Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


5.09.2019

Тормыш сынавы

Тәгъзимә әби безнең күршедә яши. Аның оныгы Алисә — минем иң якын дустым. Без кечкенәдән үк бергә үстек, бала чагыбыз бергә үтте. Алисәләрнең капка төбендә атынгыч һәм эскәмия торды. Без – бала-чагалар шунда җыелып, я көнбагыш, я алма ашап утыра идек. Тәгъзимә әби безнең тавышны ишетеп чыга да: “Монысында чүбегезне үзегезгә җыйдыртам, сезнең артыгыз­дан җыештырып йөрмим,” — дип ачулана иде. Чөнки ул пөхтәлекне яратты, шуңа да безгә аннан каты гына эләккән чаклар булды. Гомерләр узды, без дә үстек. Тәгъзимә әбигә июнь аенда 89 яшь тулды. Ә беркөнне аның белән озак кына сөйләшеп утырырга туры килде…
“Мин 1930 елны Актаныш районы Тат.Әҗби авылында туганмын. Әнием биш кыз бала тапкан булган, шуларның дүртесе кайсы тугач, кайсы туганда ук үлгән. Мин генә исән калганмын. Биш яшь булганда әнием дә дөнья куйган. Үги инәй белән үстем, ул бер дә начар кеше булмады. Аның бер кызы бар иде. Икебез бергә үстек. Әтине сугышка озатканда, ул мине зират коймасы янында бастырып калдырып китте, үги инәй белән булгач, үләр дигәндер инде. Тормыш авыр булса да, үлмәдек. Әти сугышта хәбәрсез югалды”, — дип сөйләде ул.
Тәгъзимә әби 12 яшьтән алып 50 яшькә кадәр колхозда эшләгән. “Авыр булса да, күңелле булды. Мин кызык сүз сөйләргә ярата идем, синең белән рәхәт, диләр иде авылдашлар. Печән вакытында печәнне чабар идек, җыеп, кибән итеп кояр идек. Берничә ел йөк ташучы булып йөрдем, хатын-кызга капчык күтәреп йөрү бер дә рәхәт булмады. Шәл, джемперлар бәйләдем, балаларга башлыклар бәйләп кигездем, чигәргә дә оста идем. Әллә ничә кешегә мамык шәл бәйләп бирдем. Авыл советында депутат идем. Анда мал, кеше исәбе алдык.
Авылыбызны су басты, күчү зонасына эләктек. Әгерҗе районы Исәнбай авылына 1976 елның февралендә күчендек. Халкы бик яхшы, ачык йөзле булды. Аларның барысына да рәхмәт. Актанышта өйләр утырып калды, хайваннарның кайсын суйдык, кайсын саттык. Күчеп киткәндә, мәет озат­кан кебек озатып калдылар, бик рәхәт булмады күченүләр.
Ә булачак ирем белән клубта таныштык. Кичке уенга чыккан идек, шулай уйнаган мәлдә күтәреп алып китте мине. Нәсих — күрше авыл егете. Ә минем армиягә озаткан егетем бар иде. Ул армиягә киткәч, минем артымнан икенче егет килде, авыл яшьләре аңа башка егет белән йөри дип язганнар. Шуннан бу ачуланып, үпкәләп хат язды. Бәлки тормыш мине Нәсих белән кавыштырыр өчен махсус шулай эшләгәндер. Ирем колхозчы, балта остасы, бик әйбәт кеше булды. Бик яратты мине, хөрмәт итте, аның янында бик бәхетле булдым. 1995 елның март аенда ирем инсульттан үлде”, — ди Тәгъзимә апа.
Газиз балаңның үлемен күрү — миңа калса, дөньядагы иң авыр хәсрәтләрнең берсе. Ә Тәгъзимә әбигә дүрт улын да озатырга туры килә. Аның 8 баласыннан 3 кызы һәм 1 улы гына исән. Беренче балалары Рәдис 6 яшендә, кояш сугудан үлә. Исәнбайда балаларының башлы-күзле булуларына сөенеп, оныкларга куанып яшәп ятканда, икенче улы Рәисе бу дөньядан китеп бара. Авылның икенче башында яшәгән улының гаиләсе янына эзен суытмый Тәгъзимә әби. Килене Алсуны бик ярата, аны һәрчак мактап кына телгә ала. Кайгы үзе генә йөрми, диләр бит. 5 елдан соң килене Алсу да каты авырудан үлә. Алсуның бер улы, ике кызы ятим кала. Тәгъзимә әбинең кече кызы ул балаларны тәрбиягә үзенә ала.
Алга таба куркыныч төш сыман. Дустым Алисә, күршем Тәгъзимә әби… Аларның яшь тулы күзләре әле һаман да күз алдымда. 50 яше дә тулмаган улы Рәшите кинәт кенә бу якты дөньяны калдырып китә. Шаян, балалар белән балаларча елмаеп-көлеп сөйләшә торган Тәгъзимә әби кинәт кенә олыгаеп китте. Озак кына бер ноктага текәлеп, нәрсәдер уйланып утыра торган булды. Рәшитенең бакыйлыкка күчкәненә 3 ел да үтмәде, кайгы тагын Тәгъзимә әбигә килеп сугылды.
Җәйге кызу матур көн иде. Барлык авылдашлар Сабантуйга кайткан. Тәгъзимә әбинең олы улы Динәиснең 60 яшьлек юбилеен үткәрергә барлык туганнары җыелган, Сабан туеннан соң кич белән зурлап бәйрәм үткәрергә әзерләнәләр. Баһадирдай гәүдәле, алдынгы механизатор, тракторист Динәис абый күп еллар мәйдан тоткан Сабантуй батыры да бит әле! Инде менә хәзер ничә еллар мәйданда көрәш буенча судья вазифасын башкаруны аңа тапшыралар. Әмма Исәнбайда Сабантуй күңелсез хәбәр белән башлана, дөресрәге, башлана алмый тора… Динәис үлгән. Ничек инде, юбилей үткәрергә тиеш иде бит ул бүген? Шулай итеп, юбилейга дип кайткан туганнарга тормыш тоткасы булган олы абыйларын мәңгелеккә озатырга туры килә.
Тәгъзимә әбигә улының үлгәнен башта әйтмиләр, авырып китте, хастаханәгә алып киттеләр, дип ялганлыйлар. Сизмиме соң ана күңеле, нәрсәдер булганны йөрәге белән тоя ул. Авыр хәбәрне ишетеп, катып кала ул. Шулай булса да, улын соңгы юлга озатырга көч таба. Күз яшьләренең иге-чиге юк. Йөрәк ярасын күз яшьләре генә баса торган булсын иде дә… Юк шул, Ходаем, бәндәләргә кайгы-хәсрәтләр бирмә. Ничекләр түзәргә соң?
“Хәзер миңа барыбыз да бергә булган вакытлар, балалар мәктәптә укыган, әтиләре исән булган чак искә төшә. Их, бар иде бит күңелле чаклар! Берни дә эшләп булмый инде, сабыр булырга, түзәргә, кеше арасына керергә тырышырга кирәк. Тормыш булгач, бар да була”, — дип сүзен йомгаклады күпне күргән Тәгъзимә әби.

Зәринә Хуҗина, Исәнбай- Казан.