Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Без рубрики - Татар җыеннарына көтеп калабыз!
11.03.2016

Татар җыеннарына көтеп калабыз!

 26 мартта Удмуртия татар иҗтимагый үзәгенең Корылтае була. Көн тәртибендә: иҗтимагый үзәкнең рәисен сайлау, киләчәккә план булдыру. Әлеге Корылтайга әзерлек кысаларында Ижау шәһәре районнары администрацияләрендә татар җыеннары булачак.

Октябрь районы – 11 мартта 14.00 сәгатьтә;

Индустриаль район – 15 мартта 14.00 сәгатьтә;

Ленин районы – 16 мартта 14.00 сәгатьтә;

Устинов районы – 17 мартта 15.00 сәгатьтә;

Первомай районы -18 мартта 15.00 сәгатьтә.

Иҗтимагый тормышыбызга битараф булмаган милләттәшләребезне көтеп калабыз! Белешмәләр өчен телефон: 63-10-29.