Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Төп язма - Теләкләр чынга аша
24.12.2020

Теләкләр чынга аша

Удмуртия Башлыгы Александр Бречалов Удмуртиядә «Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия акциясенә 15 декабрьдә старт биргәндә: “Удмуртиядә «Теләкләр чыршысы» акциясен үткәрү күркәм традициягә әверелде. Мин анда барлык депутатларны һәм ведомство җитәкчеләрен катнашырга чакырам. Быел проект буенча республикада балалар гына түгел, өлкән яшьтәге кешеләрнең дә теләкләре җыелды”, — дигән иде.
Акция Удмуртиянең 30 муниципаль берәмлегендә узачак. Оештыру комитеты белдерүенчә, «Теләкләр чыршысы» акциясе кысаларында яңа ел алдыннан 600дән артык бала һәм өлкән яшьтәге кешенең теләкләре тормышка ашырылачак. 23 декабрь көнне Мәгариф һәм Фән министры Светлана Болотникова Камбарка районы башлыгы Александр Поддубский белән бергә Камбаркада яшәүче Зәкия Мирзаянованы Яңа ел белән котладылар. Зәкия Нәби кызына 2021 елның 22 февралендә 100 яшь тулачак. Аның турында язма киләсе санда биреләчәк.