Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Тормыш дулкыннары
19.09.2019

Тормыш дулкыннары

Күптән түгел миңа газетабыз нәшер ителә башлаганнан бирле, аны халкыбызга таратучы Гөлфирә һәм Нәзгать Фәйзуллиннар гаиләсендә кунакта булырга туры килде. Икесе дә гомер буе агроном булып хезмәт куйганнар. Бу һөнәр — авыл хуҗалыгының тоткасы булып тора. Колхоз яки совхозда яхшы агроном булу — бу хуҗалыкта эшнең уңышлы куелышын, хуҗалыкның үсүен һәм алга баруын күрсәтә торган билге. Агрономнар — чын мәгънәсендә җирне сөюче, авыл тормышын үз итүче кешеләр. Ә Фәйзуллиннар гаиләсе — нәкъ шуның мисалы. Гомерләрен җиргә багышлаган гаиләнең хуҗалыгыннан, бакчасыннан җылылык, матурлык бөркелә. Нәзгать ага бик тыйнак акыллы, төпле фикерле кеше. Гөлфирә ханым ачык күңелле, эчендәгесе – тышында. Шушы көннәрдә Нәзгать ага 80 яшен тутыра, бергә гомер итүләренә 50 ел тула. Гомер яшәлгән, тормыш дулкыннары төрле яклап каккан мизгелләр шактый, сөйләшер сүзләр күп…

Гөлфирә дулкыны

Гөлфирә апа Минзәлә районының Тегермәнче авылында Инсафетдин абый белән Фәридә апаның ишле гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Әтисе Бөек Ватан сугышында әсирлеккә эләгә. Аны бер немец гаиләсенә хезмәтче итеп бирәләр. Ул анда хуҗалык эшләрен алып бара. “Әтиемнең елый-елый үзенең күргәннәрен сөйләгәне әле дә истә. Сугыш беткәч, аларны басуга атып үтерергә алып чыкканнар. “Рәткә тезелгән әсирләрне ата башладылар, шул чакта, бер атка атланган кеше чабып килеп “оставить” диде. Шулай исән калдым”, — дип сөйли иде. Атна саен Минзәләгә барып билгеләнеп кайта иде. Мин аны көтеп торам, чөнки ул һәрвакыт күчтәнәчләр белән кайта. Хәтерлим, берсендә кайтты да: “Минзәләгә башка барасы юк”, — диде. Мин дүрт яшьлек бала шул чакта: “Ник башка бармый икән?” — дип уйладым. Баксаң, 1953 ел, Сталин үлгән икән. Мәктәпне өч чакрым ераклыкта булган Иркәнеш мәктәбендә тәмамладым. Минзәлә педагогия училищесына укырга керергә документларымны биргән идем, конкурстан үтә алмадым. Шуңа күрә авыл хуҗалгы техникумына кереп, агроном һөнәрен үзләштердем. Укуны тәмамлагач, юллама алырга кердем. Миңа Әлмәт районын тәкъдим иттеләр, “Анда нефтьчеләр, бармыйм”, -дидем. Мине Әгерҗе районына җибәрделәр. Шулай итеп “кукурузник” самолетында Әгерҗегә килеп төштем. Авыл хуҗалыгы идарәсе мине “Дружба” колхозының Татар Шаршадасы авылына агроном итеп җибәрде. Яшь белгеч булгач, мине шунда ук комсомол секретаре итеп сайладылар. Нәкъ шул вакытта шушы авыл егете Әнвәр Зәйнетдинов Ерак Көнчыгышта Ватан алдындагы изге бурычын үтәгәндә һәлак булды. Аны җирләү эшләрен оештырып йөрдем. Биредә ел ярым эшләдем. Берзаман күрше Чишмә авылының төп агрономы Сәгыйрь абый Ситдыйков минем янга бер егет алып килде. Май ае, мин басуда. Теге егет, ялт кына кыр чәчәкләре җыеп, минем янга килеп бас­ты. Шулай итеп танышып киттек. Егеткә инде 30 яшь, аңа өйләнергә кирәк. Минем янга мотоцикл белән килеп йөри. Октябрь аенда кабат Сәгыйрь абый белән килделәр болар. “Без сине кияүгә алырга килдек”, — диләр. “Бармыйм, минем әнинең әле алты айлык баласы бар, аны тәрбияләргә булышырга кирәк”, — дидем. “Без хәл иттек”, — диделәр дә, алып киттеләр. “Мотоциклдан сикерәм”, — дип тә карыйм. Килеп кердем. Йортта берсеннән-берсе кечкенә балалар. Кайтып китмәкче булам, Нәзгать җибәрми. Шуннан калдым, язылыштык. Әле аның укуын тәмамлыйсы бар иде. Әти-әниләрдән ризалык сорарга кирәк. Телеграмма суктык: “Приедем вдвоем”, — дип. Әти ат белән алырга төшкән. “Без сине дус кызың белән кайтасыңдыр дип көттек”, — диде әти шул чакта. Каршы килмәделәр, яши башладык. Нәзгать укуын тәмамлагач, безне, яшь белгечләрне, иң беренче “Таң” колхозына (Кадыбаш) эшкә җибәрделәр. Анда өч ел ярым хезмәт куйдык. Аннан “Дружба” колхозы” ның Иске Чекалда авылына күчтек. Биредә ун ел җиң сызганып тормыш көттек. Бер улыбыз, бер кызыбыз туды. Колхозларның көчле чак­лары иде. Аннан Завьялово районының Гольян авылына күчтек. Монда табигать матур, Кама буе, биредә дүрт ел хезмәт куйдык. Ижау шәһәренә күчкәч, өченче балабыз — Камилебез туды. Мин Пирогово авылының теплица комбинатында эшли башладым. Якын булгач, балалар да булышты. Шулай итеп, шәһәрдә яши башладык”.

Нәзгать дулкыны

“Мин сугышка кадәр туган бала. Әнием Ижау шәһәренеке булган. Мин туып берничә көн үткәч, әнием, мине күтәреп, Кырынды авылына барган. Ул вакытларда “ситсы бумы” дигән гыйбарә бар иде. Кооперативка күпмедер акча түләп язылалар да, ул кооператив, сирәк очрый торган тукымалар сатуга кайткан саен, чек бирә дә, халык шуны чират белән ала. Үзәк өзгеч хәл: әниемне чиратта таптаганнар. Мине кемдер тартып алырга җитешкән. Әниемне хастаханәгә алып киткәннәр. Шуннан терелә алмый, миңа алты ай тулганда вафат булган. Мине әниемнең әниләре, туганнары тәрбияләгән. Әтием сугыштан үги әниемә хат язган: “Минем малайны алып кайтып тәрбиялә, югыйсә кайтмыйм”, — дигән. Мине үги әнием алып кайтып, әти сугыштан кайтканчы тәрбияләгән. Ул кайткач, яңадан җиде бала туды. Икесе кечкенә чакта ук тиф авыруыннан вафат булды. Әниемне: “Сабыр холыклы, зур гәүдәле иде”, — дип сөйлиләр. Аның туганнары белән аралашып яшибез. Җиденче классны тәмамлагач, алга таба укуны дәвам итә алмадым. Гаилә ишле, балалар кечкенә, аларга булышырга кирәк. Акча эшләр өчен Пермь өлкәсенә агач кисәргә киттем. Анда 1963 елга кадәр эшләдем, бик күп җәрәхәтләр алдым. Кайтып, колхозда механизатор булып эшли башладым. Сәламәтлегем начарлана башлады, шуңа укырга керергә уйладым. Кичке мәктәпне тәмамладым, хыялым институтка керү иде. Яшьтән үк журналист булу хыялы бар иде, шигырьләр иҗат итә идем. Ходай үзенекен эшләде, хыялым тормышка ашмады. Тәтеш совхоз-техникумын тәмамладым. Ижауда яши башлагач, механика заводының ярдәмче хуҗалыгында агроном, аннан “Ижсталь” заводының янгын бүлегендә җитәкче урынбасары булып эшләдем. Алга таба 23нче санлы училищега күчтем. Биредә хыялларыбыз зур иде. Козлово авылын ярдәмче хуҗалык итеп алып, анда теплицалар төземәкче идек. Ләкин 1991-1992 елларда дөнья үзгәрде. Хыяллар тормышка ашмады. Автопаркта тәэминатчы булып, лаек-лы ялга чыкканчы эшләдем. Хуҗалыгымның каралты-кураларын мин үз кулларым белән яңадан төзедем. Энекәшләр, сеңелкәшләр дә үсеп җитте. Энем Әхли минем юлдан китте. Колхозларның күтәрелү, таралу еллары бар да минем күз алдында булды. Инде ул елларда эшләгән чордашлардан “Таң” колхозы рәисе Равил Миңнегалиев кына исән. Ходай миңа: “Урман кисәрсең, җир сөрерсең, иген үстерерсең”, — дигән күрәсең. Башта Ходайдан: “60 яшькә кадәр яшәсәм ярар иде”, — дип сорый идем. Аннан: “2000 елда дөнья бетә”, — диделәр. “Шуны күрәсе иде бит”, — дип уйлый идем. Ходай кушкач, 80гә дә җиттек. Аллага шөкер, бик матур яшибез. Тормышыбыз җир белән бәйләнде, хезмәт куеп үтте. Үкенерлек булмады.
Тормыш диңгез, дулкыннары көчле,
Каршы тора алмасаң, агызыр…
Бергә түгел, хәтта бишкә бөкләп,
Ачы күз яшеңне тамызыр…
Әлеге хәл турында икесе дә күз яшьләрен тыя алмыйча сөйләделәр алар. “Мин эштә. Алты айлык Камилебезне 16 яшьлек кызыбыз Резеда карый. Эштән кайттым. Резеда баланы миңа бирде дә: “Әни, мине су коенырга чакыралар”, — дип йөгереп чыгып та китте. Бер көтү бала-чаганың су буена таба киткәнен күреп калдым. Озак та үтмәде теге балалар: “Резеда апа суга батты”, — дип елап кайттылар. Бер бала суга бата башлаган: “Резеда апа, коткар”, — дип кычкырган, безнең кыз кереп аны коткарган, үзе су төбенә киткән… Шул арада бөтен халык җыелып төшеп киттек. Күршедә яңа гына армиядән кайткан диңгезче егет бар иде, ул да чумып эзләде, табалмады. Икенче көнне водолазлар нәкъ шул баткан җирендә табып алдылар. Иптәшем ир-ат булса да, бу хәлне бик авыр кичерде, кызыбызны нык ярата иде”, — дип сөйләде Гөлфирә апа. “Кызыбыз бик акыллы иде. “Әтием, мин табиб булачакмын, син беркайчан да авырмассың”, — дип әйтә иде. Урамда көянтә-чиләк белән су күтәреп кайтучы, кибеттән авыр сумкалар күтәреп кайтучы өлкәннәргә булышыр иде. Мәктәптән кайткач, бераз начаррак укый торган балаларга дәрес әзерләргә булышырга бара иде, чөнки үзе гел яхшы билгеләренә генә укыды. Әле дә күз алдыбызда тора кызыбыз”, — диде Нәзгать абый күз яшьләренә буылып.
Джонатан Свифтның: “Кем дә кем, бер башак үскән җирдә тагын берне үстерсә, бер үлән сабагы үскән җирдә, икене үстерсә, ул кешегә барлык кешелек рәхмәтле булыр!” дигән сүзләре бар. Киләчәкләре бары тик компьютер хезмәте, заманча технологияләргә генә бәйле яшьләр аудиториясенең агроном һөнәренә карашлары икенче төрле булырга мөмкин. Нәзгать ага белән Гөлфирә апа үз һөнәрләре турында сөйләгәндә, мин үзебезнең Тугызбуй якларында гомер буе агроном булып эшләгән Хәйдәр абый Нәбиуллинны искә төшереп утырдым. Көнне төнгә ялгап, колхозлар күтәргән кешеләрнең хезмәте, тормышы яшьләргә үрнәк булсын иде.

Рәфилә Рәсүлева.