Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Телне гөнаһтан саклауның әһәмияте
19.07.2017

Телне гөнаһтан саклауның әһәмияте

Кешегә Аллаһ тарафыннан бирелгән иң зур нигъмәтләрнең берсе — ул тел. Бу әгъза кеше тормышында бик зур урын алып тора. Аллаһы Тәгалә моның турында шулай ди: «Киң Рәхмәтле (Аллаһ) Коръәнне өйрәтте, кешене барлыкка китерде, аны сөйләшергә өйрәтте» (“Рахман” сүрәсе, 1-4 аятьләр).
Кешене юктан бар итү, Коръәнне өйрәтү һәм аңа сөйләшү сәләтен бирү — Аллаһ Тәгаләнең рәхмәтен күрсәтүче билгеләрдән санала. Әгәр дә кешегә сөйләшү сәләте бирелмәсә, җир йөзендә тормыш бармас иде. Тел ярдәмендә кеше аралаша, гыйлем ала, күңелендә булган хисләрен башкаларга җиткерә.
Кеше теле белән яхшы сүзләр дә һәм шулай ук гөнаһлы сүзләр дә сөйләргә мөмкин. Әгәр ул теле белән хәерлесен генә сөйләсә, Аллаһ Тәгалә аны җәннәткә кертә. Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.с.): «Кем дә кем миңа авызы арасындагы телен һәм ике аягы арасындагы җенес әгъзасын сак­ларга вәгъдә итсә, мин аңа җәннәт вәгъдә итәм», — ди.
Кеше нинди генә сүз сөйләмәсен, аның һәр сүзе ике фәрештә тарафыннан язылып барыла. Аллаһы Тәгалә Коръәндә: «Ике кабул итүче (язып баручы) фәрештә кешедән чыгучы бөтен нәрсәне теркәп бара. Алар уң якта һәм сул якта утыра. Ул нинди генә сүз әйтмәсен, аны инде күзәтүче фәрештә язарга әзер тора», — ди (“Каф сүрәсе”, 17-18 аятьләр).
Мөхәммәд (с.г.в.с.): «Адәм баласы иртә белән торгач, бөтен әгъзалар да телне орышып, аңа шулай диләр: «Безнең өчен Аллаһның газабыннан саклан! Дөреслектә, без сиңа бәйле. Әгәр дә син туры юлдан барсаң, без дә туры юлдан барабыз, әгәр дә син туры юлдан чыксаң, без дә туры юлдан чыгабыз», — ди.
Кыямәт көнендә кеше хәтта уйламыйча әйткән сүзләре өчен дә газапка тартыла. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) шулай ди: «Дөреслектә, кеше үзе дә игътибар итмичә Аллаһ риза була торган бер сүз әйтә һәм Аллаһ шуның белән аны дәрәҗәләргә күтәрә. Шулай ук кеше үзе дә игътибар итмичә Аллаһның ачуын чыгара торган бер сүз әйтә һәм Ул аны шуның аркасында җәһәннәмгә ата».
Әл-Хәсән әл-Басри: «Элекке вакытта шулай дип әйтәләр иде: «Мөэминнең теле йөрәге артыннан йөри. Әгәр дә ул берәр нәрсә әйтергә теләсә, башта аның турында йөрәге белән уйлый, ә аннан соң әйтә. Монафыйкның теле йөрәге алдыннан йөри. Әгәр дә ул берәр нәрсә әйтергә теләсә, аны теле белән әйтә, ә йөрәге белән аның турында уйламый», — диде.
Алдагы хәдистән нәтиҗә ясап, мөселман кешесе һәр сүзен уйлап һәм үлчәп сөйләргә тиешле. Әгәр дә аның әйтәчәк сүзендә файда булмаса, бу очракта иң яхшысы — дәшми тору. Пәйгамбәребез (с.г.в.с) үз хәдисендә: «Кем дә кем Аллаһка һәм Кыямәт көненә ышанса, хәерле сүз әйтсен яки эндәшмәсен», — ди.
Хәерле сүзгә Ислам динендә яхшылыкка өндәү, начарлыктан тыю, Аллаһны искә алу, кешеләрне шатландыручы сүзләр керә. Әгәр дә кеше әйтәчәк сүзенең файда китерүенә шикләнсә, аны әйтмәү хәерле.
Тел белән кыла торган гөнаһларга килсәк, алар түбәндәгеләр: ялган, гайбәт сөйләү, сүз тарату, сүгенү, кешене мыскыл итү, түбәнсетү.
Кешеләр күп вакытта гайбәт сөйләүдән курыкмый. Киресенчә, алар гайбәт сөйләп, тәм таба. Аллаһы Тәгалә гайбәт сөйләүнең чирканыч бер гамәл икәнлеген күрсәтеп, Коръәндә: «Бер-берегезне яманламагыз. Әллә сезнең берегез үлгән кардәшенең итен ашарга телиме? Сез бит аннан (үлгән кешенең итен ашаудан) чирканасыз. Аллаһның (газабыннан) сакланыгыз. Дөреслектә, Аллаһ Тәүбәләрне кабул итүче, Рәхимле Зат», — дип әйтә (“Хүҗүрат” сүрәсе, 12 аять).
Аллаһ Тәгалә бу аятьтә кешенең намусын пычратуны, гайбәтен сөйләүне җаны чыккан кешенең итен ашау белән чагыштыра. Итен ашаучы кешедән мәет үз-үзен яклый алмаган кебек, гайбәте сөйләнелгән кеше дә үзен гайбәт сөйләүчедән яклый алмый, чөнки ул аның янында түгел, аны күрми һәм ишетми.
Тел белән кыла торган гөнаһларга шулай ук сүз йөртү дә керә. Гарәп телендә сүз йөртү «нәмимә» дип атала. Нәмимә — кешеләр арасын бозу, аларның дәрәҗәсен төшерү нияте белән ишеткән һәр сүзне сөйләүне аңлата. Аллаһы Тәгалә: «Һәр сүз йөртүче, яманлаучы кешегә газап булсын!» — ди (“Һүмәзәһ” сүрәсе, 1нче аять). Ибн Габбәстан (р.г.) «Аллаһ газап булу белән куркыткан «Һүмәзәһ» кем ул?» — дип сорадылар. Ул: «Ул — сүз йөртүче, кешеләр арасын аеручы, аларның намусын пычратучы», — дип җавап бирде.
Борынгылар: “Сүз йөртүче бер сәгать эчендә сихерче бер айда боза алмаган нәрсәне боза”, — дигәннәр. Менә шуңа күрә дә сүз йөртүче турыдан-туры җәннәткә керми. Бу турыда Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) үз хәдисләрендә дә әйтә: «Сүз йөртүче (нәммәм) җәннәткә керми». Әбү Ләһәбнең хатыны җәһәннәмдә газаплануының бер сәбәбе сүз таратып, кешеләргә зыян китерүенә бәйле. Аллаһ Тәгалә аны ачуланып Коръәндә шулай ди: «Әбү Ләһәб ялкынлы утка керәчәк һәм аның утын ташучы — сүз йөртүче хатыны да утка керә» (Мәсәд: 3-4). Габдуллаһ ибн Габбәс (р.г.) Мүҗәһид, әс-Судди, әл-Фәрра исемле галимнәр «утын ташучы» дигән сүз күчерелмә мәгънәдә «сүз йөртүче»не аңлата диделәр. Утын ут кабызырга ярдәм итсә, сүз йөртү кешеләр арасында дошманлык һәм нәфрәт хисе кабызырга ярдәм итә.
Аллаһ Тәгалә барчабызны да тел афәтеннән сакласын, аны бары тик хәерле сүзләр сөйләүдә генә кулланырга ярдәм итсен!

Рәшид хәзрәт Йосыпов, Ижау шәһәренең “Иман нуры” мәчете имамы әзерләде.