Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Тормышны яратып яшәү — үзе бәхет
8.05.2018

Тормышны яратып яшәү — үзе бәхет

Можга агросәнәгать көллиятендә студентлар өчен әнә шундый исем астында очрашу уздырылды. Шәһәребезнең “Гаилә” клубы вәкилләре, көллият хезмәткәрләре, педагоглар, психологлар, “Доверие” үзәге һәм “Релакс” волонтерлар үзәге активистлары яшьләргә гаилә кыйммәтләре, йөклелекне өзү һәм үз-үзеңә кул салуның ахыры нинди аянычлы икәнлеге турында сөйләделәр.
Яшьләр һәм яшүсмерләр арасында үз-үзенә кул салучылар саны артканнан-арта бара. Соңгы тикшерүләр һәм сораш­тырулар күрсәткәнчә, 13 яшьтән 17 яшькәчә яшүсмерләрнең 20%ы эмоциональ халәтләре тотрык­лы булмаучылар рәтенә керә. Алар арасында үз-үзләренә кул салу очраклары ешрак күзәтелә. Ә яшь егетләрнең үлеме бөтен дөнья буенча караганда Россиядә 3 тапкырга артыграк.
2017 елның беренче яртыеллыгында 9 яшьтән 18 яшькәчә яшүсмерләр арасында булган 100 суицид очрагы һәм үз-үзенә кул салырга теләгән 45 очрак анализланды. Өйрәнелгән күрсәткечләр арасында гаилә хәле, яшьтәшләре һәм ата-аналары белән ничек аралашуы, психик авыруларның барлыгы, якыннары һәм дуслары арасында үз-үзенә кул салучыларның булуы каралды. Үз-үзенә кул салучылар арасында егетләр — 52,3%, кызлар – 47,7% тәшкил итә. Яшүсмерләрнең уртача яше — 16,4 яшь. 50% очракта яшүсмерләр асылынып үлгән, 39,8% очрак биеклектән сикерүгә туры килә. Агулану, утлы корал куллану һәм башка очраклар 10,2% тәшкил итә.
Ата-аналарның һәм дусларның битарафлыгы, мәктәптәге проблемалар (еш кына яшүсмерләр аларны җиңеп чыгып булмый дип кабул итәләр), иртә башланган җенси тормышка психологик яктан әзер булмау үз-үзеңә кул салуга этәрүче сәбәп булып тора. Шулай ук исерткеч эчемлекләр кулланган яшүсмерләр арасында суицид очраклары ешрак күзәтелә.
Җитлегеп бетмәгән яшүсмерләр психологиясенә Интернет, социаль челтәрләр дә зур йогынты ясый. Хәтта үз-үзенә кул салуны пропагандалаган төркемнәр, сайтлар булуы да билгеле. Аларны ябып торсалар да, яңгырдан соң чыккан гөмбәләр сыман саннары арта гына. Андый төркемнәр үз-үзеңә кул салуны зур аудиториягә әйтергә курыкмаска, бу якты дөнья белән хушлашырга нинди мөмкинлекләр барлыгына өйрәтүче, боларның барысының да проблеманы чишү өчен бердәнбер юл дип күрсәтүче аралашу мәйданчыгы булып торалар. Әти-әниләр балаларының социаль челтәрләрдә нәрсә турында, кем белән аралашуын хәтта белмәскә дә мөмкиннәр. Кызганычка каршы, суицид очракларының артуына китерә торган Интернет челтәрендәге мондый төркемнәрнең артуы, яшүсмерләр һәм яшьләрнең алкоголь эчемлекләр куллануы, мәктәптәге проблемаларны чишә алмаулары — әле бик аз өйрәнелгән катламнар булып тора. Шуңа күрә безнең илебездә психологларга һәм социаль өлкәдә эшләүчеләргә яңа алымнар өйрәнү, белем туплау бик мөһим.
Очрашу вакытында студентларга тормышта ниндидер авырлыклар килеп чыкса, аноним рәвештә “Доверие” үзәгенә мөрәҗәгать итәргә мөмкинлек булуы турында сөйләдек. Үзем педагог һәм мөселман буларак, яшьләргә тормыш кыйммәтләре турында аңлатырга тырыштым. Тормыш кыйммәтләре дип, мин түбәндәгеләрне аерып әйттем: сәламәтлек, вакыт, белем алу, мәхәббәт, һәрвакыт үсештә булу, иҗат итү һәм ирекле булу. Бу бик мөһим әйберләр. Картлык бик тиз килеп җитә. Инде шул чакта артка борылып карагач, гомер буе дөрес яшәү рәвеше алып бармавыңны һәм инде бернәрсәне дә үзгәртеп булмавын аңласаң, бик аяныч булыр. Әгәр дә яшьләр үзләренең бу тормышта нәрсәгә ирешергә теләүләрен аңлап, тормыш кыйммәтләрен алга куеп яшәсәләр, аларның һәр көне ниндидер бер мәгънә белән тулачак.

Тормыш без теләгән кебек матур һәм кызыклы. Аллаһы Тәгалә биргән гомерне яратып яшик.

Зөлфирә Субаева, Можга шәһәре.