Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Тирән эз калдырды
24.11.2021

Тирән эз калдырды

Безнең әни Нәфисә Низамова Рыс авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Низаметдин бабай 1930 елда, печән чапканда, салкын тидереп авырый һәм вафат була. Әнигә ул вакытта 12 яшь була. Әбигә тормыш итү кыенлаша. Ул Кәлимулла һәм Әхмәтситдыйк абыйны Балтач балалар йортына тапшыра. Әнине һәм Хәсән абыйны алып, Мәскәү өлкәсенә торф чыгарырга китә. Әни анда баракта яшәүчеләрнең балаларын карый.

Аннан кайткач, әни Салагышта укый башлый. Башта бабаларында тора, аннан интернатта торып укый. Мөхәммәтгали бабай әнинең пионер булуын хуп күрми. Шуның өчен әни, бабайлар өенә якынлашканда, галстугын сала торган булган. Салагышта җиденче классны тәмамлагач, Чистай пед­училищесының мәктәпкәчә белем бирү бүлегендә укый һәм аннан “дошкольный инспектор” дигән белгечлек алып чыга. Аны Барҗы-Умгага башлангыч мәктәбенә укытучы итеп җибәргәннәр.
Сугыш башлангач, әни үз ирке белән фронтка китәргә сорап, хәр­би комиссариатка гариза бирә, ләкин рөхсәт итмиләр. Ул Барҗы-Умга башлангыч мәктәбенең укытучысы һәм мөдире итеп билгеләнә. Әни белән әти партия әгъзалары, агитатор, депутат, активист булгач, салымнарны беренче булып түләргә тиеш булганнар. Әни кич дәресләргә хәзерләнгәч, үзебезнең гаиләгә, авылдашларга киемнәр тегә иде. Шуның өчен аңа авыл халкы сөт, йомырка, май бирә иде. Балачакта абажур урынына кәгазь каплаган керосин лампасы фителенең леп-леп итеп янганын, шәмәхә карага манган каләмнең шыгырдап кәгазьдә эз калдырганын тыңлап утыру ошый иде миңа. Әнинең дәрескә хәзерләнгәненә, планнар төзегәненә, конспектлар язганына карап: “Әни күп укый, барысын да белә бит”, — дип га­җәпләнә идем. Кайчак дидактик материалларны әзерләргә бөтен гаилә белән булыша идек.
1954 елда әни Алабуга пед­­агогия ин­­с­ти­тутының рус-татар теле бүлегенә читтән торып укырга керде. Тик гаилә мәшәкатьләре, сәламәтлеге какшау аркасында, институтны тәмамлый алмады. Дөрес, йорт эшләрен бөтен гаилә белән эшли идек. Кичке ашка безнең гаилә бергә җыелып утыра иде. Түрдә – бабай, әби аш бүлә. Чәйне бабайдан башка беркем дә салмады. Тик кайчак әнине көтә-көтә аш куерып бетә иде.
Отпуск вакытында да әни өйдә утырмады, безгә дә тынгылык бирмәде. Быргы тавышы ишетелүгә укучы балалар мәктәпкә җыелырга тиеш иделәр. Бер елны җитен йолыктык, борчак йолкуда да катнаш­тык, фермага да булышырга бардык, колхозга көл, тавык тизәге җыйдык.
Әни нәрсәгә тотынса да, булдыра иде: койма кадакларга, яшелчә үстерергә, мал карарга, тегү тегәргә, чигәргә, йон эрләргә, бәйләргә, атта йөрергә… Пенсиягә чыкканчы велосипедта да, чаңгыда да йөрде. Бик тигез итеп сарык, кәҗә, куян, хәтта эт йонын эрли иде. Безгә шарф­лар, башлыклар, кофталар, перчаткалар һ.б. бәйләде. Чигүнең дә төрлесеннән булдыра иде. Өйдәге бар нәрсә — ашъяу­лыклар, ишек пәрдәләре, диван япмасы, тастымаллар аның кулы белән чигелгән. Караватка элгән челтәрләр, самавыр, тегү машинасы япкычлары, тәрәзә пәрдәләре, салфеткалар нинди матур иделәр, кайберләре хәзер дә исән әле. Өйдә, бакчада гөлләр үстерү дә әнинең яраткан шөгыле иде. Авылда торганда да, Ижауга күчкәч тә, өйдәге тәрәзә төпләрендә матур гөлләр чәчәк атып утырдылар. Аның гөлләре балалар укыган мәктәпне, мин эшләгән техникумны да бизиләр иде. Квартирага күчкәч, подъезд алдындагы бакчага утырта иде чәчәкләрен.
Безнең өйдә һәрвакыт кеше булды. Кемгәдер русча хат язарга кирәк, кемгәдер – гариза, хәтта төнлә дә, гаиләдә савыт-саба шалтырый башласа, киләләр иде. Әти белән әни торып, аларны тынычландыралар иде. Яңа ел алдыннан бер тиенлек дәфтәрне таратып, әни тегү машинасында конверт­лар тегә иде. Алар, бер-берсенә ялганып, флажоклар сыман идәнгә коелалар. Аннан укучы балалар ул конвертларга яңа елга багышланган рәсемнәр төшерәләр. Шул конверт­ларга прәннек, кәнфит, печенье тутыру, яңа ел чыршысын бизәү үзе бер вакыйга иде.
Мәктәп яңадан салынды. Әни­гә мәктәпнең планын сызып, төзү эшләренең прорабы булып эш­ләргә туры килде. Укулар вакытлыча медпункт бинасында барды. 10 тапкыр авыл советы депутаты итеп сайланды. Авыл советы бетерелгәч, авыл комитеты рәисе итеп билгеләнде. Гомере буе мәктәп хәлләре, авыл тормышы турында газета, журналларга хәбәрләр язып торды. Укыту-тәрбия эшендә ирешкән уңышлары өчен әни күп тапкырлар Мактау грамоталары белән бүләкләнде. Аның җиде медале бар. Хезмәт ветераны.
Кызганыч, әнкәй бүгенге көндә безнең арада юк инде. Әмма без, аның балалары, авылдашлар, укучылары аны хәзер дә сагынып искә алабыз.

Дилә Корбанова, Ижау шәһәре.