Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Тормыш хикәяте
22.05.2020

Тормыш хикәяте

Сугыш ятиме

“Әни авырлы килеш, Илгиз абыйны җитәкләп, әтине сугышка озатырга чыга. Әти саубуллашып киткәч, Илгиз абый, әнинең кулыннан ычкынып, әти артыннан йөгерә. Әни, абыйны тотам дип, аның артыннан йөгерә. Шул чакта абынып егыла. Әни елап, җирдә аунап ята, аны кочып, Илгиз абый елый. Әти кулын болгап китеп бара… Әни бу хатирәне еш сөйли иде. Алар 1937 елда өйләнешкәннәр. 1938 елда Илгиз абый туган. Шуннан соң әтине армиягә алганнар. Әни Актаныш районының Солтангол авылында кайнанасы һәм яшь бала белән калган. Ул бик чибәр, көчле булган. Әти кайтканчы кайнана белән ике арада аңлашылмаучанлык чыккан. Нахак сүзләр ишеткән. Әни тешен кысып түзгән. Әти кайткач, матур тормыш башланса да, тиздән сугыш чыккан. Шулай итеп, әни әти белән үз гомерендә бары җиде ай торып калган. Әти әнигә: “Малай туса Дзержинскийның исемен куш”, — дип әйтеп калдыра. Миңа шуның өчен Феликс исеме кушалар. 1941 елда соңгы хаты килә. Хатта: “Оекбаш, бераз май салыгыз”, — дип язылган, ул хат әле дә исән.1943 елда хәбәрсез югалды дигән хәбәр килә. Мин аның әле күптән түгел генә ике ордены барлыгын, кече сержант булып, разведкада хезмәт иткәнен, бик күп батырлыклар эшләгәнен белдем. Әти киткәч, әби белән әни арасы тагы бозылган. 26 яшьтә тол калган әни нинди сүзләр генә ишетмәгән. Сораучылар булса да, безне үстерер өчен кияүгә бармаган, әтиебезне кайтыр дип көткән. Нахак сүзләргә түзә алмыйча, мине арбага салып, Илгиз абыйны җитәкләп, әни туган авылы Иске Кормашка кайтып киткән. Әни кечкенә генә буйлы булса да, бик көчле характерлы иде. 18 ел тракторда эшләде. Аның фотолары хәтта “Огонек” журналында да басылды. Шуңа күрә без ачлыктан интекмәдек. Кеше кәлҗемә ашаганда, без ипи ашадык. Безне туйдырыр өчен, әни кышка таба, чана тартып, Сарапулга ит сатарга китә торган иде. Әнигә: “Син эшлә, балаларыңны Казанга балалар йортына бирергә кирәк”, — дип әйткәннәр. Әни елап, ялварып безне алып калган. Хәтерлим, Илгиз абый беренче класска керде, аңа китап-дәфтәр бирделәр, миңа да бирделәр. Миңа дүрт яшь. Мин шул чакта ук укырга, язарга өйрәндем. Яхшы укыганмын, ләкин шаян, тәртипсез булганмын. Әтигә ошаган диләр иде мине. Илгиз абый тыныч булса да, хәйләкәр иде. Мин гел «5»кә укый идем, ләкин тәртибем начар иде. Әни «биш»леләр өчен биш тиен акча бирә иде. Илгиз абый, ядәчле уйныйбыз дип, гел отып, акчаларны алып бетерә иде. Илгиз абыйны җыелышта мактыйлар, мине әйбәт укысам да, мактамыйлар иде. “Тәртибең начар булгач, укуны тәмамлау турында таныклыкны бирмибез”, — дип куркыттылар хәтта. Хәтерлим, сугыш бетмәгән иде әле. Авыл өстеннән самолетлар оча, аларның гүләве хәзер дә колагымда. Без бала-чагалар алар артыннан: “Әтигә сәлам әйт, әтидән хәбәр алып кайт”, — дип кычкырып йөгерә идек. Сугыш бетәр алдыннан агитаторларның: “Тиздән фашистларны тар-мар итәчәкләр, фашистлардан азат ителәсе җиде торак пункт кына калды”, — дип сөйләгәннәре истә. Сугыш беткәнен хәтерлим. Бөтен өйләргә флаглар элделәр, урамда — җыр-бию. Күрше абыйлар кайтты. Берсе чатан иде, Махинур абыйның авызы кыек, яраланган иде. 1955 елда әни Сарапулга урман комбинатына эшкә китте. Миңа: “Каз бәбкәләрен үстер, аннан алар белән бергә килерсең”, — диде. Ул чакта Илгиз абый Чаллыда механизаторлар курсында укый иде. Миңа 13 яшь. Иртән казларны чыгарып җибәрәм, үзем көне буе малайлар белән уйныйм. Беренче көнне кайттым, бер каз бәбкәсен карга алып киткән. Икенче көнне кайттым, тагы бер каз бәбкәсе юк. Шулай итеп каз бәбкәләрен бер атнада бетердем мин. Әнигә хат яздым: “Әни, каз бәбкәләрен карга алып китеп бетерде, мин нишлим?” — дидем. Ул: “Кил”, — дип җавап хаты язды. Ата каз белән ана казны күршеләргә калдырдым да, Сарапулга киттем. Шәһәргә килгәч, эшләмәгән эшем калмады. Вагон бушата идек, аның өчен 80 сум акча бирәләр иде. Мин, гомергә акча күрмәгән авыл малае, ул акчаны кая куярга белми идем. Соңыннан ташчыга укып чыктым. Төзелештә, урман комбинатының котельныенда да эшләдем. Теплотехник булып 30 ел хезмәт куйдым. Бокс белән шөгыльләндем, кечкенәдән үк гармун уйнарга ярата идем. Гармун гомер юлдашым булды. Әтием бик матур җырлаган, аның моңы миңа күчкәндер инде, җырларга яратам. Илгиз абый тракторчы булып эшләде дә, армиягә алынгач, хәрби юлны сайлады. Ульяновскида, Мәскәүдә укыды. Благовещенск шәһәрендә 17 ел хезмәт итте. Дәрәҗәле хәрби шәхес булды. Әниебез без ятимнәрне кеше итте, әтиебез алдында үз бурычын үтәде. Гомер буе “әти” дип дәшәргә кешем булмады. Бөек Җиңүнең 75 еллыгына без сугыш ятимнәренә бер кечкенә открытка булса да бирсәләр, күңелебез булыр иде, югыйсә без дә гомер буе шушы ил өчен хезмәт куйдык бит…”

Сатучы Фәйрүзә

Бөек Җиңү аенда Актаныш районының Чишмә авылында Фазлетдин абый белән Сафия апа гаиләсендә беренче бала булып, Фәйрүзә исемле кыз туа. Фәйрүзәдән соң яңадан 13 бала туа. Әлбәттә, ишле гаиләдәге бөтен авырлык яшүсмер кызга төшә. Бала карау, бетмәс-төкәнмәс йорт эшләре. “Кечкенәдән үк барыбыз да эшләп үстек. Безнең әти-әниләр киез ката басалар иде. Әлбәттә, бу эш барыбызның да җилкәсенә төште. Ул вакытларда бүреләр күп иде. Безнең якларда урман юк бит. Бервакыт, кыш көне әни белән чишмә буена утынга бардык. Төн, ай яктырта. Шулвакыт эт чинап җибәрде. Бүре килеп чыкты. Тауны ничек менгәнне хәтерләмим, бүредән көч-хәл белән котылдык. Әле хәтерлим, авылдашыбыз бүре балалары табып, Актанышка алып барып саткан. Икенче көнне бүре барлык сарыкларын буып чыккан иде. Безнең умарталыгыбыз бар иде. Бал суыртырга һәрвакыт булыша идек. Җылы бал ашап авырганымны хәтерлим. 16 яшьтә авылдан, кыш көне ачык машинага утырып, туганнарга ияреп чыгып киттем. Ул чакта паспорт алу бер бәла иде бит. Ярый әле әтинең туганы Актанышта паспорт өстәлендә эшли иде, ул булышты. Сарапулда ике туган сеңелем “Водоканал”да эшли иде. Мин дә шунда мотористка булып эшкә кердем. Водопровод будкасында тордым, идән юдым, җыештырдым. 18 сум хезмәт хакы ала идем. “Водоканал”да эшләгәндә, Кама елгасыннан сал белән агып килгән агачларны утынга кисә идек, аның өчен безгә биш сум түлиләр иде. Соңрак немец гаиләсенә фатирга кердем. Аларның уллары Роберт Берг соңыннан Сарапул шәһәренең хакимияте башлыгы булып эшләде. Бик әйбәт гаилә иде, алар мине кызлары кебек күрделәр. Кичке мәктәпне тәмамладым. Әниебез сатучы булып эшләгәнгәме, сатучылар курсы тәмамладым. Соңрак сеңелем белән бергә сәүдә техникумын тәмамладык. Кырык ел 55 нче санлы кибеттә эшләдем. Идән юучы, сатучы, өлкән сатучы, бүлек мөдире, директор. Көненә унар машина товар сата идек. Эшләве җиңел түгел иде. Ул чакларда кибеттә үз-үзеңә хезмәт күрсәтү бар иде инде. Сатып алучылар арасында урлашучылар да була иде. Коллективта -20гә якын кеше. Мотоцикл белән йортларга илтеп бирү бар иде. Ижау “Хладокомби­нат”ы­на гына көнгә ике тапкыр товарга барып кайта идем. Әле сатучыларны колхозларга бәрәңге, яшелчә алырга булышырга җибәрәләр иде, яшелчә базаларына эшкә бара идек. Безнең кибет гел алдынгылар рәтендә булды. Мин — өч бишьеллык җиңүчесе, газеталарда да кибет турында еш язалар иде. Дус булып, бер-беребезгә булышып эшләдек. Олы апа булгач, кече туганнарыма да һәрвакыт булыша идем. Шулай итеп, алар да минем арттан шәһәргә килә башладылар.

Мең рәхмәт, кайнанам

Феликс белән Сарапул шәһә­ренең халыкта “Татар бакчасы” дип атала торган бию мәйданчыгында таныштык. Зифа буйлы егет, җитмәсә, гармунчы. Ул “Татар бак­часы”ның бизәге иде. Без ике туган сеңелем белән шунда килдек. Феликс гармунын күтәреп кайтып бара. Мин: “Абый, ник уйнамыйсыз?” — дип дәштем. Ул: “Әллә биисегез киләме?” — дип сорады. Шуннан безгә ияреп китте. Танышып киттек, озак та үтмәде өйләнештек. Улыбыз туды, тиздән Феликсны армиягә алдылар. Ул армиягә киткәч, аның янына ике тапкыр бардым. Соңрак кызыбыз туды. Әлбәттә, кайнанама мең рәхмәтлемен, балаларны, йортны ул карады. Күпме авырлыклар күргән ана, тол хатын мине үзенең акыллылыгы белән сокландыра иде. Мин ничек тә балаларны укытырга теләдем. Аларны төрле түгәрәкләргә йөртергә тырыштык, спорт белән шөгыльләндек, укыттык. Шәһәрдә үрнәк гаилә булдык. Улыбыз хәрби юлны сайлады. Ләкин радиация алып, кырык яшендә вафат булды. Гаиләбезнең гомерлек ярасы булып калды. Кызыбыз Эчке эшләр министрлыгы сафында хезмәт куя. Язмыштыр инде, моннан 15 ел элек Ижауга күчеп килдек. Ләкин Сарапулны сагынмаган көн юк. Кырык алты ел гомеребез шунда үтте бит. Шәһәрнең матурлыгын, йортыбызны, бакчабызны, дуслар-туганнарны сагынабыз. Инде бүген минем туганнарның — 14 баланың бишесе генә исән. Әтиебез иртәрәк китте, әниебез озын гомерле булды. Элекке заманда авылга кайтырга юл булмас иде, газапларны күп чиктек. Хәзер юллары да, машинасы да бар, ләкин инде әти-әниләр юк, йортыбыз ятим тора. Феликс белән гомер иткәнгә 57 ел үтеп киткән. Бүген балаларыбыз, оныкларыбыз уңышларына сөенеп яшибез. Әнә шулай үзебез язган тормышыбыз әкрен генә үтеп бара…”

Рәфилә Рәсүлева.