Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Террорчылык – XXI гасыр куркынычы
19.09.2019

Террорчылык – XXI гасыр куркынычы

Удмуртиядә террорчылык һәм экстремизм буенча профилактика эшләре үткәреләчәк. Бу хакта 11 сентябрьдә Халыклар дуслыгы йортында узган “Террорчылык – XXI гасыр куркынычы” дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында сөйләштеләр.
Очрашуда «Удмуртская правда» газетасының баш мөхәррире Энвиль Касимов, Республикада террорчылыкка каршы комиссия бүлеге консультанты Ольга Меркушева, Сарапул мәктәбендә тоткыннарны азат итү операциясендә катнашкан генерал-майор Владимир Орехов, Россия Тикшерү комитетының Удмуртия буенча идарәсе хезмәткәре Михаил Соловьев, Эчке эшләр министрлыгының балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторы Анна Белослудцева, дин әһелләре, Ижау мәктәпләре һәм көллиятләре укытучылары катнашты.
Чыгышларның һәрберсе дә файдалы, эчтәлекле булды. Анна Белослудцева балигъ булмаганнарның террорчылык юнәлешендә ешрак хокук бозуларын билгеләп үтте. “Экстремизм юнәлешендәге җинаятьләрдә катнашучыларның уртача 80%ын 30 яшькә кадәрге кешеләр тәшкил итә”, — диде ул. Михаил Соловьев үз чыгышында яшүсмерләрнең күпчелек Интернет аша хокук бозуларын билгеләп үтте: “2018 елда кузгатылган сигез җинаять эшенең җидесе Интернет челтәре аша кылынган”.
Түгәрәк өстәлдә катнашкан укытучылар әлеге сөйләшүнең бик файдалы булуын, террорчылык һәм экстремизм буенча балалар белән профилактик сөйләшүләр уздырачак­ларын, биредә алынган мәгълүматларны кулланачакларын әйтеп үттеләр. Шулай ук регионда “Безнең заман геройлары” дигән проектны гамәлгә ашыру башланачак. Әлеге проект кысларында укучылар белән очрашу өчен мәктәпләргә террорчылыкка каршы операцияләрдә катнашкан кешеләр, заман геройларының язмышлары турында язу өчен әлеге чараларга журналистлар да чакырылачак. “Әлеге язмаларны туплап, без китап чыгарырга уйлыйбыз. 9 декабрь – Россия геройлары көненә бу басма әзер булыр дип планлаштырабыз”, — диде Энвиль Касимов.
Әлеге очрашуда Ижау Җәмигъ мәчете имамы Исмәгыйль хәзрәт Шәйхетдинов да чыгыш ясады. Аның чыгышын сезгә дә тәкъдим итәбез.

Ислам – тынычлык дине

Сүземне: «Сезгә тынычлык, Аллаһы Тәгаләнең шәфкате һәм аның хәер-фатихасы!» — дип башлап, болай сәламләшүнең мәгънәсен аңлатасым килә. Беренчедән, ул башта ук дога-теләк кебек яңгырый. Икенчедән, мөселманнарның бер-берсе белән һәр очрашуда сәламләшүендә тынычлыкны сөю, шәфкатьлелек һәм игелеклелек чагыла. “Ислам” сүзе дә Аллаһы Тәгаләнең 99 исеменең берсе булган “сәлам” сүзе белән тамырдаш булып тора һәм ул “Тынычлык, иминлек, коткару, сәламәтлек” дигәнне аңлата.
Исламның ике төп чыганагы — Изге Коръән һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.с.) сөннәте. Ислам дине экстремизм күренешләренә, террорчылыкка карата нинди карашта соң? Беренчедән, динебезнең төп бурычларыннан берсе — яһүдилек, христианлык диннәрендәге кебек үк, җәмгыятьтә тәртип һәм тотрыклылыкны саклау. Чөнки тотрыклылык булмаса, теләсә кайсы җәмгыять үз-үзен алга таба үлүгә дучар итә.
Иң беренче һәм иң төп принципларның берсе — кеше тормышының иң югары дәрәҗәдә торуы. Шәригать буенча кеше үтерү — зур гөнаһ. Чөнки бу кешегә гомерне Аллаһы Тәгалә биргән һәм бары тик Ул гына теге яки бу кешенең гомере кайчан бетәчәген хәл итә ала. Билгеле, аерым очраклар бар. Мәсәлән, сихерчеләргә яки башка кешене үтерүчеләргә карата Ислам кануннары буенча чыгарылган үлем хөкеме. Яки, сиңа үлем янаган очракта үз-үзеңне яклау, яки үз Ватаныңны сакларга кирәк булганда. Шулай ук изге сугыш вакытында кара-каршы бәрелештә дошманыңны үтерү дә аерым очракка туры килә. Тик бүгенге көндә изге сугыш игълан итү өчен шартлар юк. Дөньяда вәзгыятьне исәпкә алганда, мондый шартлар бөтенләй дә барлыкка килмәс. Җиһад — Ислам тәгълиматында дин өчен изге сугыш (көрәш), Аллаһ юлында тырышлык кую дигәнне аңлата. Бүгенге көндә үзләрен “җиһадчылар” һәм “мөҗәһитләр” дип атаучылар кылган гамәлләр кешеләр арасында күп санлы корбаннарга, җәмгыятьтә мөселманнарның, Ислам диненең абруе төшүгә китерә. Бу исә “җиһад”ның асыл мәгънәсенең киресе булып чыга. Аллаһ Тәгалә исеме күтәрелми, киресенчә, кешелеккә зыян салучы булып санала башлый. Дөрес, шәригать кануннары буенча гына яшәгән хак мөселманнар белән аралашучылар моны дөрес итеп аңлыйлар. Чөнки җиһад бүгенге көндә бары тик тыныч юл белән генә алып барылырга мөмкин. Ә бүгенге көндә мөселманнарның тыныч кына алып барыла торган уртак тырышлыклары күп. Мәсәлән, башка конфессияләргә Ислам диненең асыл мәгънәсен массакүләм мәгълүмат чаралары, социаль челтәрләр аша дөрес итеп аңлату. Мөселманнарның белемнәрен арттыру, дин кардәшләребезнең фәнни-техник эшләрдә катнашуы, үзләре яшәгән илләрдә мөселманнарның матди һәм социаль хәлен яхшырту. Иң мөһиме — тырышып дөнья көтеп, матур итеп яшәп, үз үрнәгеңдә хак мөселманның нинди булуын күрсәтү.
Бүгенге көндә тыныч халыкка каршы – мөселманнармы алар, христианнармы яки башка милләт вәкилләреме – “изге сугыш” алып барырга тырышу Коръәндә дә, Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) сөннәтендә дә аклау таба алмый. Алар изге аять, хәдисләрдән үзләренә кирәкле сүзләрне генә алалар. Тик бу сүзләрнең каян килеп чыкканын да, чын асылын да өйрәнмиләр.
Европада, Америкада, Россиядә кылынган терактлар аркасында гаепсез кешеләрнең каны коелуы, әлбәттә, зур явызлык. Ләкин үзләрен “ИГИЛ” (Россиядә тыелган террорчылык оешмасы) дип атаучы бу “хәшәрәтләр”нең төп корбаннары кем соң? Ирак һәм Сириядә гаепсез мөселманнарның каны елгалап ага. Ә Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) бер хәдисендә: “Әгәр дә ике мөселман бер-берсенә каршы корал күтәрсәләр, икесе дә тәмуг утында янарлар”, — диелә. Бу сүзләргә нигезләнсәк кенә дә, мөселман илләрендә дин кардәшләребезнең каны түгелергә тиеш түгел. Кызганычка каршы, бүгенге көндә Ислам дөньясы фетнәле булган бер аралыкны үтә. Якын Көнчыгышта барган вакыйгалар моның ачык мисалы булып торалар. Иң зур куркыныч тудыручы һәм бу фетнәгә нигез салучылар – ИГИЛ (Россиядә тыелган террорчылар оешмасы). Мондый төркемнәрнең барлыкка килүе иң беренче чиратта диннең асылын, аның хакыйкый кыйммәтләрен белмәүдән килә.
Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) ахырзаман галәмәтләре турында сөйләгәндә дә, дини белемнәре бик сай булган мөселманнарның, үзләрен бөтен мөселманнар өстеннән баш итеп күреп, башка дин кардәшләрен үтерәчәкләре турында әйтә. Рәсүлебез үз үлеменнән соң да фетнә башланасын алдан белә. Тик Ислам дөньясы әлеге фетнәдән, болганчыктан чыга ала. Мондый вакытта хак мөселман ның нишләргә тиешлеге турында да әйтеп калдыра Пәйгамбәребез (с.г.в.с.): “Әгәр дә син фетнәгә эләккәнсең икән, өең булса – өйдә кал. Кырың булса – шунда кал һәм эшлә. Әгәр дә синең өең дә, кырың да юк икән, бу урынны калдырып кит. Коралың булса, аны ват, башка кеше аны алып, кемнедер үтерә алмасын”. Ә югарыда телгә алган оешмага керергә ашыгучылар Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) кушканның нәкъ киресен эшлиләр.
Әлеге оешманы көнбатыштагы махсус хезмәтләрнең барлыкка китерүе турындагы мәгълүмат та бик күп. Аны төзүчеләр Исламны дөньяга иң зур куркыныч тудыручы дин итеп танытырга тырыштылар. Күпләр, канкойгыч сугыштан качып, Европага чыгып китәргә мәҗбүр булдылар. Европада массакүләм исламофобия барлыкка килде. Массакүләм мәгълүмат чаралары качкыннарның Европа кешеләренә һөҗүм итүләре турындагы язмалар белән тулды. Моның өчен бөтен кешегә дә рәттән ташланучы психик яктан авыручыларны да таптылар. Тик үз илләрен ташлап чыгып китәргә мәҗбүр булган качкыннарның нәрсә аша узуын да истән чыгармыйк. Мин мондый язмышны беркемгә дә теләмим.
Саддам Хусейн керткән режим демократик яктан начар, хәтта явыз да иде. Ләкин моңа карамастан, илдә тынычлык хөкем сөрде, икътисади үсеш тә сизелде. Ә хәзер Ирак җимерелгән, анда сугыш бара. Ә Муаммар Каддафи идарә иткән чорда Ливия лирасы гарәп илләрендә һәм Төньяк Африкада көндәшлек алып барырдай акча берәмлеге булды. Илдә күп төрле социаль проектлар эшләде. Хәзер анда анархия һәм җимереклекләр. Бүгенге көндә гади мөселманнар зыян күрә, күп кенә дини басмалар тыелды, мәдрәсәләр ябылды. Шәригатебездә тагын шундый бер аять бар: “Мөселманнарны җәберләсә дә, үзе дә мөселман булган ил башлыгына каршы чыгарга ярамый, ул тулысынча Исламнан киткәнче”. Бу шулай ук фетнә барлыкка килүе белән аңлатыла. Чөнки аны идарәдән алып ташласалар да, хакимлек итүне бүлә башлаячаклар, гражданнар сугышы барлыкка киләчәк һәм башкалар. Бер җинаять икенчесен барлыкка китерә. Ягъни хакимнәрне урыннарыннан алу турындагы чакырулар шулай ук шәригатебезгә туры килми. Бу мөселман булмаган патшаларга карата да шулай. Чөнки явызлык кылу, көчләү беркайчан да яхшылык китермәячәк.
Хак мөселманнар кеше үтерүнең зур гөнаһ икәнен, Ислам дине – тынычлык дине икәнен яхшы беләләр. Илләребезгә тынычлык насыйп булсын.

Исмәгыйль хәзрәт Шәйхетдинов, Ижау Җәмигъ мәчете имамы.