Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Туганнар каберлегендә
21.02.2018

Туганнар каберлегендә

Бабам Хәбибрахман Габдрахмановны ми­ңа күрергә насыйп булмады. Бары аның Бөек Ватан сугышында Мәскәү астында хәбәрсез югалуын гына белә идем. Өч ел элек без бабай турында хәбәр алдык. “Патриот” эзләнү отряды вәкилләре социаль челтәрдән апабыз Гөлфия Миннибаеваны эзләп тапканнар. Алар Липецк өлкәсендә эзләнү эшләре вакытында кызылармеецларның сөяк­ләрен тапканнар. Сакланып калган гильзадагы язудан безнең бабай икәнлеге ачыклаган. 2014 елны бабамның һәм башка сугышчыларның сөякләрен туганнар каберлегенә җирләгәннәр.

Липецк өлкәсенең көнь­ягында “Тербунский рубеж” хәрби мемориалы бар. 2017 елны хатыным, сеңелем һәм туганымның улы белән без шунда булып кайттык. Әлеге сәфәр мине Бөек Җиңүнең ни бәрабәренә яулануы һәм тынычлыкның кадерен белү турында уйланырга мәҗбүр итте.

Яп-яшь килеш гомере өзелеп,
Яу кырында ятып калган ул.
Ватан өчен, тынычлык өчен
Аямыйча башын салган ул.

Радик Галимов, Ижау шәһәре.