Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - «Туган авылым» кабат үзенә җыйды
11.07.2019

«Туган авылым» кабат үзенә җыйды

Тау астына салынгандыр безнең авыл,
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул.
Габдулла Тукайның бу юллары Удмуртиянең гаҗәеп матур табигатьле урынында утырган Кече Парҗы авылына кайчандыр бик тә туры килеп торгандыр. Әйе, кайчандыр, чөнки авыл инде юк. Узган гасырның 70нче елларында халыкның кайсы кая күчә. Әмма шул ук шигырьдә язылгандай, Кече Парҗы урамнарында аунап үскән һәркайсы: “Истән чыкмый минем монда күргәннәрем”, – дип әйтә ала һәм туган туфракларын онытмыйлар да. Һәр җәйдә “Туган авылым” фестиваленә җыелалар. Быелгысы — тугызынчысы.

Ягез, бер дога

Без дә «бисмилла» белән Ижаудан иртүк юлга кузгалдык, Кече Парҗылыларның нәкъ зиратка җыела башлаган чагына җитештек. Гадәткә кергәнчә, башта бакыйлыктагы әби-бабалары, әти-әниләре рухын зурлыйлар. Авыл таралуга карамастан, ул ябылмаган — мәрхүмнәрне чит җирләрдән туган туфракларына алып кайтып җирлиләр. Биредәге тәртипкә сокланмый мөмкин түгел, елга ике тапкыр өмәгә җыелалар, йорт салып куйганнар, коймасын буяп торалар. Зират эчендә берничә рәт эскәмияләр куелган, ир-атлар шунда урнаша. Динебез кушканча, хатын-кыз койманың тышкы ягында. Барысы да Кече Парҗы авылы имамы Сәлим хәзрәткә ияреп дога кылалар. Аннан соң авылга — кайчандыр мәчет торган урынга юнәлделәр. Шаулап үскән куе үләнне чабып, нигезен чистартып куйганнар. Ир-атлар тәкбир әйтеп, монда да дога ирештерә. Авыл тарихын барлауда күп көч куйган Рәшит Нәҗип улы Касимовның ике бабасы Кече Парҗыда имам булып тора. «Мәчет 1905 елда салына, манарасы юк, түбәсендә махсус тишек (люк) булып, шуннан азан әйтәләр иде. Биш вакыт намаз укыла, ә җомга көннәрендә, гаетләрдә Кистем мәчетенә бара иделәр. Аннары Татар Парҗысы авылында мәчет салынып, шунда йөрделәр», — дип искә ала ул. 1964 елда авыл халкы салым түли алмау сәбәпле, мәчетне бетерергә була. Әмма мөселманнар аны үз куллары белән сүтә алмый, күрше авылдан удмуртларны чакыралар, мәчет бинасы Татар Парҗысы авылына мәктәп итеп күчерелә.

Җир тартмаса, су тарта

Болыннары элеккечә чәчәктә, чишмәләре һаман шулай челтерәп ага. Тик йортлар гына юк. Авылның киләчәге юк дип табылгач, башта мәктәп, аннары кибет ябыла, фермадан бар терлекне алып китәләр. Язмыш халыкның кайсын кая сибә, кемдер Казахстанга китә, кемдер — Пермь ягы шахталарына. 1973 елда 6 хуҗалык кала, 1976 елда Кече Парҗы авыл буларак хисаптан төшерелә. 118 еллык тарихы булган авылның таралганына кырык ел. Шулай да яшь буын (балалары, оныклары) бабалары туфрагын бөтенләй ташламыйлар, шушы кырларда тир түккән әби-бабаларын алып киләләр, урамнарында тәгәрәп үскәннәр дә инде оныкларын ияртә. Разия апа Касимова белән чишмә янында сөйләшәбез. “Көянтә-чиләк белән су ташый идек. Әти-әнигә булышып үстек. Буа буында каз бәбкәләре саклаган, салда кер чайкаган чаклар онытылмый. Искә төшерсәң, күздән яшьләр килә. Кызым, оныкларым белән килдем, йортыбыз нигезен күрсәттем», — ди ул. «Бисмилла» әйтеп, кушучлап чишмәдән су эчә. Иң тәмле сулысын һаман да карап торалар. Кече Парҗыда чишмәләр күп. Кайсысыннан эчәр өчен су алганнар, кайсысыннан — хайваннар өчен, кайсында кер генә чайкаганнар. Халкы эшкә уңган була — Кече Парҗыда бөтен респуб­ликага данлыклы сарык фермасы эшләгән, тавык үрчеткәннәр. “Авылда һәр зур эш күмәк көч белән аксакаллар җитәкчелегендә башкарыла иде”, — дип искә ала өлкән буын. Бер буалары әле дә исән. Өлкәннәргә ияреп килгән бала-чага анда салда йөзеп кинәнә.

Агач тамыры — җирдә, кешенеке — ыруда

Авыл утырган калкулыктан фестиваль уза торган урын уч төбендә кебек. Халык агыла тора, кочаклашып күрешәләр, куанышалар, күз яшьләрен сөртәләр. Кече Парҗы тарихын туп­лаган дивар янында истәлекләрен яңарталар. Аклы-каралы фотоларда авыл тормышы чагыла. Кече Парҗыдан сугышка китеп гомерләрен биргәннәрнең исемлеге дә шунда. Аларны Рәшит Нәҗип улы Касимов барлаган: архивларда эзләнгән, өлкән буын кешеләреннән сорашкан. Биредә һәркем үз тамырларын таба ала. Кече Парҗы авылы рәсми рәвештә Сепыч волосте ревизия документларында беренче тапкыр 1858 елда искә алына. Башлап күчеп утыручылар Глазов каласының III гильдия сәүдәгәре Госман Касимовның өч оныгы була: Нәзир Габделмөэмин улы, аның кече энесе Габделгани һәм аларның икетуганы Мөхәммәтрәхим Зәйнелгабетдин улы. «Нәзир балалар», «Рәхим балалар», «Гани балалар» нәселләре шулардан башлана да. Кече Парҗы тарихын барлаучылар барлык нәселләрнең шәҗәрәләрен төзегәннәр. Дүрт йорттан башланган авылда хуҗалыклар саны тора-бара илледән артып китә. Сугыш афәте аларга да кагыла, «Рәхим балалар» нәселеннән -11, «Нәзир балалар»ныкыннан 19 кеше кайта алмый. Диварда — Кәрим Фәттахетдин улы Касимов нәселенең дә 14 буыны. Әти-әнисе әле авыл таралганчы Глазов шәһәренә күчә, мәктәп елларында каникулларда 15 чакрым җәяү туган авылына кайтып йөри яшүсмер. Бүгенге көндә ул — «Глазов заводлары» генераль директоры. Авылдашлары биредә җыела алуларына аңа рәхмәтле.

Анда сайрар кош шикелле көй суза  гармуннары

Тугыз-ун ел элек авылдашлар зиярәт кылу, аралашу өчен җыела торган булганнар. «Миңа нидер җитми иде кебек, — ди Кәрим Касимов. Һәм фестиваль уздыру уе туа. Үзе иганәче булса, оештыру ягыннан булышучылар күп. Гыйн­вар аенда ук җыелып, киңәшләшә башлыйлар. Үзешчәннәр фестивальне хәзер көтеп алалар, тирә-яктан агылалар. «Теләсә кайсы авыл мондый әйбер белән мактана алмый. Башка җирләрдә килеп ботка ашыйлар, җырлап күңел ачалар да китәләр. Безнең бәйрәм — балаларыбызга динебезне, туган телебезне, милли моңнарыбызны, көйләребезне тапшырып калдыра торган чара”, — ди сәхнәдән республиканың төньяк районнары мөхтәсибе Илмир Касимов. Быел Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән фестивальгә Татарстанның халык артисты Рәшит Сабиров, җырчы Марат Галимов килделәр. Аларның чыгышлары бу көнне бәйрәмдә катнашучылар өчен зур бүләк булды. Маратның: «Нинди телдә сөйләшәбез соң?» — дигән соравына, җыелган халык бер булып: «Татарча!» — ди. Туган телебезне белми үсүче буынны фестивальгә тартуны да максат итеп куялар. «Шигырь сөйләүчеләр» номинациясендә бары 15 яшькә кадәрге балалар гына катнаша. Ә инде җыр-биюгә килгәндә, чикләүләр юк. Аерым башкаручылар, ансамбльләр бер-берсен алыштырып кына тора, Кече Парҗы туфрагында гармуннар кабат көй суза. Әйтүләренчә, сәхнә тотучылар саны сигез дистә тирәсе иде. Кемдер чыгыш ясый, кемдер тамаша кыла. Бер читтә балалар өчен уеннар бара. Июль аенда көйсезлеге белән куандырмаган һава торышы да уңай булды бу көнне. Кояшы ягымлы, кабарып йөргән болытлары җиңел иде. Катнашучылар өчен иң күңеллесе — бүләкләү мизгелләре, бер-бер артлы чыга-чыга алар сәхнәне тутыралар (ә бүләкләрне Кәрим Фәттахетдин улы һәр елдагыча кызганмый мулдан өләшә). Соңгы җыр да, гадәттәгечә, туган авыл турында.

Туган туфракка баскан эз суынмый

Кече Парҗыда туып-үскәннәр шулай җирсеп кайта. «Без бакыйлыкка күчкәч тә, нәсел җепләре өзелмәсен», – дигән ният белән балаларын, оныкларын ияртеп кайта, әби-баба каберен күрсәтә, эчеп үскән суыннан авыз иттерә, туган-тумача белән аралаштыра. Димәк, Кече Парҗы авыл мәчете нигезен чүп басмас, зираты ташланмас, «Туган авылым» фестиваленең дә гомере озын булыр.

Фәнзилә Салихова.