Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Теләк булса, бар да була
9.04.2020

Теләк булса, бар да була

Гомернең ничек үтүе һәркемнең үзеннән тора. Тормышның ак битенә кара эзләр саласыңмы, әллә кара биткә ак эз сызасыңмы — үз язмышыңа салган юл шул була. Ижауда яшәүче Равил Миневагыйзь улы Галиев тормышыннан бик канәгать. Чөнки артка борылып карагач, аның тормыш сукмагының туры һәм ак булуына сокланырлык.

Яңа Бәзәкә авылында 1962 ел­ның 1 августында Вагыйзь абый белән Дилә апа (паспорт буенча Зилә) гаиләсендә беренче ир бала дөньяга килә. Әтисе гомер буе ГАЗ-52 машинасында колхозда эшли, ә Дилә апаның хезмәт юлы фермада дуңгызлар карап уза. Аларның авыр хезмәтләрен хөрмәтләп, икесенә дә Россия Федерациясе хезмәт ветераны исеме биргәннәр. Гаиләдә — өч ир бала: Равил, Раил, Фаил. Алар савыт-саба да, идән дә юганнар, өй дә җыештырганнар. Бүгенге көндә Дилә апа авылда яши. Әтиләре генә иртәрәк китеп барды шул. Ә малайлар әниләре янына атна саен кайтып, ярдәм итеп киләләр.

 

Балачак һәм яшьлекнең онытылмас мизгелләре

Авыл кечкенә, бер генә урамлы булганлыктан, Яңа Бәзәкәдә — башлангыч мәктәп кенә. Равил абый да 3 сыйныфтан соң Яңа Авыл мәктәбендә укый. «Эх, ул интернат тормышлары. Хәзер дә сагынып искә алам. Анда тормаган бала аны аңламый бит. Атна буе шунда торып укый идек. Шимбә көнне дәресләрдән соң, өйгә кайтып китә идек. Интернат — ул бит армия кебек. Монда син барысын да үзең эшлисең, табасың. Ул мине мөстәкыйльлеккә өйрәтте. Укуым уртача иде. 9-10нчы сыйныфта без сыйныфташларым Фәнзир Фәтхуллин, Рәзимә Даутова, Фәнзилә Гыйльмегаяновалар белән Әгерҗенең 34нче мәктәбендә белем алдык. Алгебраны ярата идем, 7-8нче сыйныфларда Мөзәлимә апа Хөрмәтова биргән белем алдагы тормышта да нык ярдәм итте. Хәтта Әгерҗедә укыганда, кызлар да алгеб­радан өй эшләрен миннән күчерәләр иде. Ударник була алмадым, геометрияне өнәми идем, шуңадыр «3»ле чыга иде. Берүк вакытта укып, «права» да алдым. Укып бетергәч, Ижауга авыл хуҗалыгы институтына кереп карадык. Яшь чак бит, имтиханнарга әзерләнәсе килмичә, Фәнзир белән буада балык тотып йөрдек тә, укырга керә алмадык. Аннан авылга кайтып киттек. Кайту белән мине бензовоз машинасына утырттылар. Ижау­дан туганыбыз Диләрә апа (инде мәрхүм) кайткач, мине парашюттан сикерергә яздырдым дип, үзләренә чакырды. Ә минем кечкенәдән хыялым самолетта очу иде. Кечкенә чагымда безнең авыл өстеннән, Ижау­дан Барҗы-Ятьчә шифаханәсенә, АН-2 самолетлары еш оча иде. Шуларга карап, очарга хыяллана идем. Мәктәптән соң, хәрби училищега китәрмен дип хыялландым…
Диләрә апага ияреп Ижауга килгәч, эш эзләп, «Ижмаш»ның мотоцикллар җыя торган цехына кергән идем, эшкә алганнарын сизмәдем дә. Кичләрен парашюттан сикерергә йөрдем. 1980 елда армиягә чакыру килде. Хәрби комиссар чик сакчылары исемлегенә язды. «Ә минем ВДВга барасым килә, 3 тапкыр парашюттан сикергәнгә документым бар», — дидем. Аннан җизнәм Илдус Гайнуллин белән киңәшләшергә дип, аның эш урынына кердем. Үземнең теләгемне аңа әйткәч, ул барып, хәрби комиссар белән сөйләште. Яңадан хәрби комиссариатка чакырдылар: «Очарга теләгең булгач, вертолет йөртүчегә укырга җибәрәм», — диде хәрби комиссар. Көндез заводта эшләп, кичен ДОСААФта укыдым. МИ-1да очарга өйрәндем».

Мәхәббәт тарихы…

Сүзгә Галия ханым да кушылды: «80нче еллар… Тулай торакның 7-8нче катында ир-атлар, калганында парлылар, хатын-кызлар яши. Ул чакта телевизор бик сирәк иде. Дус кызым Равилләрнең бүлмәсендә телевизор барлыгын белгән дә, мине шул бүлмәгә кино карарга чакырды. Без аларның бүлмәсендә телевизор караган чакта, бер төркем егетләр килеп керде. Шулчак безнең күзләребез очрашты. Мин шунда ук, бу егет минеке булачак, дип уйлап куйдым». Равил абый да Башкортстаннан булган әлеге кара күзле чибәр кызга бер күрүдә гашыйк була. «Мин аны башкорт кызына охшаттым, — ди шаяртып. — Аннан бергәләп кинотеатрларга йөрдек. Армия хезмәте тәмамлангач, 1982 елда өйләнештек».

38 ел хезмәттә

Эшемне заводта 80нче цехта машина йөртүче булып дәвам иттем. Элек бит комсомол юлламасы бирәләр иде. Миңа да милициядә эш тәкъдим иттеләр. Җизнинең, туганыбыз Әбүзәр Муллахмәтовның көн-төн эшләгәннәрен күреп, милиция һөнәре белән бик яхшы таныш идем. Ул вакытта милиция хезмәте бик хөрмәтле һөнәр иде. Җизни исә: «Үзең кара. Эшкә керсәң, укырга да туры киләчәк», — диде. Цехта киңәшмә җыеп, мине көчләп диярлек, милициягә эшкә җибәрделәр. 3 ай эшләгәч, хәрби хезмәт буенча сборга чакыру килде: ”Минем бит очасым килә, барыйм әле”, — дип китмәкче идем… Шулчак хәрби комиссар: «Анда да, монда да хәрби хезмәт», — дип кире борды.
Аннан мине үгетли-үгетли җинаять тикшерү бүлегенә күчерделәр. Әлбәттә, ярты ел бик авыр булды. Тәҗрибә бит эшли-эшли килә. Урлашулардан башлап үтерешләргә кадәр тикшердек. Хәзер генә ул һәр төр җинаятьне аерым хезмәткәр тикшерә. Беренче ачкан эшем истә калды. Пойма урамындагы бер оешмада машинадан эш кораллары урлаганнар. Тикшерә торгач, элек эшләп киткән хезмәткәрнең килгәне ачыкланды. Шул урлаган булган. Җинаятьне ачу ул — азарт.
Эт ис сизеп бара бит артыңнан. Бу эштә дә шулай. Эшләве бик кызыклы. Ачылган җинаятьләр турында сөйләргә бер кич кенә җитмәс», — ди әңгәмәдәшем.
Равил абыйның хәтеренә сок­ланып утырдым, ул аларны әле хәзер генә булгандай, барысын да җентекләп сөйләде. «Җинаятьчеләр көндез өйдә утыра, кичкә таба «эшкә» чыга. Синең дә эш сәгатеңнең ничәдә бетәсе билгеле түгел. Монда эшләгәндә, гаиләңне күрмисең инде. Менә шуңа күрә мин гаиләмә, яраткан тормыш ип­тәшемә мине аңлап яшәгәне өчен рәхмәтлемен. Терәгең булмаса, бу эштә эшләп булмый. Очучы булырга хыяллангач, бу юнәлештә эшләрмен дип, башка да керми иде. Теләгең булса, бар да була икән. Сизгерлек, уяу булу бик кирәк».
Галия апа: «Балалар кечкенә чакта гаилә белән ял көннәрен үткәрәсе килә иде… Паркларга, урамга балалар белән бергәләп, ирле-хатынлы парлашып чыкканнарга карап кызыга идем», — ди.
«90нчы елларда машина урлау очраклары ешайды. Машина урлау­лар күпчелек төнлә булгач, төннәр буе эшләргә туры килә иде. 3-4тә кайтып ятасың да, иртән 7дә чыгып китәсең. Кызым Лилия хәзер дә: «Мин үскәндә, әтине күрмәдем», — дип әйтә ди Равил әфәнде. «Балалар иртән әтиләрен сорый иделәр. Кайтты да тагын китте эшкә, дип җавап бирә идем», — дип өстәде Галия апа да.
«Ленин районының Эчке Эшләр бүлеге җитәкчесе итеп Әбүзәр Сәетнур улы Муллахмәтовны куйгач, ул мине үзе янына чакырды. Биредә иҗтимагый куркынычсызлык бүлеге җитәк­чесе булып эшләдем. Майор идем, 1999 елда подполковник дәрә­җәсенә күтәрелдем. 2002 елда, 20 ел эшләп, лаеклы ялга китәр вакыт җиткәч, тагын җибәр­мәделәр. Тыл хезмәте бүлеге начальнигы булып эшләдем. Хәзерге вакытта Завьялово районында эшлим. Тыл хезмәте матди-техник база, ягулык-майлау материаллары, элемтә чаралары, автотранспорт һ.б. турында кайгырта», — дип аңлатып сөйләде ул.

Равил абый 3 тапкыр Чечняга, 3 тапкыр Дагестанга «кайнар нокта»ларга командировкага җибәрелә. “Анда бару, әлбәттә, куркыта. Беренчедән, ярты ел гаиләңнән аерыласың, икенчедән, исән кайтуың икеле. Дагестанга бергә барган Дебес егете һәлак булды, икенче хезмәттәшем яраланып кайтты”, — ди. 2008 елда ул полковник дәрәҗәсен алуга ирешә. Үтә дә авыр, җаваплы, куркыныч һөнәр иясе булган Равил Галиев эштәге уңышлары өчен Мактау грамоталары, “Бик яхшы хезмәткәр” билгеләре, ведомство һәм дәүләт бүләкләре белән хөрмәтләнә. “Россия Федерациясе Хокук саклау органнарының атказанган хезмәткәре” дигән зур бүләк иясе дә ул.

Равил абый читтән торып, Алабуга милиция мәктәбен тәмамлый, аннан югары белемне Мәскәү юридик институтының Ижаудагы филиалында ала.
Эчке эшләр бүлегендә һәрбер хезмәткәрдән төгәллек, гаделлек, кешелеклелек кебек сыйфатлар таләп ителә, чөнки күп очракта алар кеше язмышын хәл итәләр. Равил Вагыйзь улы нәкъ менә шундый сыйфатларга ия дә инде. “Хыялыгыз тормышка аштымы соң?” – дигән сорауга: “Әйе, ярты ел булса да очтым бит. Төшләремдә дә очам. Хәзер дә утырсам, оча алам. Анда иң авыры – самолетны күтәртү һәм 3 тәгәрмәчкә утырту бит”, — диде сабыйларча самолетта очкан кыяфәт чыгарып.
Әңгәмәбездә алда көтеләчәк халык санын алу темасына да кагылдык. Шулчак Галия апаның сүзләре мине шаккатырды. Ул: “Мин – мари. Исемем дә «Галя». Никах укытканда, «Галия» исемен алдым. Мин дә, балалар да – үзебезне “татар” дип саныйбыз һәм шулай яздырачакбыз да”, — дип татарча җавап бирде. Уллары Дамир да татарча сөйләшә. Милли йолаларны, гореф-гадәтләрне саклап яшиләр әлеге гаиләдә. Галия апа “Яңарыш”ны да яратып укый. Аның: “Равил, кызыбыз татарча сөйләшә белми. Бу хатаны төзәтергә, онык­ларыбызга татар телен өйрәтергә кирәк. Безнең хатабыз үкенеч булып калмасын”, — дип әйтүе күңелемә сары май кебек ятты. “Теләк булса, бар да була. Татар телен өйрәнү бернинди имтиханнарга да комачау итми”, — дип тә өстәде ул.
Равил абый белән Галия апаның бер-берсен яратып, санга сугып, бер-берсенә юл куеп аралашуларына сокланып кайттым. Авыр чак­лар да булгандыр, ләкин алар авырлыклар каршында баш имичә, сабыр, бер-берсенә терәк булып, бөтен кыенлыкларны җиңеп чыга белгәннәр. Хәзер Равил абый — хатынына яхшы ир, үрнәк хуҗа, балаларына акыллы киңәшләре белән гел ярдәм итеп торучы әти дә, оныкларына яхшы бабай да. Тормыш иптәше Галия белән 38 ел бер гомер итеп, 2 бала тәрбияләп үстергәннәр. Улы Дамир да әтисе юлыннан киткән. Ул — Ленин районы Эчке эшләр бүлегендә тикшерү бүлеге начальнигы урынбасары. Хатыны Мария белән әти-әнисенә ике онык — Руслан белән Данисны бүләк иткәннәр. Кызлары Лилия дә гаиләле, кияүләре Дамир белән бер кыз, бер ул үстерәләр. Ял көннәрендә балалары белән бергә җыелышып, ирешелгән уңышлары турында сөйләшеп утыру, оныкларының шат тавышларын ишетү — Равил абый белән Галия апа өчен зур бәхет. Ә кешегә бәхетле булу өчен күп кирәкми, бары тик яратып һәм яратылып яшәү, хезмәтеңдә һәм гаиләңдә хөрмәтле булу да җитә. Аллаһ Тәгалә бары сәламәтлектән аермасын!

Гөлнара Вәлиева.