Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Тракторчы Миңлеһөдә
21.05.2020

Тракторчы Миңлеһөдә

Ямьле җәйнең беренче көнендә, 1926 елның 1 июнендә, Девятерня авылында гомер кичерүче Әхмәтовлар гаиләсендә беренче бала дөньяга аваз сала. Исемен җисеменә туры китереп, кызга Миңлеһөдә исемен кушалар. Районда Әхмәтовлар гаиләсенең абруе зурдан була. Гаилә башлыгы Мулланур колхоз рәисенең уң кулы — урынбасары була.
Әхмәтовлар гаиләсе үз хуҗалыгын тота. Әниләре Нәфисәгә йорт эшләрендә Миңлеһөдә, аның сеңелләре Хәлимә белән Рәмзия булыша. Кызларның яшь арасы нибары өч ел була. Тормыш әкрен генә үз көенә дәвам иткәндә, кызларның балачагын урлап, илебезгә афәт килә – Бөек Ватан сугышы башлана. Гаилә башлыгы Мулланур Әхмәтовның, хезмәтенә бәйле рәвештә, авылда калу мөмкинлеге булган. Тик ул кулында бронь кәгазе була торып та, киресен эшли. Туган җиренә, Ватанына булган мәхәббәте аны үз теләге белән фронтка китәргә этәрә. “Без җиңәрбез һәм кайтырбыз“, — дисә дә, туган ягына әйләнеп кайтырга насыйп булмый Мулланурга.
Әтиләре фронтка киткән гаиләләргә ул чакта пособие түләнгән. Тик Әхмәтовларга ул акчаны түләүне ике айдан соң туктаталар. Әнисенә ярдәм итү максатыннан, 14 яшьлек Миңлеһөдә пекарняда эшли башлый. Ярты елдан соң яшүсмер кызны күрше Исәнбай авылына механизаторлар курсына укырга җибәрәләр. Укуын тәмамлагач, Миңлеһөдәгә Кадыбаш авылына эшкә юллама бирәләр. Яшүсмер тракторчы кыз җәен яшьтәшләре белән кырда тир түксә, кыш көннәрендә тракторларны, башка техниканы төзекләндерә.
14 яшьлек кызның эш көне иртә таңнан башланып төнгә кадәр дәвам иткән. 2-3 сәгать кенә йоклаганнар. Бервакыт төнлә эшләгәндә, ачлыкка һәм аруга түзә алмыйча, Миңлеһөдә йоклап китә. Ул каты бәрелүдән сискәнеп уяна, трактор агачка бәрелгән була. Техниканы боз­ган өчен җәзадан куркып, Миңлеһөдә кача. Аны берәү дә таба алмый, ә яшүсмернең кайтырга батырлыгы җитми. Аны эзләргә дип, МТС бри­гадиры Салих абый үзе килә. Аның: “Миңлеһөдә, чык, сине берәү дә орышмас”, — дигән сүзләреннән соң гына, кыз яшеренгән урыныннан чыга. Әлеге вакыйганы ул еш искә ала һәм балаларына, оныкларына сөйли иде.

Дәһшәтле сугыш елларында җиңел булмый, әмма кешеләр күңел ачарга да вакыт таба. Сирәк булса да, яшьләр клубта җыела. Шулчакта Миңлеһөдә матур булу өчен төрле хәйләләр кора. Әйтик, киемендәге тишек-ямауларны каплау өчен, корым буйый торган була. Миңлеһөдә бик чибәр һәм сылу кыз булып үсеп җитә һәм башка яшьтәшләреннән аерылып тора. Кызга авылдагы иң уңган егетләрнең берсе — яңа гына фронттан кайткан Котдус Рамазановның күзе төшә.

1946 елда ул Шакир һәм Миңлекамал Рамазановлар гаиләсенә килен булып төшә. Иренең киңәшен тыңлап, Миңлеһөдә сатучы булып эшли башлый.
Котдус исә колхоз рәисенең урынбасары була. Яшь гаилә ишәя, бер-бер арт­лы уллары Илфат, Зөфәр, Илшат, Камил, кызлары Флюрә дөньяга килә.
1977 елда Рамазановлар гаиләсе зур сынау­га дучар була. Гаилә башлыгы Котдус вакытсыз якты дөньядан китеп бара. Миңлеһөдә биш бала белән тол кала. Кече улларына ул чакта нибары 9 яшь тулган була. Көчле ханым сынмый, сыгыл­мый, бар көчен балаларын тәрбияләүгә юнәлтә. Миңлеһөдәгә бәхетле картлык насыйп була. Ул балаларының, оныкларының мәхәббәтенә уралып, соңгы көннәренә кадәр (2009 елның 9 ноябрендә вафат булды) кадер-хөрмәттә яшәде.
Сугыш елларының бар ачысын, авырлыгын үз җилкәсендә татыган Миңлеһөдә тормышта киң күңеллелеген югалтмады, ул һәрчак ачык йөзле, олы йөрәкле, үз сүзенә тугрылыклы булды һәм аның авылдашлары, туганнары арасында дәрәҗәсе зур иде.

Лиана Котдусова, Ижау шәһәре.