Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Тормышка гашыйк шәхес
31.10.2018

Тормышка гашыйк шәхес

Кеше гомере тыгыз бер йомгак кебек, яши-яши әкренләп сүтелә. Һәркемнең үз язмышы, үз тормыш юлы. Өлкән яшьтәге абый-апаларның тормыш юлына күз саласың да, хәйран каласың… Анда сынаулар да, бәхетле-шатлыклы мизгелләр дә, ирешелгән уңышлар да бихисап.
Бүгенге көндә 85нче яшен тәгәрәтүче, күп төрле дипломнар, почет грамоталары, медальләр, “Удмуртия АССР ветераны” мактаулы исеме иясе Мулланәҗип Маннап улы Маннапов – шундый шәхесләрнең берсе. Язмабыз герое Кияс районы Байсар авылында 10 балалы гаиләдә икенче сабый булып дөньяга килә. Сугыш еллары балалары булганлыктан, Мулланәҗип аганың балачак сукмаклары да сикәлтәле, сынауларга бай була. Балачагын искә алып ул: “1941нче елда сугыш башланды, әтиебезне фронтка алдылар. Укытучыбыз Касыйм абый Фәйзуллин да фронтка китте. Укулар туктатылды, эшче куллар кирәк булганлыктан, колхозда – балаларга эшләргә туры килде”, — дип искә ала. Киләчәккә якты хыяллар белән янучы яшүсмер сугыштан соң, Сарапул шәһәренә тракторчы һөнәрен үзләштерү максаты белән, укырга китә. Белем туплаганнан соң, авылын үстерү нияте белән, туган нигезенә кире кайта. Хәзерге заманда күп кенә яшүсмерләр әти-әни канаты астында иркәләнеп, булганына шөкер итми, кыбырсып үсәләр. Мулланәҗип ага чоры балалары алны-ялны белмичә, тир түгеп эшләргә мәҗбүр булганнар. Язмабыз герое да яшьтәшләре белән беррәттән колхозның тракторларын иярләгән. “Колхозда уңышлы гына эшләп, хезмәтебез җай гына барганда, 1954нең март аенда, Павлодар өлкәсенә беренче тапкыр чирәм җиргә киттем. Монда хезмәт куючыларны армия сафларына алмаска дигән карар чыккан иде, ләкин ул карарның көче озакка бармады, безне армиягә алып киттеләр”, — ди Мулланәҗип ага.
Яшьләй инде күп сынаулар үткән Мулланәҗипкә 3 хәрби округта хезмәт итәргә туры килә. Баку шәһәрендә башланган хезмәте Кропоткин шәһәренең очучылар частендә дәвам итә. Бу өлкәне үз итеп, егет авиация мәктәбен тәмамлый һәм У– 2, ПО – 2 очкычларында бортмеханик булып эшли башлый. “Кайсы якларга хезмәт итәргә юллама бирү турында сорау тугач, туган яклар аша узармын, туган җирләрне, якташларны, танышларымны күрермен дип, Комсомольск-на-Амурега очарга уй­лаган идем. Тик мине Киев шә­һәренең үзәк аэродромына юлладылар. Биредә ике ел хезмәт куйганнан соң, әниемнең туган якларга күченеп кайтуымны үтенеп язган хатын алдым. Миңа ул вакытта 26 яшь булгандыр, ике дә уйламыйча кайтып киттем”, — ди Мулланәҗип ага.
Туган якларына кайту аның тормышына бәхет, куаныч алып килә. Гомерлек мәхәббәтен дә ул нәкъ туган ягында очрата. Кияс авылында шәфкать туташы булып хезмәт итүче Хәнүзә исемле кыз белән танышып, матур гаилә корырга насыйп була аңа. “Сөйләсәң, истәлекләрдән бер зур китап бас­тырырга булыр иде. Хәнүзә белән матур тормыш иттек. Бер ул һәм бер кыз үстердек. Хәнүзәм гомере буе һөнәренә тугры булып, Кияс хастаханәсендә эшләде. Хезмәт стажы — 50 ел. Бергә тормыш итүебезгә дә, Ходайга шөкер, 57 ел тулды”, — ди Мулланәҗип ага гаилә тормышы белән таныштырып.
Язмабыз герое үзенең уңышлары турында тирәнгә кереп китеп сөйләргә яратмый, тыйнак шәхес. Киясның “Урожай” колхозында, Кияс авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында Мулланәҗип ага белән озак еллар хезмәт иткән хезмәттәшләре, аның турында тырыш, үз-үзенә карата таләпчән, максатчан булуын билгеләп үтәләр. Мулланәҗип ага бүгенге көндә дә тик тормас, тынгысыз җан. 1996нчы елда лаеклы ялга чыкканнан соң, Кияс авыл җирлеге ветераннар советы рәисе вазифасын уңышлы гына алып бара. Районда һәм республика күләмендә үткәрелә торган чараларда актив катнаша. “Бүгенге көндә кул астымда йөздән артык пенсионер исәптә. Җитәкчеләр: “Кул-аякларың йөреп торганда, эшлибез әле”, — дип канатландырып торалар. Ничек аларның ышанычын акламыйсың?!” — ди ул елмаеп.
Бүгенге көндә яраткан өч оныгына, 4 яшьлек оныкчыгына бабай булган Мулланәҗип ага яшьләрнең тормыш рәвеше белән килешми: “Яшьләр хәзер башкача, ничектер күңелсезләнеп, баш иеп йөрүчән. “Теге-бу төш авырта”, — дип зарланучан. Хезмәттәшләрем арасында да бар андыйлар. Күңел төшенкелегенә бирелүчеләргә дүрт стена эчендә утырмаска киңәш бирәм. Спорт белән шөгыльләнү – дөньяга башка караш тудыра”, — ди ул. Мулланәҗип ага үзе өлкән яшьтә булуына карамастан, бүгенге көндә дә спорт белән шөгыльләнә. Дартс, волейбол, баскетбол, ату ярышлары буенча 50ләп грамотасы бар. Хәзерге вакытта да дартс белән шөгыльләнә, ярышларда катнашып, алдынгы урыннар яулый. Алай гына да түгел, Мулланәҗип аганың күп укуы, үз районында гына түгел, рес­публикада һәм илдә барган күп вакыйгалардан хәбәрдар булуы сок­ландыра.

Киләчәктә дә тормышка булган мәхәббәте, хөрмәте сүнмичә, сүрелмичә, аңа тагын озак еллар якыннарының җан җылысын тоеп, бәхетле, озын гомер кичерергә насыйп булсын.

Ләйсән Әхмәтова.