Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Без рубрики - Тернәкләндерү үзәге төзелеше дәвам итә
14.06.2017

Тернәкләндерү үзәге төзелеше дәвам итә

“Республиканың мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен реабилитация үзәге” төзелеше дәвам итә.
Аны тәмамлау өчен 217 млн. сум, ә җиһазлау өчен тагын 78 млн. сум акча таләп ителә. Әлеге мөһим объект төзелешенә танылган эшмәкәр Михаил Гуцериев оештырган “САФМАР” хәйрия фонды ел саен 100 млн. сум күләмендә матди ярдәм күрсәтә. Быел ул өстәмә 50 млн. сум бирәчәк. Александр Бречалов: “Озакка сузыл­ган бу төзелешне тәмамлау — төп бурыч. Әлбәттә, төзелешне очсызландыру юлларын эзләргә кирәк. Иң мөһиме: кулланылышка тапшыру вакыты түгел, ә эшләрнең сыйфатлы башкарылуы. Безнең максат — тернәкләндерүгә мохтаҗ балаларга уңайлы шарт­лар тудыру”, — диде төзелеш буенча узган киңәшмәдә.