Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Туганнарым белән горурланам
3.10.2019

Туганнарым белән горурланам

Без сигез бала идек. Өлкән буыннан бер мин калдым. Барлык туганнарыма дога кылучы булып торам. Туганнарымның барысы белән дә аралашып, бик күңелле яшибез. Шуларның берсе – Тирсәдә яшәүче Фаилә һәм Рәис Гыйльфановлар турында язасым килә.
Рәис – Рабига апамның улы. Югары Барҗыда туып, ул авыл күченгәч, Татар Шаршадысында яшәделәр. Шунда Рәис Сәхрә авылының иң гүзәл кызы – Фаилә белән гаилә корды. Фаилә дә Рәисебез кебек бик эшчән, ярдәмчел, тыйнак, итагатьле булып чыкты. Бер-бер артлы өч кызлары – Гөлия, Әлфия, Алсу дөньяга аваз салды. Авылның иң алдынгы механизаторы һәм иң алдынгы сыер савучысы гаиләсендә балалар да хезмәт сөючән, тырыш, тәртип ярата торган булып үстеләр. Һәммәсе дә әтисе-әнисе кебек матур, тату гаиләләр корып, илгә-көнгә тугрылыклы хезмәт итеп, әти-әниләренә алты онык бүләк итеп, бик күңелле яшиләр. Әти-әниләренең тирә-юньдә бик зур абруйлы булулары белән горурланалар, аларга карап сокланалар. Сокланмаслыкмыни?! Фотолары Мактау тактасыннан төшмәде аларның. Мактау грамоталары да бихисап. Татар Шаршадысыннан Тирсәгә күчкәч тә, үз куллары белән менә дигән йорт салып керделәр, күп итеп маллар асрап, мул тормышта яшиләр. 45 ел машина йөрткән әтиләре, лаеклы ялда булса да, язгы чәчү, көзге урып-җыю чорында кырга чыга.
Туганнарымның мине иң сокландырган сыйфаты – кешелеклелек, ата-анага хөрмәт, туган җанлы булу. Тирсәдә яши башлагач, атна саен кайтып, ике якның да өлкәннәренә булышуны алар беренчел бурыч итеп санадылар һәм бик төгәл үтәделәр. Рабига апабыз авыргач, өйләренә алып кайтып тәрбияләделәр, урыны түрдә, үзе кадер-хөрмәттә булды. Фани дөньяны калдырып киткәннәренең каберләрен карап-чистартып торуны да алар изге бурычлары итеп саный. Фаилә киленебез хәзер дин юлында, биш вакыт намазын калдырмый, дини йолаларны төгәл үти. Алар җомга намазларына мәчеткә дә парлап йөриләр. Ел саен үзләре дә, өч кызының гаиләсе дә корбан чалдыра, ифтар ашлары уздыралар. Бәхетле әби-бабай кызларының матур гаиләләренә, алты оныгының уңышларына куанып яшиләр.
Хәзер дә ярдәмгә мохтаҗларга кулыннан килгәнчә булышып, зиратларны чистарту кебек изге эшләр башкарып, авылдашларының, җитәкчеләрнең ихтирам-хөрмәтен тоеп гомер кичерүче Рәис быел Әгерҗе районының Мактаулы гражданины дигән исемгә лаек булды.

Гөлзар ХӘБИРОВА, Шаршады авылы.