Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Котлаулар - Туган көнгә котлау
6.12.2013

Туган көнгә котлау

Көне буе кояш балкып торды,

Бүләк итеп җылы нурларын…

Сине котлап, бүген без телибез

Уңышларның иң-иң зурларын!

 

Көләч йөзең һәрчак балкып торсын,

Туар көннәр бәхет китерсен.

Яхшы юлдаш булса юлларыңда,

Киләчәкне парлап үтәрсең.

 

Гөрләп үтсен ямьле туган көнең

Алсу чәчәкләргә күмелеп.

Бәхетле бул! Сагыш  онытылсын —

Җыр-моңнарга калсын түгелеп!