Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Алтын йомгак - Татар кызы
6.04.2017

Татар кызы

18 мартта Глазов шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында “Татар кызы” конкурсы узды. Әлеге конкурс шәһәрдә беренче тапкыр оештырылды. Башта без конкурсны оештыру комитетына анкета тутырып, үзебезнең фотосурәтләребезне юлладык. “Вконтакте” социаль челтәрендә тавыш җыйдык. Ә шимбә көнне конкурсны оештыручылар безне төрле яклап сынадылар. Башта без үзебез белән таныштырдык. Аннан без әни белән бер әкиятне сәхнәләштереп күрсәттек. Конкурска милли ризыклар пешереп алып килдек. Мин үзебезнең авылда гына пешерелә торган кабарчыны тәкъдим иттем. Соңыннан үзебезнең гаилә шәҗәрәсен төзедек. Жюри әгъзалары биргән сорауларга татарча җавап бирдек. Безнең биюгә сәләтебезне дә тикшерделәр. Мин “Чабата” биюен башкардым. Ике сәгать вакыт күз ачып йомганчы үтте дә китте. Мине җиңүче дип игълан иткәч, шатлыгым эчемә сыймады.

Розалия Журавлева,
Балезино районының Кистем мәктәбе.