Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Тормыш сагында – ашыгыч ярдәм бригадасы
29.10.2020

Тормыш сагында – ашыгыч ярдәм бригадасы

Урамнан җан өшеткеч тавыш белән ашыгыч ярдәм машинасы узган вакытта бер кеше дә битараф кала алмыйдыр, мөгаен. Элек мин: «Кемгәдер кичекмәстән ярдәм кирәк яки чираттагы сабый туарга ашыга», — дип уйлый идем. Хәзер исә андый машиналарны бигрәк еш очратырга туры килә, һәм йөрәк “дерт” итеп куя. Табиблар, фельдшерларның һәм машина йөртүчеләрнең нинди җаваплы вазифа башкаруларына соклануым арта, аларга сабырлык телим. Бөтен илгә килгән бәла – коронавирус белән көрәштә иң авыры аларга туры килә. Күптәнге танышым Киров өлкәсе Кильмезь авылында туып-үскән, Ижауда 11 елга якын ашыгыч ярдәм хезмәте фельдшеры булып эшләүче Сәйдәш Риян улы Галимуллин белән әлеге өлкәдә эшләүнең нечкәлекләре, авырлык­лары турында аралаштык.

— Сәйдәш, ни өчен ашыгыч ярдәм станциясендә эшләүне сайладың? Гаилә­гездә сәламәтлек сагында торучылар бармы?

— Гаиләбездә табиблар юк. Башта мин дә, 11нче сыйныфны тәмамлагач, Казан ислам университетына укырга кердем. Анда укыган вакытта ук юл бирүне сорап, кычкыртып узган ашыгыч ярдәм машиналарына кызыгып кала идем. “Эх, шунда эшләргә иде”, — дип уйландым да, институтны калдырып, Киров өлкәсе Уржум шәһәренең медицина училищесына (“Дәвалау эше” бүлегенә) укырга кайттым. Укуны тәмамлаганнан соң, Кировта ашыгыч ярдәм станциясендә ике ел эшләдем. Ни өчен бу өлкәне сайладың дигәндә, бер урында утырырга яратмаганнан дияр идем. Миңа һәрвакыт хәрәкәттә булу һәм башкаларга ярдәм итә алу мөһим. Чираттагы ялымда дустым янына Ижауга кунакка килдем һәм мондагы ашыгыч ярдәм станциясенә барып карарга булдым. Мине шунда ук фельдшер итеп эшкә алдылар. Бүгенге көнгә кадәр эшемне яратып башкарам. Биредә эшләгәндә, чыннан да дөрес һөнәр сайлаганыма ышандым.

— Ашыгыч ярдәм станциясе фельдшеры кем ул? Аның эш көне ничек башлана?

— Элек ашыгыч ярдәм машинасында табиб белән фельдшер бергә эшли иде. Соңгы елларда табиблар аз булу сәбәпле, бар җаваплылык фельдшер җилкәсендә. Җәрәхәтләнгән кеше янына барсаң, син – хирург, йөкле хатын-кыз чакырса, син – акушер-гинеколог, балалар янына барсаң, бала табибына әвереләсең. Гомумән, фельдшерның һәр өлкәдә дә белеме булырга тиеш.
Һәр эшнең үз җае, үз тәртибе инде аның. Без иртән үз районыбызның станцияләренә килгәч, диспетчер кайсы адреска барырга кирәклеген хәбәр итә. Авыру шалтыраткач та, диспетчерга эләгә. Ул сораштырып, чакыручының адресын алып кала һәм кайсы бригаданың әлеге адреска якын булуына карап, ярдәмгә барырга куша. Шалтыратулар бик күп була. Ә диспетчер кайсы ашыгычрак, кичектереп торырга ярамаганын билгели. Кайчакта авырулар кара йөз белән каршы алалар: “Иртән чакырган идем, көне буе килдегез”, — диләр. “Кайчаннан бирле авырыйсыз?” – дигән сорауга: “Бер атналап бар инде”, — диләр. “Сез бер атна эчендә үз сәламәтлегегезне кайгыртып, табибка да бармагансыз, ә ашыгыч ярдәмне 4 сәгать көткәнгә ачуыгыз килә”, — дип аңлата башласаң, яшьләр кыенсына бераз. Ә өлкәннәр аңламый. Чакырылган икән, ашыгыч ярдәм дип аталгач, тиз арада килеп җитәргә кирәк дип уйлыйлар. Бу урында, иң беренче чиратта, ашыгыч медицина ярдәменең кемгә күрсәтелергә тиешлеген, нидән гыйбарәт булуын аңларга кирәк. Ашыгыч ярдәм сорап, тормышка куркыныч янаганда гына шалтыратырга кирәк. Мәсәлән, йөрәк, кан басымы авырулары, җәрәхәтләнүләр, юл-транспорт һәлакәтләре, төшми торган югары температура һ.б. Урамда яки өйдә аңын югалткан кеше янына чакыру булса, әлбәттә, беренче эш итеп андыйларга ярдәмгә ашыгабыз. Чөнки ул кешегә кичекмәстән ярдәм кирәк. 03 телефонына еш шалтыратучылар шуны аңласыннар иде.

— Тагын бер сорауга ачыклык кертик әле, Сәйдәш. “Ашыгыч ярдәм чакыргач, фельд­шерлар аякларына бахила да киеп тормадылар, аяк киемнәре белән авыру янына уздылар”, — дигән зарларны ишеткәнем бар. Бу очракта ни дияр идең?

— Ашыгыч ярдәм фельдшерларына, табиб­ларына авыру булган урынга килгәндә, бахила кию мәҗбүри түгел. Бу кагыйдә Россия Сәламәтлек саклау ми­нистрлыгы тарафыннан кабул ителгән документта язылган. Беренче урында – авыруга ярдәм итү. Ә фатирда, йортта чисталык өчен кайгыручылар, кайчак без килгәнче келәм-палас­ларын алып куялар.

— Эш вакытында истә калган очраклар булдымы?

— Еллар дәвамында андый очраклар күп инде. Кызганыч, аяныч хәлләрне санаганчы, кайчак тузга язмаган сәбәп табып шалтыратучыларны әйтеп узасым килә. Мәсәлән, бервакыт иртәнге 4ләр тирәсендә бер әби шалтырата: “Мин йоклый алмыйм, күңелсез миңа. Килегез әле”, — ди. Мин: “Күңелсез булгач, табибларны түгел, якыннарыгызны, балаларыгызны чакырырга кирәк”, — дидем. Ул тыныч кына: “Балалар йоклыйлар, аларның иртәгә эшкә барасы”, — дип җавап кайтарды. Ашыгыч ярдәмне социаль ярдәм дә башкара дип уйлаучылар күп. Бер тапкыр: “Әниемнең йөрәге авырта”, — дигән чакыру буенча киттек. Барсак, улы: “Миңа әни өчен пенсия алырга доверенность язып бирегез әле”, — ди. «Мин социаль хезмәт күрсәтүче түгел, аларны чакырыгыз, нотариус килсен. Әниегез исән-сау утырып тора», — дип, саубуллашып чыгып киттем. Ә болай көндәлек чакыруларга килгәндә, алар арасында гади кеше өчен күңелгә уелып кала торганнары бихисап инде. Мин Ижауга килгәч, 5 ел диярлек реанимация бригадасында эшләдем. Шул вакытта спирт­лы эчемлекләр эчеп, бер-берсенә пычак белән кадаучыларны да, югары катлардан сикереп үлүчеләрне дә күрергә туры килде. Аварияләр вакытында зыян күргән кешене кисәкләп җыйган очраклар да булды. Юл-транспорт фаҗигаләрендә имгәнгән, машиналарга кысылып калган кешеләрне, аеруча балаларны күрү бик авыр. Әмма уяулыкны югалтмыйча, тиз арада ярдәм күрсәтергә тырышабыз. Бу хәлләргә һөнәри күзлектән карыйбыз. Чөнки безнең максат — булдыра алган кадәр тиз һәм сыйфатлы ярдәм күрсәтү.

— Бүгенге хәлләргә кайтып, коронавирус турында да сөйләшик әле. Белүемчә, син яздан бирле ковид бригадасында эшлисең.

— Әйе, мин майдан бирле ковид бригадасында эшлим. Эпидемия вакытында һәр адреска бару коронавирус белән күзгә-күз очрашу куркынычын тудырганын аңласам да, бу бригадада эшләргә үзем теләк белдердем. Яз көне без коронавирус ачык­ланган пациентларны хастаханәгә алып бардык. Авыру янына махсус костюмнар, күзлекләр, битлекләр киеп кердек. Бу шарт­ларда эшләү, әлбәттә, бик авыр, үзебезнең дә хәл бетә, сулавы авыр, җитмәсә, яз-җәй кызу булды. Хәтерләсәгез, яз көне чит илләргә, башка шәһәрләргә киткән кешеләрне аэропортларда каршы алып, үзизоляция урынына алып кайтуларны оеш­тырганнар иде. Шул вакытта мин Казан, Екатеринбург, Уфа аэропортларында якташларны каршы алучы бригада составында да эшләдем. Дөресен генә әйткәндә, әлеге вирусның барлыгына үзем авырмыйча ышанмадым да. Сентябрьдә без дә гаиләбез белән коронавирус белән авырдык. Аллага шөкер, җиңелчә генә уздырып җибәрдек.

— Газета укучыларыбызга нинди киңәшләр бирер идең?

— Иң беренче чиратта, әлбәттә, сакланырга кирәк. Бөтен җирдә битлек киеп йөрү мөһим. “Битлек кенә саклап калмый”, — диючеләр күп. Әйе, 100% саклану чарасы юк. Урамнарда, җәмәгать транспортларында, кибетләрдә кеше күп йөри. Кемдер йөткерә, кемдер төчкерә… Менә шуларны турыдан-туры суламас өчен битлек кияргә кирәк. Ә бүгенге көндә иң төп киңәш: кеше күп булган урыннарда сәбәпсезгә йөрмәскә тырышыгыз, кунакларга йөрешмәгез, үзе­гезне саклагыз.

Редакциядән: Июнь аенда Удмуртиянең Завьялово хастаханәсе табибы һәм ашыгыч ярдәм фельдшеры Россия Президенты Указы белән дәүләт бүләкләренә лаек булдылар. Шуларның берсе Сәйдәш Риян улы Галимуллин булуы белән без чиксез горурланабыз. Аңа икенче дәрәҗә “Ватан алдындагы хезмәтләре өчен” орденының медале тапшырылды. Милләттәшебезне чын күңелдән котлап, авыр хезмәте алдында баш иябез. Аңа ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, эшендә тагын да зуррак уңышлар телибез.

Удмуртиядә 1921 елның 25 ноябрендә Ижау табибларының өйгә килеп ашыгыч ярдәм күрсәтүен, тәүлек буе кизү торуын оештыру турында карар кабул ителә. Ашыгыч ярдәм өчен шәһәр лазаретында (хәрби частьтә урнашкан кечкенә генә медицина учреждениесе) бер бүлмә, 4 ярдәмче һәм җигүле ат бүленеп бирелә. Көн саен кизү торучы табиб билгеләнеп, аның фамилиясе җирле газетада басылып чыга торган булган. Ашыгыч ярдәмнең беренче баш табибы итеп Аркадий Иванович Соковнин билгеләнә. Бүгенге көндә Удмуртия ашыгыч ярдәм станциясенең 5 бүлекчәсе бар (шәһәребезнең һәр районында). Шәһәребез халкы өчен 56 табиб һәм фельдшер бригадасы хезмәт куя. Сентябрь аенда барлыгы 20895 чакыру булган, шуларның 2407се – балаларга.

Гүзәл ШАКИРОВА.