Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Тормыш сораулары
7.03.2018

Тормыш сораулары

Бу көннәрдә мәктәп прог­раммасы буенча И.С. Тур­геневның “Ася”сын өй­рәнүче оныгым шалтырата. “Әбием, син укыдыңмы ул повестьне? Ул шундый әйбәт, миңа бик ошады!” Ә мин сөенеп куйдым, кулына китап тотып, төне буе кызыксынып китап укып утыручы оныгың булсын да, ничек сөенмисең ди?! “Китап укучы юк ул хәзер”, — дип зарланабыз бит. Соңрак сораулар ява башлады: “Әби, господин Н.Н. нигә кызны яратканын әйтмәгән? Ни өчен ул бик озак уйлаган, шуның аркасында, Ася китеп барган, ә егет мәхәббәтен мәңгегә югалткан”, “Әби, кабатланмас мәхәббәт нәрсә ул?”, “Әби, господин Н.Н. дөрес эшләгәнме?”…
Укыганым булса да, яңадан бу әсәрне укып чыкмый булдыра алмадым. Баланың сорау­ларына җавап табарга кирәк бит. Дәрестә җавап бирү өчен генә түгел, әлбәттә. Бу бит тормыш сораулары. Тиздән, бик тиздән яшьлекләренә аяк басучы кызлар өчен бигрәк тә! Укыдым да оныгым белән фикер алыштык… Кайбер сорауларга җаваплар да таптык. Тик бер сорау җавапсыз калды: “Господин Н.Н. дөрес эшләгәнме?” Чыннан да, дөрес түгел дияр идем, өйләнү мәсьәләсе бик четерекле, катлаулы нәрсә. Монда ашыгырга һич ярамый! Татар халык мәкале дә: “Әтисенә карап улын, әнисенә карап кызын коч”, – дип кисәтә, ә әсәрнең төп герое Ася ятим дә… “Җиде кат үлчә, бер кат кис!” дигәне дә бар, җитмәсә. Күрәсең, егет озак уйланган… Иртәгәсе көнне яратуын, өйләнергә теләвен әйтергә ниятләсә дә, соңга кала ул, Ася аның тормышыннан югала… Бу урында “Бүгенге эшне иртәгәгә калдырма!” дигән халык әйтеме искә төшә. Менә шулай итеп, соңгы сорауга җавап бирә алмадык.
Мәдәният йортында эшлә­гән вакытта бу темага үткә­рел­гән диспутлар, “Кызлар мәк­тәбе”ндәге кызу бәхәсләр искә төште. Кайсы гасырда яшәсә дә, бала күңелендә мәңгелек мәхәббәт, сөю хакында уйланулар, хыяллар, сораулар шул ук, дигән нәтиҗәгә килдем мин. Яшүсмер тормышның бетмәс-төкәнмәс сорауларына җавап эзли. Нәни генә йөрәгендә бөреләнеп кенә килгән, җан түрендә сер итеп сакланган хисләр уяна, аны тынгысызлый… Күңел кылларын тибрәтә алырлык әсәр тудырган өчен язучыга мең рәхмәт диясе килә, ә сораулар җавап көтә…
Сез ничек уйлыйсыз, кадерле дуслар? Яратуны әйтергәме? Егет әйтергә тиешме, әллә кыз сүз башласа да ярыймы? Ә кабатланмас мәхәббәт буламы? Бу олы темага сөйләшеп алыйк. Фикерләрегезне языгыз!

Әлфирә Низамова, Исәнбай авылы.

Сораштыру

Римма Мөхәммәдиева:
Кемнедер яратуың, күңелеңдә булган мәхәббәтең турында, әлбәттә, әйтергә кирәк! Минемчә, мәхәббәт турында элекке заманнардагыча егет кеше иң беренче сүз башларга тиештер. Икенче яктан, хәзерге заманда кыз кеше әйтсә дә ярыйдыр, егетләр арасында да төрле холыклысы бар бит. Ә кабатланмас мәхәббәт, һичшиксез, була, ул бердәнбер һәм гомерлек!

 

 

Айдар Зарипов:
Яратуыңны әйтергәме? Әйе, хисләреңне үзең­дә тотарга һич
кенә дә ярамый! Еллар узган саен әйтелмәгән мә­хәб­бәттән йөрәк әр­нергә мөмкин. Мәхәббәт турында иң элек егет кеше сүз башларга тиеш дип уйлыйм. Ә кабатланмас мәхәббәткә килгәндә, һәр мәхәббәт кабатланмас, hәр мәхәббәт үзенчәлекле…

 

 

 

Регина Сафиуллина:
Ярату турында яшермичә әйтергә кирәк. Сөйгән ярың белән кавышып, бергә булганнан соң да, бу сүзне еш кабатлау мөһим. Егетләр “яратам” сүзен еш әйтергә яратмасалар да, сөйгән ярларыннан еш ишетергә телиләр. Мәхәббәт турында сүзне кем башласа да, ялгыш булмас.

 

 

 

Нияз Хуҗин:
Минемчә, очрашып йөргәндә дә, тормыш корганда да иң беренче адымны егет кеше ясарга тиеш. Сөйгән ярым Ләйләгә гашыйк булып, бик озак күзәтеп йөрдем. Холкым буенча мин бик үҗәт кеше, һәрчак куйган максатларыма ирешергә тырышам. Ләйләнең дә йөрәген яулап алу иде максатым. Чын егет ошатып йөргән кызыннан беренче адым көтеп торырга тиеш түгел. Ә егетләр артыннан йөгереп йөргән кызлар бөтенләй ошамый! Ләйләм белән бүгенге көндә матур гына очрашып йөрибез, тиздән укуын тәмамлагач, бергә матур итеп тормыш корырга хыялланабыз.

 

 

Гөлия Зарипова:
Мәхәббәт, ярату турында һәрвакыт әй­теп торырга, кү­ңелеңдә булган хисләреңне җит­керү мөһим, дип уй­лыйм. Беренче сүзне кем башласа да начар булмас, бары тик йөрәктәге хисләр чын күңелдән булсын иде.