Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Тормыш юлы буйлы-буйлы
27.12.2018

Тормыш юлы буйлы-буйлы

Хөрмәтле газета укучыларыбыз, кулыгызда — “Яңарыш”ның 52нче саны. Димәк, 2018 ел белән хушлашыр вакыт та җиткән. Ә Яңа елга санаулы көннәр калып барганда, һәркем үткәннәргә күз салып, башкарган эшләренә йомгак ясый, киләчәккә максатлар билгели. “Яңарыш” газетасы өчен 2018 ел нәрсәләр белән истә калыр соң?
Тормыш шулай корылган: ул ак һәм кара төсләрдән тора. Кызганычка каршы, редакциягә кара кайгы алып килгән көннәр шактый булды. Аксакал язучы Габдулла ага Галиев, шагыйрь, публицист язучы Ринат Батталов, гармунчы Фоат Кәримовның арабыздан китүе Удмуртия татарлары өчен генә түгел, гомумән, татар дөньясы өчен зур югалту. Декабрь аенда хезмәттәшебез Рөстәм Нуретдиновны соңгы юлга озаттык. Мәңгелек йортка күчкән каләмдәшләребезнең урыннары оҗмахта булсын. Мондый кара полосалар акларының нәрсә икәнен аңлар һәм кадерен белер өчен кирәк, диләр. Ходайга шөкер, мактанырлык зур уңышларыбыз – ак юлларыбыз шактый. Узып баручы елга тиражыбызны югалтмыйча кердек; Бөтен россия күләмендә татар телендә нәшер ителә торган газеталар арасында җиңү яулап, алтынчы тапкыр Бәллүр каләмгә ия булдык; 2018 елда “Россия прессасының алтын фонды” билгесен лаеклы йөрттек, зур-зур бәйрәм-очрашулар, әдәби-музыкаль кичәләр, театрлар уздырдык — болар барысы да уртак тырышлык, бердәмлегебез нәтиҗәсе.
Бусагада – 2019 ел. Без яңа елга тиражыбызны югалтмыйча керүебезгә шатланабыз. Бүгенге көндә бу – зур җиңү. Әлбәттә, моңа ялгызыбыз гына ирешә алмас идек. Газетага язылуга зур өлеш керткән милләттәшләребез, сезнең алда башыбызны иеп, чиксез зур рәхмәтебезне белдерәбез. Һава торышы, сәламәтлегегез нинди булуга карамастан, һәр атнада дистәләгән газетаны өйдән-өйгә таратып йөрү өчен зур сабырлык, ихтыяр көче таләп ителә.
“Яңарыш” газетасы милли хәрәкәтнең паровозы булып кала. Анда тормыш кайный, ә журналистлар һәрвакытта эзләнүдә, хәрәкәттә. Алар да вакыт белән хисаплашмыйча, төп эшләреннән тыш, милли эшләрдә дә актив катнашалар, “Яңарыш” дигән милли хәрәкәт паровозын тартып баралар. Кайчакта рәхмәт урынына, мәгънәсез тәнкыйть тә ишетәләр. Шулай да кулларын төшермичә, тагын да үҗәтләнебрәк эшләүләрен дәвам итәләр. “Яңарыш” хезмәткәрләренең, газетаны яздырып таратучы апа-абыйларның, эшмәкәрләрнең, депутатларның милләттәшләребезне бер-
ләштерүгә, телебезне, гореф-гадәтләре-безне саклауга керткән фидакарь хез-мәтләре мактауга һәм хөрмәткә лаек. Шулай ук газетабызга язылган һәр гаиләгә безнең сафларда калулары өчен зур рәхмәт. Алга таба да Удмуртия татарларын берләштереп торучы “Яңарыш” газетасының һәм иң мөһиме — бер-беребезнең кадерен белеп яшик. Барыгызга да сәламәтлек, имин мул тормыш телибез. Яңа ел котлы булсын!

Рәмзия Габбасова.