Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Тимер юл хаталарны кичерми!
29.05.2019

Тимер юл хаталарны кичерми!

2019 ел башыннан Горький тимер юлында 25 кеше зыян күргән, 2018 елның шул ук чорында 27 кеше имгәнгән.
Уздырылган тикшерүләр нәтиҗәсендә зыян күргән 25 кешенең 21е тиешле булмаган урыннарда йөрү сәбәпле имгәнгән. 4 кеше исә тимер юлның тавыш һәм яктылык сигнализациясе белән җиһазландырылган махсус җәяүлеләр чыгу урынында зыян күргән. Әлеге 4 кешенең өчесе — өлкән яшьтә.
Балигъ булмаган балаларның тимер юлда имгәнүе аеруча борчу тудыра. Бу бигрәк тә җәйге яллар вакытына туры килә. Балалар белән булган фаҗигадә үз балаларына куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатмаган, балаларының буш вакытларын кайда һәм кем белән уздыруларын контрольдә тотмаган, үзләре үрнәк күрсәтмәгән өлкәннәрнең гаебе зур.
Еш кына балалар һәм яшүсмерләр тимер юлны билгеләнмәгән урыннарда чыгып йөрү аркасында зыян күрәләр. Шул ук вакытта яшьләр еш кына кесә телефоны буенча сөйләшеп яки музыка тыңлап, игътибарларын югалталар, поездның тавыш сигналларын ишетмиләр.
Игътибар:
— якынлашып килүче поезд алдыннан билгеләнмәгән урында тимер юлны аркылы чыгу тыела;
— туктап торган поездларга һәм цистерналарга менү тыела;
— вагоннар астыннан чыгарга ярамый;
— соңгы вагон артларында ябышып бару, вагоннарның түбәләрендә, шулай ук йөк поездларында йөрү тыела.

Рельслардан килүче поезд ашыгыч рәвештә туктарга мәҗбүр булса да, тормозга баскач, поезд 700-1200 метр үткәч кенә туктый ала. Бу минутларда поезд 1 секунд эчендә 30 һәм аннан да күбрәк метр араны үтәргә сәләтле. Ә кеше шушы санаулы мизгелдә нәрсә эшләргә кирәклеген дә аңлап җитешмичә, зыян күрә.
Тимер юлда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү балаларның сәламәтлеген һәм гомерләрен саклап калырга мөмкинлек бирәчәк. Балаларга тимер юлларның уен мәйданы түгеллеген төшендерү — олыларның бурычы.