Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - «Татар телен иң яхшы белүче, иң нәфис кыз» — Назлыгөл
1.11.2017

«Татар телен иң яхшы белүче, иң нәфис кыз» — Назлыгөл

24 октябрь көнне Уфа шәһәренең «Башкортстан» дәүләт концертлар залында Россиянең 11 регионыннан һәм Казахстаннан килгән 12 кыз «Татар кызы-2017» халыкара конкурсында көч сынаштылар. «Татар кызы» бәйгесе 2011 елдан бирле үткәрелеп килә, аны гамәлгә куючылар — Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан Республикасының мәдәният министрлыгы. Беренче тапкыр ул Чиләбе өлкәсе татар конгрессы тарафыннан оештырылды. 2016 елда бәйге халыкара статус алды.

Ике ел элек Казан шәһәрендә әлеге бәйгене оештыруга багышланган киңәшмәдә катнашырга туры килгән иде. Киңәшмәдә бәйгене оештыручы Чиләбе татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Лена Колесниковага Татар конгрессына төбәкләрдән килгән җитәкчеләр бәйгенең ел саен Чиләбе шәһәрендә уздырылуына ризасызлык белдергән иделәр. Ул вакытта бәйге югары дәрәҗәләргә ирешер дип, беркем дә уйламагандыр. Бүген инде ул дөньяны колачлый. Уфа шәһәрендә үткәрелгән әлеге бәйгене мин дә тамаша кылдым. “Башкортстан” дәүләт концертлар залында узган бәйгене рәсми рәвештә Татарстан Республикасы премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының «Милли шура» рәисе Вәсил Шәйхразыев, Башкорт­стан Республикасының Мәдәният министры Әминә Шәфыйкова, Халыкара «Татар кызы-2017» дирекциясе җитәкчесе, Чиләбе өлкәсе татар конгрессы рәисе Лена Колесникова һәм Башкортстанның «Берлек» татар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Рөстәм Гыйльметдинов ачып җибәрделәр. Шунысы кызык­лы: ул вакытта татарча бик авырдан аралашкан Халыкара «Татар кызы-2017» дирекциясе җитәкчесе Лена Колесникова бүген чип-чиста татарча сөйләшә. Ул көнне бәйгедә сәхнәдә бары тик татар теле генә яңгырады (Татарстанның атказанган артисткасы, “Голос” проекты җиңүчесе Динә Гарипованың рус, инглиз телендәге җырларын исәпләмәгәндә). Гүзәл тамашага җыелган халык алдында Татар­стан Республикасының Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артистлары Илһам Вәлиев, Идрис Газиев, “Премьер” вокал төркеме, Татарстанның атказанган артистлары Артур Минһаҗев һәм Марат Галимов, Дамира Сәетова чыгыш ясадылар.

Бәйгенең сценариена килгәндә, режиссер-куючылар төркеменең көчле икәне күренеп тора. Катнашучы кызларны татар халкының стильләштерелгән милли костюмнарын күрсәтү буенча — дефиле, “татар кызын кияүгә бирү” (туй йоласы, кыз елату) һәм интеллектуаль конкурслар буенча сынадылар. Әлбәттә, иң ошаганы интеллектуаль конкурс булды. Кызлар сәхнәләштерелгән тамашада мәшһүр татар, башкорт хатын-кызлары, олуг шәхесләр турында сөйләделәр. Алар Фәридә Кудашева, Сара Садыйкова, Альбина Шаһиморатова, Сөембикә, Мөхлисә Бубый, Сәхипҗамал-Гыйззәтуллина Волжская, Мәгүбә Сыртланова, Зөһ­рә Акчурина-Гаспринская, Мәрьям Сол­танова, Чулпан Хаматова, Белла Әх­мәдуллина, Заһидә Әхмәрова-Тинчуринаның милләт өчен куйган хезмәтләре турында сөйләгәндә үзем өчен бик күп яңалык ачтым. Балга бер кашык дегет өстәмичә булмый. Кызлар аерым чыгыш ясамагач, залда утырган тамашачыга кайсы көчлерәк икәнен билгеләү авыр булды. Әлбәттә, бәйгедә безнең күзләр Удмуртия данын яклаучы кызыбыз — Ижау медицина академиясе студенты Назлыгөл Насыйровада гына булды.

Аның сәхнәдә үз-үзен тотышына, татар телен камил белүенә сокланып: “Иң әйбәте безнең төбәк кызы”, — дип утырдым. Берара башыма: “Назлыгөл җиңсә, киләсе елда әлеге бәйгенең финалы Ижау шәһәрендә узачак, бу зур җаваплылык бит”, — дигән фикер дә килде. Бәйге алдыннан аның белән аралаштым. “Әлбәттә, күп репетицияләр арытты, ләкин бу шатлыклы ару, мин үземә бик күп нәрсәләр алдым, бик күп дуслар, танышлар таптым. Бүгенге минем уңышым — әти-әнием хезмәте. Мин инженерлар гаиләсендә, мәхәббәт, ярату тоеп үстем. Алар миңа әйбәт тәрбия, белем бирделәр”, — диде. Бәйге башланыр алдыннан, аның әти-әнисен, туганнарын өзелеп көткәнен күреп, аларны җитәкләп, сәхнә артына алып кердем. Алар бәйге үткәннән соң: “Без бик дулкынладык, каушадык, сәхнәдә Назлыгөлдән башканы күрмәдек”, — диделәр. Удмуртия төбәген горурланырлык итеп яклаган кыз үстерүләре өчен әти-әнисенә зур рәхмәт! Назлыгөлнең җанатарлары булып барган кызлар, егетләр фикере белән дә кызыксындым. Ижау медицина академиясе студенты Ильяс Хәбибуллин: “Миңа “Татар кызы — 2017” бәйгесе ошады. Бүген дә әле шул хисләр белән яшим. Назлыгөлгә тиңнәр юк иде!” — диде. Ләйсән Галимова исә: “Миңа финал бик ошады. Артистлар, матур костюмнар. Бәйгедә катнашучы кызларның аерым чыгыш ясауларын көтеп, күпне өмет иткән идем. Миңа калса, жюри әгъзалары кызлар әзерләнгәндә үк, ике атна эчендә җиңүчене билгелиләр, чөнки финалда гына аны ачыклап булмый”, — диде.
Ижау шәһәрендә “Татар кызы” бәйгесен оештыручы Рушана Азар бәйгенең йомгаклау өлешендә беренче тапкыр гына катнашмый. “Чиләбе шәһәрендә үткәрелгән бәйгеләрне, залда кеше күп булганлыктан, карау мөмкинлеге начаррак иде. Билгеле, анда ул шоу рәвешендә барды. Ә биредә ничектер җылы, матур үтте финал. Миңа бик ошады”, — диде. Альбина Шәйхетдинова, Ләйлә Бәхтиярова, Гүзәл Әгълиуллина да әлеге бәйгене югары бәяләделәр. Кызлар инде Ижауда үткәреләчәк “Татар кызы- 2018” бәйгесенә әзерләнә башлаганнар. Назлыгөлнең уңышларында аларның да зур өлеше бар. Рәхмәт аларга!

Халыкара конкурста көч сынашкан кызларның талантларын Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дәнис Шакиров рәислегендәге мәртәбәле жюри әгъзалары бәяләде. Быелгы жюри составында Халыкара «Татар кызы-2017» дирекциясе җитәкчесе, Чиләбе өлкәсе татар конгрессы рәисе Лена Колесникова, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов, «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының мәгълүмати-аналитик идарә җитәкчесе Гөлназ Шәйхиева, Башкортстанның «Берлек» татар иҗтимагый оешмасы башкарма директоры Нәфисә Акчурина, Уфаның “Нур” татар дәүләт театры директоры Илдар Хаҗиев бар иде. Алар чыгарган бәяләрдән катнашучы кызларның һәркайсы аерым номинациядә җиңүче булып табылды:
“Татар телен иң яхшы белүче кыз”, «Иң нәфис кыз» исемнәренә — Удмуртия Республикасыннан Назлыгөл Насыйрова;
«Иң гүзәл кыз» исеменә — Чиләбе өлкәсеннән Рузалина Туктарова;
«Иң мөлаем кыз» исеменә — Ульяновск өлкәсеннән Алсу Хәлимдарова;
«Иң нәзакәтле кыз» исеменә — Әстерхан өлкәсеннән Әлфия Садыйкова;
«Иң сәләтле кыз» исеменә — Мәскәүдән Диана Аверина;
«Иң илһамлы кыз» исеменә — Башкортстан Республикасыннан Регина Равилова;
«Иң сокландыргыч кыз» исеменә — Свердловск өлкәсеннән Диана Бакирова;
«Иң назлы кыз» исеменә — Ленинград өлкәсеннән Гөлназ Сәлтәшева;
«Иң зирәк кыз» исеменә — Оренбург өлкәсеннән Динара Искәндәрова;
«Иң тырыш кыз» исеменә — Кырым Республикасыннан Адэль Сеит-Аблаева;
«Иң җитез кыз» исеменә Казахстаннан Розалия Исхакова лаек булдылар.
Ә инде Златоуст шәһәре осталары тарафыннан эшләнгән «Татар кызы — 2017» таҗына Татарстан Рес­публикасыннан Гөлназ Гатина лаек булды. Шулай ук Гөлназны жюри әгъзалары «Иң нурлы йөзле кыз» номинациясендә дә җиңүче итеп билгеләделәр. «Татар кызы — 2018» бәйгесен Казан шәһәре кабул итеп алды.
Бәйгегә барырга ел саен эшмәкәр Равил Шәрәфиев ярдәм итә. Ул үзе дә әлеге бәйге белән кызыксына башлады, аның белән сөйләшкәндә: “Мин кайткач, машина йөртүчедән сораштырдым, ул: “Иң матуры безнеке иде”, — дип”, — әйтте диде. Һәрвакыт ярдәм кулы сузганы өчен Равил әфәндегә, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасовага, җанатарларны, оештыручыларны алып барган машина йөртүчеләр Денис Корякинга, Гүзәл Галләмовага, Максим Мерз­ляковка, “Удмуртия” мәгълүмат агент­лыгы журналисты Альбина Шәй­хетдиновага, операторы Никита Ивановка зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Мәкаләмне тәмамлап, шуны ис­кәртәсем килә: Ижауда ел саен әлеге бәйгене үткәргәндә: “Нигә Татарстан Республикасыннан килгән кызларны җиңүче итәсез, алар татар телен камил белә, ә Удмуртиядә туып-үскән кызлар телне өйрәнү өчен бар тырышлыгын куя”, — дигән фикерләр ишетелә. Һәрхәлдә мин үзем дә шулай уйлый идем. Ләкин әлеге бәйгегә баргач, үзебезнең төбәкне бәйгедә, кайда туып-үсүенә карамастан, һәрьяктан да көчле кыз якларга тиеш икәнлегенә инандым. Ә бәйге телебезне, гореф-гадәтләребезне өйрә­нергә этәргеч булып тора.

Рәфилә Рәсүлева.