Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Тиздән финал
22.03.2018

Тиздән финал

“Татар кызы – 2018” конкурсы финалына санаулы гына көннәр калып бара. Кызлар да Удмуртиянең иң гүзәл, сәләтле татар кызы исемен яулау өчен тырышып әзерләнәләр. Туган телебезне, әдәбиятыбызны, тарихны өйрәнүләрен дәвам итәләр. Алар традиция буенча ана телендә инша да яздылар. Укытучылары — Альбина Шәйхетдинова. Кызларның “Ижау — минем яраткан шәһәрем” дигән темага багышланган кечкенә иҗат җимешләрен һәр елдагыча сезгә тә тәкъдим итәбез.

Яшьлегем шәһәре

Мин 2015 елда Ижау дәүләт медицина академиясенә Яр Чаллы шәһәреннән укырга килдем. Удмуртиянең башкаласы — зур, бай тарихлы шәһәр. Беренче мәлне мин бу шәһәрне ошатып бетермәдем, ул туган ягымны, әти-әниемне сагыну хисләре белән бәйле булгандыр. Вакыт узгач, яңа дуслар, танышлар табылды, элегрәк ошамаган Ижау күңелемә якынайды.
Хәзерге вакытта Удмуртия башкаласы — яраткан шәһәрем. Монда минем яшьлегем, дусларым. Мин шәһәргә икенче күзлектән карый башладым. Аның матурлыгын күрәм, ачык күңелле, ярдәмчел кешеләрен якын итәм. Башкала — илебезнең сәнәгать үзәге. Ул Бөек Ватан сугышында фронтны сугыш кораллары белән тәэмин иткән. Урамнардагы тарихи йортлар игътибарны үзенә җәлеп итә. Парклар, Үзәк мәйдан, театрлар таң калдыра. Башка бер шәһәрдә дә булмаган үзенчәлекле һәйкәлләргә дә бай Ижау. Хәзерге вакытта бөтен туган­нарымны, дусларымны кунакка чакырам. Бергәләп музейларга, театрларга йөрибез. Аларга шәһәр турында белгәннәремне сөйлим.

Чулпан Гарипова.

Ижау — күпмилләтле шәһәр

Ижау белән мин 2013 елда — медицина академиясенә укырга кергәч таныштым. Азин урамы буенча килүемне һәм чын татарча, милли бизәкләр белән бизәлгән йорт тәрәзәләрен күреп аптырашка калуымны әле дә хәтерлим. Алар миңа Татарстанымны искә төшерде.
Соңрак шәһәрнең бу өлешен “Татар базары” дип йөрткәннәрен белдем. Юлыбыз Пушкинская урамы буйлап дәвам итте. Хәзер мин шушы урамда яшим. Мондагы йорт­лар үткән чорларны хәтерләтә, үзләрендә бик күп серләр саклыйдыр алар.
Ижау – минем тормышымның яңа бите. Мин аны төрле милләт кешеләрен берләштереп, дус, тату яшәү мөмкинлеге биргәне өчен яратам.

Диләрә Гыйльметдинова.

Киләчәк буынга җиткерелсен

Мин үзем Татарстаннан. Ижау дәүләт медицина академиясенә укырга кердем. Беренче тапкыр килгәч, шәһәрне яратмадым. Ләкин яши, монда укый башлагач, барысы да үзгәрде. Буш вакытларымны күбрәк саф һавада Ижау урамнары буйлап йөреп уздыра башладым. Миңа бигрәк тә зоопарк ошады. Андагы җәнлекләрнең күплегенә исем китте. Юкка гына ул илебездә иң яхшылардан саналмыйдыр. Ижауда шулай ук төрле һәйкәлләрне, музейларны күрергә була. Шәһәрнең тарихи йортлары миңа аеруча ошый. Шәһәр җитәкчелеге бу матурлыкны саклап, киләчәк буынга җиткерү турында уйлансын иде.

Роксана Салихова.

Удмуртиядә яшәвемә горурланам

Ижауга мин беренче тапкыр 2015 елның август аенда килдем. Шәһәр күңелемә хуш килде. Иң яраткан урыным – Киров исемендәге ял паркы. Анда йөреп, мин үземә көч алам, уйланам, хыялланам, шунда җаныма ял табам.
Ижауда тарихи биналар белән рәттән яңа, заманчаларын да күререгә була. Йөгерергә чыккач, кайвакыт туктап, аларга сок­ланып карап торам. Шәһәргә Советлар чоры зур тәэсир иткән. Бу кайбер йортлардагы сурәтләрдә чагыла. Ижауны корал башкаласы буларак беләләр. Шуңа күрә Удмуртия башкаласында яшәү миңа горурлык хисе бирә.

Регина Сәйфиева.

Ижауга яшәргә күчәр идем

Ижауда туып-үсмәсәм дә, ул минем күңелемә бик якын. Миңа биредәге милли мохит ошый. Төрле милләт кешеләре үзара дус-тату яшиләр, бергәләп төрле бәйрәмнәр уздыралар.
Биредә күп төрле уку йортлары бар, җаның теләгәнен сайлап, рәхәтләнеп укы гына. Алар илебездә иң яхшылардан санала. Удмуртиядә медицина хезмәте дә югары. Мин гаиләм белән һәрвакыт Әгерҗедән Ижау хастаханәләренә дәваланырга киләм.
Шәһәрнең иң матур урыны – буа буе. Анда искиткеч манзарага тап буласың! Мөмкинлегем булса, мин ике дә уйламыйча, Ижауга яшәргә күчәр идем.

Аида Мәгъдәнурова.