Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Теләк булса, беләк карышмый
3.10.2019

Теләк булса, беләк карышмый

Укытучылар көне уңаеннан шәһәребезнең 23нче мәктәбе директоры Земфира Тәлгать кызы Хафизова белән очрашуга ашыктым. Мәктәп ишеген ачып керүгә, балаларның шат йөзләренә игътибар иттем. 35 яшьлек милләттәшебез директор вазифасын бишенче елын гына үти. Ул педагогика көллиятен тәмамлагач, туган мәктәбенә вожатый булып эшкә урнаша. Аннан директор урынбасарына кадәр күтәрелә. Аларның гаиләләре укытучылар династиясе: барысына бергә — 110 ел педагогик стаж. —

23нче мәктәптә барлыгы 600 бала укый, ә бу — 1200 ата-ана, 45 укытучы дигән сүз. Үзенең дә гаиләсе бар. Ире Ринат Индустрия көллиятендә укытучы. Алар бер ул һәм бер кыз үстерәләр. Кечкенә Әминәләренә әле ике яшь тә юк. Ә биш яшьлек Булатлары йөзү белән шөгыльләнә, музыка мәктәбенә йөри.
“Мин өйдә гап-гади хатын-кызга әвереләм. Гаиләмне тәмле ризыклар белән сыйларга, өйне пөхтә тотарга тырышам. Иремә беренче тапкыр ашарга пешергәнем хәтердә. Ул ашагач: “Тәмле, әмма әни пешергән ризык тәмлерәк”, – диде. Шуннан пешекче курсларын тәмамладым. Без кичке ашны гына түгел, көндезге ашны да бергә ашарга тырышабыз. Әти-әниләр белән бик дус яшибез. Әтием белән ирем икесе дә балыкчылар булгач, бик тиз уртак тел таптылар. Быел бергәләп Кырымга ял итәргә бардык”.
Земфира Тәлгать кызы динебезне дә, туган телебезне дә бик хөрмәтли. Ул ял көннәрендә мәктәптә дин һәм татар теле дәресләрен оештырырга хыяллана, Земфира шәһәребезнең Татар иҗтимагый үзәге әгъзасы, Сабантуйларда бик матур җырлар башкара.
23нче мәктәпнең укытучылар коллективы нык һәм дус. Җитәкчеләр: ”Акча юк”, — дисәләр дә, Земфира ханым иганәче табып, 200 мең сумга мәктәпне төзекләндергән. “Аның каравы бюджеттан янгын сигнализациясенә 300 мең сум акча бирделәр”, — ди директор.
Хәзерге көндә балаларда укуга кызыксынуны ничек уятырга кирәклеге хакында да сораштым. “Балаларның укырга теләген ата-ана уятырга тиеш. Баланы мәктәпкә ныклап 5 яшьтән әзерли башларга кирәк. Алар кечкенәдән президент булырга хыялланалар. Аның өчен укырга кирәклеген аңлатырга кирәк. Хәзер программалар авыр, балалар җәй буе китап укып, өй эшләрен үтиләр. Баланы мәктәптән: “Нигә “2”ле билгесен алдың?” — дип түгел, “Мәктәптә нинди яңалыклар бар, нәрсәләр өйрәндең?” – дип кызыксынырга кирәк. Өйдә укытучыларны яманлау да яхшы түгел. Шуңа күрә без, иң беренче чиратта, ата-аналарны тәрбиялибез. Җыелышларда әңгәмәләр корабыз, лекцияләр укыйбыз”, – дип сөйләде директор.
Земфира ханым — үзе бик уңган ханым. Ул — шәһәрдә алтын ГТО значогы булган бердәнбер мәктәп җитәкчесе. Шулай ук “Россия чаңгы юллары” ярышларында катнашучы бердәнбер җитәкчесе. 2016 елда — беренче, ә 2018 елда өченче урынны яулаган. “Лидеры успеха – 2019” һөнәри осталык бәйгесендә өченче урынны яулаган. Земфира ханым турында хезмәттәшләре дә бик җылы итеп сөйлиләр. Директор урынбасары, 30 ел шушы мәктәптә физика укыткан Вера Каменских: “Яшь, идеяле, энергияле, башлаган эшенең барып чыгачагына тулысынча инанган, креатив, энтуазист җитәкче”, — дип сөйләде.
Үз эшеңне ачып җибәрү өчен акча, мәйданчык, эшчеләр булуы гына аз, әгәр энтузиазм булмаса, бернәрсә дә барып чыкмаячак, диләр. Земфира Тәлгать кызы дәртле җитәкче булганга, 23нче мәктәп коллективы «Вордскилс» яшь профессионаллар арасында чемпионатта «Экскурсовод» компетенциясе буенча җиңгән. Шулай ук фәнни иҗат буенча халыкара конкурста да җиңү яулаган.
23нче мәктәп диварында “Мәктәбебез – икенче йортыбыз” дип язып куелган. Дөрестән дә, милләттәшебез Земфира Хафизова җитәкчелегендәге мәктәп коллективы да, укучылар да мәктәпләрен туган йортлары кебек үз итәләр. Шуңа күрә дә биредә гаилә җылылыгы сизелә.

Асия Әхмәдиева, Сарапул шәһәре.