир Байметов милләтара мөнәсәбәтләр, терорчылыкка һәм экстремизмга каршы алып барылган эшләр турында сөйләде.
Чараның кульминацион өлеше мәдәният сараеның концертлар залында булды. Без милли-мәдәни оешма җитәкчеләре, активист­лары сәхнәгә күтәрелеп, үзебезнең матди ярдәмебезне күп балалы гаиләләргә тапшырдык (мин бүләкне Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе һәм Татар иҗтимагый үзәге исеменнән тапшырдым). Араларында татар гаиләләре дә бар. Альбина — Фәнис Мөсифуллиннар бүгенге көндә өч бала тәрбиялиләр. Альбина: “Бәйрәмгә чакыргач, сөенгән идем. Татарларны, сезне күргәч, шатлыгым тагын да артты. Барлык милли-мәдәни оешмаларга гаиләләр исеменнән зур рәхмәт белдерәм”, — диде. Концертта Сарапул шәһәренең “Яшьлек” ансамбле, Ижау шәһәреннән җырчы Светлана Тимершина чыгыш ясады. “Урарту” әрмән иҗтимагый оешмасы күп балалы гаиләләргә 40 пар аяк киеме бүләк итте. “Ориён-Тадж” тадҗик иҗтимагый үзәге җитәкчесе “Мега — Планета” кибетләр челтәрләреннән кием-салым бүләк итәчәге турында әйтте. Сарапулда шундый күркәм проектта катнашубызга сөенеп кайттым.

Рәфилә Рәсүлева.