Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Теле булган халык кына көчле
28.02.2018

Теле булган халык кына көчле

21нче февраль – Халыкара туган тел көнен билгеләп үтү турында карар кабул ителгән көн. Шул нисбәттән, 18нче февральдә Риза Шәфине искә алу кичәсе узды.

Ә кем соң ул Риза Шәфи? Ярый әле “Яңарыш”ның 7нче санында Амур Фәләх ачыклык кертеп, аның турында күләмле язмасын тәкъдим иткән, чөнки кичәгә килгән милләттәшләрнең күбесе (үзем сораштырдым) аның иҗаты белән таныш түгел икән. Ә “Яңарыш” газетасы редакторының йомгаклау сүзендә әйткәннәреннән аңлавымча, Риза Шәфи тел сагында торучы булган. Бу сыйфаты белән мин үземне аның дәвамчысы итеп хис иттем.
Язучы-прозаик Вахит Имамов үз чыгышында кыска, ләкин бик аңлаешлы итеп, полковникның әдәбият өлкәсенә ничек кереп китүен аңлатты, уйланырга җирлек бар монда.
Чаллы кунагы, минем якташым, язучы, шагыйрь Факил Сафин да үз чыгышында, һәр сүзен үзәккә үтеп керерлек итеп, “Халык — зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, шагыйрь ул, әдип ул” дигән сүзләрнең, телне саклаганда гына хак булуына басым ясады.
Журналист Фәнзилә Салиховага мактау һәм рәхмәт сүзләремне җиткерәм, чөнки аңа да бу көнне Риза Шәфи премиясе тапшырдылар. Күптән кирәк иде, чөнки “Күңелле кыңгырау” балалар тапшыруын мин дә көтеп алам, рәхәтләнеп үземә яңалыклар табам. Башваткычлар, ребуслар чишәргә яратам. Ә ребус чишәргә мин Фәнзилә әзерләгән әлеге тапшыруларның берсен карагач өйрәндем. Инде “Яңарыш”та да балалар әзерләгән ребуслар күренә башлады.
Милләттәшләрем, “Үз телем – үзем өчен, ә чит тел – көнем өчен” дип яшик, телебезне саклыйк! Мондый кичәләргә йөрүчеләр күбрәк булсын иде.

Дания Борһанова, Ижау шәһәре.